Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чүп яндыру катгый тыела

Агымдагы елның 1 кварталында 103 нче янгын сүндерү бүлегенә янгын чыгу очрагы буенча 7 хәбәр керде. Узган елның шушы чорында 10 янгын чыгу очрагы теркәлгән иде. Аларда 4 кешенең гомере өзелде. Быел янгыннарда 1 кеше һәлак булды. Янгын чыгуның төп сәбәпләре: мичләрнең төзексез булуы - 3 очрак, электр линиясенең төзек...

Агымдагы елның 1 кварталында 103 нче янгын сүндерү бүлегенә янгын чыгу очрагы буенча 7 хәбәр керде. Узган елның шушы чорында 10 янгын чыгу очрагы теркәлгән иде. Аларда 4 кешенең гомере өзелде. Быел янгыннарда 1 кеше һәлак булды.
Янгын чыгуның төп сәбәпләре: мичләрнең төзексез булуы - 3 очрак, электр линиясенең төзек булмавы нәтиҗәсендә - 2 очрак, ут төрту - 1 очрак, ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә 1 очрак теркәлде.Хөрмәтле гражданнар, узган атнада урамда гражданнарның чүп ягуы күзәтелә башлады. әлеге хәлнең катгый җаваплылыкка китергәнен күпләр белеп тә бетерми сыман. әгәр сезнең гаеп аркасында янгын чыгып, үзегезнең, күршеләрегезнең мөлкәтенә матди зыян килсә, гаеплеләрнең административ җаваплылыкка гына түгел, ә җинаять җаваплылыгына тартылуы ихтимал.
Соңгы ике елда янгыннарда 4 баланың фаҗигале төстә үлүе дә аеруча борчу тудыра. Хөрмәтле ата-аналар, балаларыгызга утның никадәр куркыныч икәнен даими рәвештә аңлатып торсагыз иде. Балаларны күзәтүсез калдыру зур фаҗигаләргә китерергә мөмкин икәнен истән чыгармагыз.Хөрмәтле гражданнар, күршеләрегездә, эш урыннарыгызда янгын чыгарга сәбәпче кимчелекләр ачыкланган очракта, кичектерми, 3-13-31яки 3-12-30телефоны аша хәбәр итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев