Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чүп таулары басып китәр төсле

Җитештерү һәм көнкүреш калдыклары белән саташа-саташа, еллар уза, ә чүп урыныннан да кузгалмый. Парла¬ментның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев бер утырышта: "Безне чүп тау¬лары басып китмәгәе", - дип әйтеп куйган иде. Болай уйларга нигез дә бар. Рәсми мәгълүматлар буенча, Татарстанда ел саен 10 млн...

Җитештерү һәм көнкүреш калдыклары белән саташа-саташа, еллар уза, ә чүп урыныннан да кузгалмый. Парла¬ментның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев бер утырышта: "Безне чүп тау¬лары басып китмәгәе", - дип әйтеп куйган иде.
Болай уйларга нигез дә бар. Рәсми мәгълүматлар буенча, Татарстанда ел саен 10 млн тонна чүп җыела. Кыска булсын өчен генә "чүп" дип язам, бу чүпкә хәт¬та тирес тә керә, чөнки ул - авыл хуҗалыгы җитеш¬терүе калдыгы һәм "гомуми чүп"нең 60 процентын алып тора икән. 28 проценты - сә¬нәгать, 12 проценты - көн¬күреш калдыклары.
10 млн тонна дигәннәре дә шартлы сан түгел микән, дим әле мин, чөнки бу ка¬дәр чүпне кем үлчәп бетер¬гән?! Шуның өстенә тиешсез урыннарда барлыкка килгән чүплекләр саны арта бара. Таһир Һадиев әй¬түен¬чә, без хәзергә чүпләр¬не күмү белән генә шөгыль¬ләнәбез дияргә була. Мо¬ның өчен 360 гектар җире¬без бар. Ә бит җитештерү һәм көнкүреш калдыкларын төрен төргә аерып, аларны икенче чимал буларак файдалану кирәклеге турында күптәннән сөйли¬без.
Комитет әгъзалары бу хакта бик борчылып сөйлә¬деләр. Чөнки чүплекләргә азык-төлек калдыклары, кә¬газь, полимер шешәләр һ.б. белән бергә агулы химикатлар, буяу банкалары, лампалар, батареялар, дарулар һәм терекөмешле төрле приборлар да ташлана. Алар¬ның кеше сәламәтлеге өчен никадәр зыянлы икә¬нен аңлатып торуның ки¬рәге юк.
Калдыкларның төрен төргә аеруга килгәндә, берзаман алар өчен аерым-аерым савытлар куела башлаган иде, хәзер ничектер күзгә чалынмыйлар. Таһир Һадиев әйтүенчә, алар бар икән үзе, әмма бик аз ди. Аннан соң, гаеп үзебездә дә бар: хәтта савытлар җитәр¬лек санда куелса да, чүп-чарны сортларга аерып, чүп савыты эзләп йөрүче¬ләр булыр микән? Хәзер модага кергән сүз белән әйтсәк, безнең менталитет икенче шул.
Парламентыбызның Эко¬ло¬гия комитетына кергәч, Россия Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин белән оч¬рашкан идек. Ул - Думаның экология комитетында. "Шул комитетта эшләргә үзем те¬ләк белдердем. Чүп турында күпме сөйләргә була инде! Эшләргә кирәк", - ди. Аның әйтүенчә, алга киткән ил¬ләр¬дә җитештерү һәм көнкүреш калдыкларының 90 процентка якыны икенчел чимал буларак файдаланыла. Фатыйх Сәүбән улы бер мисал да китерде. Берләшкән Милләт¬ләр Оешмасының махсус уч¬реж¬дениесе саналган ЮНИДО әгъзалары белән Япониягә барган булган ул (ЮНИДО 1966 елда оеша, анда 172 ил әгъза булып тора. Җитеш¬те¬рүне арттыру нигезендә фә¬кыйрьлеккә каршы көрәш, сәүдә потенциалын булдыру, энергетика һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнә.
Штаб-квартирасы - Австралиянең Вена шәһәрендә). Менә шул, Фатыйх Сәүбән улы әйтүенчә, Япониядә калдыкларны яндыру заводлары бар һәм алар атмосферага бернинди зыянлы матдә дә чыгармый. Яну җылылыгы 38 градуска җитүгә, японнар аннан электр энергиясе ала башлыйлар икән.
Әйтүләренчә, калдык¬ларны яндыру заводы Казанда да төзеләчәк. Ул кайчан эшли башлар - кем әйтмеш¬ли, "бер шайтан белә!"
Җитештерү һәм көн¬кү¬реш калдыклары белән эш итүгә кагылышлы күпме документларыбыз бар: ул федераль закон дисеңме, хө¬кү¬мәт карарлары дисең¬ме, төр¬ле утырышларда кабул ителгән рекоменда¬ция¬ләр¬ме... Чүп таулары белән бер¬гә кәгазь таулары да арта тора. Комитет утырышында да бик әһә¬миятле карарлар кабул ител¬де, тик менә алар¬ны кем тормышка ашы¬рыр? Җитмә¬сә, чүп мәсьәләсен хәл итү йә бер министрлыкка, йә икен¬чесенә тапшырыла. Күп кеше эшләсә - беркем дә эшләми, дигән сүз бар бит әле, шул көнгә калдык, ахрысы.
Комитет рәисе Таһир Һа¬диев утырыш башында ук: "Сүз күп, эш юк. Бүгенге сөй¬лә¬шү - зур сөйләшүнең башы", - дигән иде. Сөйлә¬шә торгач, бәлки, чынлап торып эшкә дә тотынырбыз. Чүп ас¬тында калып тончыкмасак, әлбәттә.
чыганак: http://vatantat.ru/index.php?pg=2606

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев