Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чүпрәле районында чыккан янгын гаиләне бернәрсәсез урамда калдырган

Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында килеп чыккан янгын, тиз арада таралып, Басыйровлар гаиләсен бернәрсәсез урамда калдырган."Туып үскән йортым янып көлгә әйләнде. Ут шулкадәр көчле булган, санаулы минутларда йортыбыздан берни калмаган. Әти-әниемнең олыгайган көннәрендә урамда калуларына йөрәгем әрни", - ди кызы Айгөл.Янгын 24 май көнне кичке 11дә килеп чыга. Сәбәбе -...

Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында килеп чыккан янгын, тиз арада таралып, Басыйровлар гаиләсен бернәрсәсез урамда калдырган."Туып үскән йортым янып көлгә әйләнде. Ут шулкадәр көчле булган, санаулы минутларда йортыбыздан берни калмаган. Әти-әниемнең олыгайган көннәрендә урамда калуларына йөрәгем әрни", - ди кызы Айгөл.Янгын 24 май көнне кичке 11дә килеп чыга. Сәбәбе - электр чыбыкларының искерүендә, ди Басыйровлар.
Шунысы кызганыч: әлеге гаилә үзләре генә яңадан йорт торгызырлык хәлдә түгел. Гаилә башлыгы Фаик абый йөрәк авыруы аркасында инвалидлыкка чыккан. Аңа артык дулкынлану да ярамый икән. Фидисә апаның да эш урыны юк. Алар белән бергә Фаик абыйның бертуган абыйсы да яши. Ул да сәламәтлеге буенча инвалид икән. Шуңа да Фидисә апага ирен һәм аның абыйсын тәрбияләп торырга туры килгән. Бу гаилә турында авылдашлары да борчылып сөйли. "Ут-күз шундый нәрсә инде. Тикмәгә генә, карактан кала, уттан калмый, димиләр бит. Бу гаилә үз көче белән генә гомер итә иде. Йорт-җирләре тәртиптә иде, үзләре кешелекле, ярдәмчел алар", - ди күршеләре.Әле ярый янгын маллар тора торган абзарга һәм мунчага барып җитә алмаган.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=15229

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев