Актаныш

Чүпләр машинага үзләре менми (ФОТОФАКТ)

Авылларда, каты көнкүреш калдыкларын, график нигезендә, аерым чүп җыю өчен көйләнгән машиналар белән җыю оештырылды. Бу хезмәтне Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче "Мехуборка" оешмасы башкара. Халыктан еш кына " шофер янында утырган кеше урамга чыгарып куелган чүпләрне машинага салырга ярдәм дә итми, ник кенә утырып йөри соң ул?", - дигән...

Авылларда, каты көнкүреш калдыкларын, график нигезендә, аерым чүп җыю өчен көйләнгән машиналар белән җыю оештырылды. Бу хезмәтне Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче "Мехуборка" оешмасы башкара.
Халыктан еш кына " шофер янында утырган кеше урамга чыгарып куелган чүпләрне машинага салырга ярдәм дә итми, ник кенә утырып йөри соң ул?", - дигән зарлану сүзләрен ишетергә туры килә.
Әлбәттә, сорау туа: чүпләрне бу кеше салышамы, юкмы?
Иптәшләр, борчылмагыз, "Мехуборка" оешмасында эшләгән бу егетләр хуҗасыз торган чүп капчыкларын әрҗәгә үзләре салалар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: