Актаныш

"Чукындырды инде ул юллар", яки Актаныш районында хисап җыелышлары дәвам итә

Бу көннәрдә Актаныш районы җирле үзидарәләрендә, хуҗалыкларда хисап җыелышлары бара. Аларда узып киткән 2017 елда ирешкән уңышлар барлана, нәтиҗәләр ясала, анализлана. Һәм бу елга дигән бурычлар, йөкләмәләр билгеләнә. Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Илүс улы Гарипов катнашында мондый төр җыелыш 6 фераль көнне Мәсәде...

Бу көннәрдә Актаныш районы җирле үзидарәләрендә, хуҗалыкларда хисап җыелышлары бара. Аларда узып киткән 2017 елда ирешкән уңышлар барлана, нәтиҗәләр ясала, анализлана. Һәм бу елга дигән бурычлар, йөкләмәләр билгеләнә.
Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Илүс улы Гарипов катнашында мондый төр җыелыш 6 фераль көнне Мәсәде авыл җирлегендә дә үтте.
Ни кызганыч, шактый әһәмияткә ия бу җыелышка, күпчелек, пенсия яшендәге абый - апалар килгән иде. Арада эш яшендәге гражданнарның аз булуы җирлекнең әкренләп картаюын дәлилләүче бер фактор кебек тоелды.
Мәсәде җирлеге бүгенге көндә, нигездә, җир һәм мөлкәт салымы хисабына көн күрә: уч тутырып акча түли торган хуҗалык юк биредә. Хәер, шәхси хуҗалыкларда да бүген мал асрау белән шөгыльләнүчеләр кимеп бара. 149 хуҗалыкта 73 МЭТ бар, шуларның 27се - сыер. Аның каравы, вак мал тотучылар шактый.
"Агыйдел" нефть кудыру станциясе 60лап кешене эшле итеп тора. Җирлектә 13ләп эшсез исәпләнсә дә, Мәсәде авылының фельдшеры да, почта хезмәткәрләре дә күрше авылдан килеп халыкка хезмәт күрсәтә. Өстәвенә Бурсык һәм Мәсәде авылларының фельдшерлары яртышар штатта гына. Билгеле, 135 песионер, 35 инвалид яшәгән җирлек өчен бу уңайлы дип әйтеп булмый.
Кайчандыр юлсызлык проблемасы белән җәфа чиккән халык бүген инде чагыштырмача рәхәт тормышта яши. Әмма әле авыл арасындагы юлларны барыбер төзәтәсе, ясыйсы бар. Авыл башлыгы Флүрә Риф кызының да үзәгенә үткән инде алар. Җыелыш барышында аның " чукындырды инде ул юллар" диюендә дә хаклык бар, чөнки нәкъ менә юлсыз юллардан яшьләр район үзәгенә, таш калаларга агылган. Шактый еллар элек яшьләрнең юлсыз авылдан качулары бүген үз "җимешләрен" бирә: җирлектә яшь гаиләләр юк дәрәҗәсендә, озын бер елга нибары бер бала туган. Хәзер исә юллар да бар, әмма бала саны булмау аркасында җирлектә ни бакча, ни мәктәп юк. 18 бала Такталачыкта белем ала. Иң аянычы, берничә елдан аларга алмаш та калмаска мөмкин. Ә бит быел мәчет территориясенә урнаштырылачак балалар мәйданчыгыннан сабыйларның шат авазын ишетәсе киләчәк, җәмәгать!?
Яшьләр юк дип тормыйлар шулай да җирлектә. Ел буена мәдәни тормышлары бик җанлы бара булып чыкты аларның. Шәт, отчётларда гына түгелдер дип ышанасы килә.
Халыкның икенче авырткан урыны - сусызлык проблемасы. Җәйге чорда бетеп яфалаган су, кышын вакыт-вакыт автомат аеру сәбәпле, җирлек халкын "ике кулсыз" калдыра. Шуңа күрә дә мәсәделеләр су башнясын төзекләндерүне таләп итә. Хәер, узган елгы җыелышта да күтәрелгән иде бу сорау. Бу юлы да ул ачык калды.
Урамнарда кичке вакытта утларның сәгатьләп кенә януы да күпләрдә ризасызлык тудыра. Бюджет озак итеп ут яндыруга исәпләнмәгән - бөтен проблема шуңа барып тоташа. Бу урында шуны ышандырып әйтәсе килә: 2018 елда Мәсәде авыл җирлеге урам утлары буенча махсус программага кертелгән. Быел 52 ноктада көн яктысы б.н яктыртыла торган утлар пәйда булачак. Ә алар шактый электр энергиясен экономияләүне күздә тота.
Билгеле, планлаштырылган эшләрне бюджет акчасына гына эшләү мөмкин булмас иде. Башка җирлекләрдәге кебек үк, биредә дә халыктан җыелган үзара салым акчасы саллы ярдәм итә. Узган ел халыктан җыелган 138 мең сум акча дәүләттән 552 мең булып әйләнеп кайткан. Шуның бәрабәренә урам утлары каралган, Агыйдел урамындагы күпер төзекләндерелгән, урамара юллар эшләнгән, Бурсык авылындагы су скважинасы тәртипкә китерелгән,ул ике метрлы биек койма белән әйләндереп алынган.
Быел да үзара салым акчасына шактый эшләр планлаштыра җирлек. Халык бу акчаның файдалы эшләргә тотылачагын белеп тапшыра. Шулай да җирлекнең 6 гражданы узган ел үзара салым акчасын бирмәгән. Бөтен авыл халкы белән матур яшәргә омтылганда, аларның бу эштән читтә калуы күңелле күренеш түгел, билгеле. Ансы, җәмәгать, сезнең оятта калсын.
Шактый җылы, дустанә мөнәсәбәттә, җанлы барган җыелышта, нигездә, шушы сораулар күтәрелде. Күпчеленә җаваплар да урында ук бирелде. Шунысы сөендерде, халык үзе яшәгән җирлек проблемаларына битараф түгел.
Нәтиҗәдә, Мәсәде авыл җирлегенең еллык хисабы канәгатьләнерлек дип бәяләнде. Алга куелган максат-бурычлар да чынга ашырмаслык түгел кебек. Яшәп карыйк әле, алдагысын Аллаһ белгән!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: