Актаныш

ЧҮПЛЕКЛӘР БӘЛАСЕ: Чүпләрне сортларга бүлергә кирәк!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, 1998 елның 24 июнендә кабул ителгән 89 санлы Федераль законның 6 нчы маддәсе, Татарстан Республикасының Экология кодексының 8 нче маддәсе нигезендә, 2018 елның 1 гыйнварына кадәр республикада каты көнкүреш калдыкларын җыю тәртибен раслады. Бу ни дигән сүз? Димәк, шул вакытка кадәр республикада санкцияләнмәгән чүплекләр бетерелергә, чүп...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, 1998 елның 24 июнендә кабул ителгән 89 санлы Федераль законның 6 нчы маддәсе, Татарстан Республикасының Экология кодексының 8 нче маддәсе нигезендә, 2018 елның 1 гыйнварына кадәр республикада каты көнкүреш калдыкларын җыю тәртибен раслады. Бу ни дигән сүз? Димәк, шул вакытка кадәр республикада санкцияләнмәгән чүплекләр бетерелергә, чүп җыю системасы район-җирлекләрдә тәртипкә салынырга тиеш, иң мөһиме - халыкны чүпләрне төренә карап бүлеп сала өйрәтергә кирәк. Мәгълүм булганча, Татарстанда бик зур һәм иң соңгы технологияләргә таянып чүп яндыру заводы төзергә ниятлиләр. Әмма заводның тиешле эшчәнлеге өчен, беренче чиратта, халыкның үзаңын үзгәртү - кәгазь калдыкларын аерым, ризык калдыкларын аерым, ә иң зур куркыныч тудыручы люминесцент лампа, батарея, градусник кебек составларында терекөмеш булган әйберләрне аерым җыярга өйрәтү зарур.
Районыбызда чүплекләрне тәртипкә салу нисбәтеннән инде 2015 елда ук эшчәнлек башланган иде. Район башлыгы урынбасары Илфак Бариев белән әңгәмәбез шул хакта.
- Чүплекләрне бетерәбез, дигән сүзне көлеп тә, аптырап та кабул иткән иде район халкы. Хәзер аның уңайлы икәнлеген күпләр раслый.
- Әйләнә-тирәбезнең хәлен яхшырту, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча соңгы 3 елда күп эшләр башкарылды. Иң элек чүп җыю оештырылды. Халыкның көнкүреш калдыкларын "Мехуборка" оешмасы график нигезендә җыя. Шул ук вакытта параллель рәвештә авыл чүплекләрен бетерү буенча эш алып бардык. 87 авылда 150гә якын чүплек бар иде, шуларның 7се генә калды, сентябрь урталарына без барлык чүплекләрне бетерү бурычы куйдык. Бу эштә подрядчылар зур хезмәт күрсәттеләр: "ИТК", "Азгуна", "Актаныш юллары", шәхси эшмәкәрләр республикада урнашкан бәяләрдән түбәнрәк бәягә зур хезмәтләрен куйдылар һәм куялар.
- Әмма алар бар чүпне дә алмый, әйтик, зур габаритлы чүпләрне ...
- Чүплеге беткән авыл халкы үзенең зур габаритлы чүпләрен, иске каралты-кура сүткән калдыкларын күрше авылларның бетмәгән чүплекләренә илтә иде. Инде алга таба аларны техника табып, каты көнкүреш калдыклары полигонына төшерүне оештырырга кирәк булачак. Кеше үз гомерендә бер генә тапкыр йорт сүтә, мунча сүтә. Ремонтны да ел саен ясап тормыйлар. Шуңа, күпмедер чыгым булса да, мондый чүпләрне полигонга төшерү зарур, табигатебезне пычратып, урманга, төрле ерымнарга түгү катгый тыела. Без моны даими тикшереп торабыз, штрафлар салу чарасызлыктан килеп чыга. Мондый күңелсезлекләр булмасын иде.
- Абзар-кура тирәсендә җыелган тиресне, шулай ук, чүплеккә илтүчеләр бар иде.
- Экологияне яхшырту ягыннан алда торган бурычларның тагын берсе - хуҗалыклар, фермерларның тиреслекләре буенча тәртип урнаштыру. Безнең кайбер хуҗалыкларда авыл кешеләренә, әгәр тиресе чиста тирес кенә булса, хуҗалык фермасыныкына кушарга рөхсәт итәләр. Әмма бар җирдә дә түгел. Шуңа алга таба алар өчен махсус урыннар булдырып, койма белән әйләндереп алып, Россельхознадзор таләпләренә туры китереп, тиреслекләр эшләнә.
- Чүплекнең бик тиз тула торган сыйфаты бар, аеруча, бар район халкыннан бер урынга җыела икән, аның мәйданы тиз артачак, дигән сүз. Димәк, чүпләрне сортларга бүлеп, башка максатларда куллану ягын да кайгырту зарур.
- Полигонда чүпләрнең күпмедер өлешен аералар: пластмасса, агач, резинаны, башка калдыкларны утильләштереп, кысып, пресслап, күмәләр. Әмма киләчәккә әле районда сортларга аеру линиясе булдыру каралмаган. Алабуга шәһәре тирәсендә зур завод төзергә ниятләнә. Якын-тирә районнардан чүп шунда ташылыр, монда ул чүпне ныклап сортларга аеру һәм тирән эшкәртү башкарылыр дип көтелә. Планда, шулай ук, люминесцентлы лампалар, батареялар, составында терекөмеш булган лампалар җыю каралган. Эшлисе эшләр күп.
- Экологияне яхшырту нисбәтеннән тагын нинди юнәлешләрдә эшләр планлаштырыла?
- Илдәге бик күп агулану очраклары, күп кенә киң таралган чирләр эчә торган суның сыйфаты начар булганга, дигән нәтиҗә ясалды. Шуңа күрә эчә торган су чыганакларын лицензияләү бурычы куелды, ул Президент контролендә тора. Без аны быел башлап җибәрдек, 2017 ел ахырына бар эчә торган су чыганаклары лицензияләнгән булырга тиеш. Документлаштырудан тыш, бик күп эшләр башкаруны күздә тота ул: һәр эчә торган су чыганагы койма белән әйләндереп алынган, яңгыр-кар сулары да, мал-хайваннар да кермәслек итеп ныгытылган, будка куелган, анда су чыганагының исеме язылган булырга тиеш. Җирлек халкын тәэмин итә торган суның анализлары алынып, сыйфаты начар булганнары урынына яңа чыганаклар булдырып, су трассаларын, башняларны дезинфекцияләп тоту өчен бу чыганаклар лицензияләнгән оешмага тапшырыла. Бүгенге көндә безнең 9 авыл җирлегендә лицензияле оешма эшли. Алар карамагында барлык шушы эшләр - янып чыккан насос, трассада тишелгән торба, саклау зоналарының сакланышы, су анализлары, аларны дезинфекцияләү, су трассасына чит элементлар керү урыннарын алмаштыру, кешеләрнең өйләренә су кертү һ.б. Документлаштыру белән бүгенге көндә Казаннан Экологик теркәү үзәге шөгыльләнә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: