Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чүп өстенә яңгыры да өстәлә, калган эшкә кар ява

22 гыйнвар көнне Актаныш район Советының утырышлар залында эшмәкәрләр белән киңәшмә үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район прокуроры Рамил Аскаров, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт инспекторы Әлфия Зиатдинова катнаштылар. Киңәшмәдә, нигездә, сүз экологияне, табигатьне саклап, әйләнә-тирәне пычратмыйча эш оештыру хакында барды. Әйткәндә гади генә кебек, ләкин...

22 гыйнвар көнне Актаныш район Советының утырышлар залында эшмәкәрләр белән киңәшмә үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район прокуроры Рамил Аскаров, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт инспекторы Әлфия Зиатдинова катнаштылар.

Киңәшмәдә, нигездә, сүз экологияне, табигатьне саклап, әйләнә-тирәне пычратмыйча эш оештыру хакында барды. Әйткәндә гади генә кебек, ләкин аның артында бихисап кәгазь боткасы, синең бу өлкәдә белү-белмәү дәрәҗәңә карап, оста гына салынган штрафлар күләме дә кесәңне шактый гына юкартырга мөмкин. Шуңа да Әлфия Салих кызы эшмәкәрләрне "Тирә-як мохитне саклау турында" Федераль Закон, куелган таләпләр белән таныштырды. Әлеге өлкәдә күзәтчелек итүче, хезмәт күрсәтүче оешмалар белән килешү төзеп, шәхси эшчәнлекне алып баруда әйләнә-тирә мохиткә зыян салучы ташландыкларны инвентарьлаштыру күп аңлашылмаучанлыклардан, штрафлардан коткара. Эшмәкәрләрне ул һәр атнаның чәршәмбесендә Актанышның универсам бинасында 9-12 сәгатьләрдә кабул итә.
Район прокуроры Рамил Камил улы, эш тәҗрибәсеннән чыгып, ике якка да киңәшләрен бирде:

- Бүген иртән генә бер эшмәкәр әлеге мәсьәләдә ярдәм, киңәш сорап керде. Эшмәкәрләрнең эшчәнлеген тикшерү планлы һәм прокурор белән килешенгән булырга тиеш. Чөнки күп очракларда күзәтчелек итүче оешмаларның үз вәкаләтләрен арттырып файдаланулары ачыклана. Ә инде экологик мониторинг булган очракта, безнең рөхсәт кирәкми, - диде ул.

Прокурор, шулай ук, эш оештыруда, кадрлар белән эшләүдә, чит ил гражданнарын эшкә алганда хезмәт законнарын бозмаска киңәш итте. Конвертлата хезмәт хакы түләү очраклары ачыкланганда катгый чаралар күреләчәген дә искәртте.

Реклама

Сөйләшүдә катнашкан Фаил Мисбах улы, киңәшмәне ачып, эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп, борчыган мәсьәләләргә тукталды. Эшмәкәрләргә эшчәнлекләрен җәелдерүдә мөмкинлекләр тудыру, җир, арендага бина бирү буенча тоткарлыклар булмавын, һәр очракта да юридик нигезләнгән документлар белән эшләү кирәклеген әйтте. Мисал буларак, шәхси ихаталарда эшләп килүче автосервислар эшчәнлегенә тукталды ул.

Киңәшмә ахырында эшмәкәрләр борчыган сорауларын бирделәр. Килешүен дә төзибез инде аның, салымын да түлибез, башка түләүләр дә бихисап. Чүп контейнерларына шәхси хуҗалыклар чүп ташлаганга да түзәбез. Менә шунысын гына аңлап бетермибез:табигатьне пычратуда шәхси куллануда булган машиналар чыгарган газ белән эшмәкәрнеке ничек аерыла да, шәхси йортларның түбәсеннән аккан яңгыр суы белән эшмәкәрнең шул ук мәйдандагы офисы түбәсеннән аккан яңгыр суы нәрсә белән үзгә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев