Актаныш

«Чукынып китсен укуың, димәгәнбез…»

Чыгарылыш класс укучыларының имтихан бирер вакыты җитә башласа, кот очып тора инде. Быел ни¬ә бала сынауны тапшыра алмас икән, дигәненнән бигрәк, тагын берәр бала шул БДИ аркасында гомере белән хушлашмаса ярый инде, дигән корт кимерә күңелне. Шулай дип уй-ларга сбәпләре булып тора чөнки. Узган елның җәендә Кайбыч районында булган хәлне...

Чыгарылыш класс укучыларының имтихан бирер вакыты җитә башласа, кот очып тора инде. Быел ни¬ә бала сынауны тапшыра алмас икән, дигәненнән бигрәк, тагын берәр бала шул БДИ аркасында гомере белән хушлашмаса ярый инде, дигән корт кимерә күңелне. Шулай дип уй-ларга сбәпләре булып тора чөнки. Узган елның җәендә Кайбыч районында булган хәлне дә яктырткан иде «Безнең гәҗит» («БДИ: сабырлыкны сыныймы, акылнымы?, 1нче июль, 2015, №26)

Ә үт­кән ат­на­ның җом­га­сын­да, 15нче ап­рель­дә, Кук­ма­ра­дан шом­лы хә­бәр ки­леп иреш­те: Ба­лык­лы авы­лын­да яшәү­че 9нчы класс уку­чы­сы Ра­дик Насрт­ди­нов эл­мәк­кә мен­гән. Баш­ка кү­сәк бе­лән ки­те­реп ор­ган­дай бул­ды: та­гын шул им­ти­хан ди­гән­нә­ре га­еп­ле ми­кән­ни?

«КАЙ­ТЫП КЕ­РЕР ТӨС­ЛЕ»

Ра­дик Ба­лык­лы авы­лын­да әти-әни­се, әби-ба­бай­сы, эне­се һәм сең­ле­се бе­лән яшә­гән, күр­ше­дә­ге Олы­яз авы­лы мәк­тә­бе­нә йө­реп укы­ган. Ту­ган­на­ры­ның сөй­ләр сү­зе шак­тый җы­ел­ган иде, шу­ңа кү­рә дү­шәм­бе көн­не Насрт­ди­нов­лар йор­ты­на юл тот­тык. Баш­та ук әй­теп ку­йыйк: әле тик­ше­рү ба­ра, шу­ңа кү­рә бу яз­ма бе­лән бе­рәү­не дә га­еп­ләр­гә те­лә­ми­без. Дө­рес­лек бул­мас­мы, дип өмет ит­кән әти-әни­се­нең сүз­лә­рен киң җә­мә­гать­че­лек­кә җит­ке­рә­без ге­нә.

«Ә­ле һа­ман ыша­нып бул­мый, ел­ма­еп, кай­тып ке­рер төс­ле» - өй­дә­ге­ләр­нең ба­ры­сы да шул сүз­не ка­бат­лый. Ма­лай­ны мак­тап туя ал­мый­лар: кеч­ке­нә­дән эш­ләп, әти-әни­се­нә бу­лы­шып үс­кән, ку­лын­нан бө­тен эш кил­гән, аша­ры­на да пе­шер­гән, хәт­та кер­лә­ре­нә хәт­ле юа, апа­ла­ры­ның кеч­ке­нә ба­ла­ла­рын да юын­ды­ра тор­ган бул­ган. Үзе эш­ләп тап­кан ак­ча­сы­на мо­то­цикл ал­ган. Әни­сен­нән кү­реп, на­маз да укып йөр­гән. Ачык йөз­ле, ту­ры сүз­ле, яла­гай­ла­ну­ны бел­ми тор­ган иде, ди­ләр. Ни кыз­га­ныч, мон­дый Ра­дик­ны якын­на­ры­ның сөй­лә­гән­нә­ре бу­ен­ча гы­на бе­лер­гә, фо­то­ла­ры­на ка­рап кы­на ис­кә алыр­га кал­ды. Һәм ме­даль­лә­ре­нә: кеч­ке­нә­дән мил­ли кө­рәш бе­лән шө­гыль­лән­гән егет­нең төр­ле дә­рә­җә­дә­ге ме­даль­лә­ре, мак­тау кә­газь­лә­ре бер ко­чак.

Ни­ка­дәр ге­нә авыр бул­ма­сын, 15нче ап­рель көн­не бул­ган ва­кый­га­лар­ны хә­тер­дә яңар­та­быз. «Сә­гать өч­ләр ти­рә­сен­дә Ра­дик мәк­тәп­тән кайт­ты. Кап­ка тө­бен­дә әти­се­нең сең­ле­се Ал­су, аның кы­зы Али­сә һәм күр­ше әби­се бул­ган, алар бе­лән ша­я­рып сөй­лә­шеп тор­ган. Али­сә­не «ви­та­мин­ка» дип йөр­тә, яра­тып туя ал­мый иде ин­де. Өй­гә ке­реп ашап-эч­кәч, мал ка­рар­га чы­гып кит­те. Көн са­ен, мәк­тәп­тән кайт­кач, мал­лар­ның ас­ла­рын җы­еш­ты­рып ке­рә иде. Бераздан ча­кы­рып ал­дым да ки­бет­кә җи­бәр­дем. Өс ки­е­мен алыш­ты­рып, ба­рып кайт­ты, ка­ра­бо­дай бе­лән ипи ал­ган. «Ә­би, 15 сум «с­да­ча»­сы да кал­ды», - дип кер­теп бир­де. Ан­на­ры та­гын өс­тен алыш­ты­рып, аб­зар­га чы­гып кит­те», - дип сөй­ли әби­се Са­ния.

Сүз­гә Ра­дик­ның әни­се Гөл­чә­чәк ха­ным ку­шы­ла: «Мәк­тәп­тән кайт­кан­да ми­нем ян­га ки­бет­кә кер­де ул (Насрт­ди­нов­лар­ның ки­бет­е бар, үз­лә­ре үк са­ту итә­ләр. - Авт.). Бас­кыч тө­бен­дә яр­ты сә­гать ти­рә­се ко­чак­лап ба­сып тор­ды. Сә­гать ал­ты­да си­нең урын­га мин чы­гып то­рыр­мын, син кай­тып мун­ча ке­реп ки­лер­сең, ди­де. Ә ал­ты­лар ти­рә­сен­дә бик ка­ты яшен­ләп яң­гыр ява баш­ла­ды. Яң­гыр үт­кә­нен кө­тә­дер, шу­ңа кил­ми­дер, ди­дем»…

Кич­ке си­гез тул­ган­да Ра­дик­ның әти­се Ра­ниф абый, улы­ның өй­дә дә, ки­бет­тә дә юк­лы­гын кү­реп, ла­пас­ка эз­ли чы­га. Га­зиз ба­ла­сы­ның пе­чән­лек­тә асы­лы­нып тор­ган гәү­дә­сен дә иң бе­рен­че ул кү­реп ала…

«У­КЫ­ТУ­ЧЫ­ЛАР­НЫҢ АК­ЧА­СЫН КИ­МЕ­ТӘ­СЕЗ!»

Ра­дик­ның ни өчен шу­шы адым­га ба­ру­ын ни­чек аң­ла­тыр­га да бел­ми Насрт­ди­нов­лар. Га­и­лә­дә ба­ры­сы да әй­бәт, җа­вап­сыз мә­хәб­бәт­тән ин­тек­мә­гән. Ме­нә мәк­тәп­тә ге­нә хәл­лә­ре шәп­тән бул­ма­ган. «Ра­дик шук ба­ла бул­ды, уй­нар­га, ша­я­рыр­га яра­та иде. Бө­тен ба­ла да «биш­ле»­гә ге­нә укый ал­мый бит, без­не­ке «дүрт» бе­лән «өч­ле»­гә укы­ды, «и­ке­ле»­лә­ре дә бул­ган­дыр ин­де. Бы­ел мәк­тәп­тән кай­та да гел зар­ла­на, күз яшь­лә­ре бе­лән елый иде. Әни, ке­ше янын­да Ил­сур абый гел бәй­лә­нә, «п­роб­ный» им­ти­ха­ның­ны би­рә ал­ма­саң, төп дәү­ләт сы­на­вы­на (ОГЭ) кер­тмим, ке­ше бу­ла ал­мый­сың, дип әйт­те, ди», - дип ис­кә ала Гөл­чә­чәк ха­ным. Ра­дик 9дан соң ки­тәм дип йөр­гән. Күп­тән тү­гел та­тар те­лен­нән им­ти­хан­ны би­реп ка­ра­ган­нар, «өч­ле» бул­га­ны­на шат­ла­нып кайт­кан.

Ра­ниф абый­ның сең­ле­се Сөм­бе­лә сүз­гә ку­шы­ла: «Ил­сур абый аңа, кич чы­га­сың, дип бәй­лән­гән. Ра­дик­ның җәй кө­не бер-ике тап­кыр кич чык­ка­ны бул­ды, сен­тябрь­дән бер дә чык­ма­ды. Аның кич чы­гар­га ва­кы­ты да кал­мый иде! Әни­се­нә кай­тып та әйт­кән: «Ә­ни, нәр­сә­гә ми­ңа ке­ше янын­да на­хак­ка кыч­кы­ра ул, кич чык­сам бер хәл, чык­ма­дым бит», - ди­гән».

«Соң­гы тап­кыр елап кайт­кач, Ил­сур абый­га шал­ты­ра­тып: «Зин­һар, ка­ты бә­рел­мә­гез, сүз кү­тә­рә тор­ган ба­ла тү­гел ул, бик неч­кә кү­ңел­ле», - ди­дем. Ата-ана­лар җы­е­лы­шын­да да гел бер сүз бул­ды: «Ра­дик бул­дыр­мый, аның ар­ка­сын­да баш­ка ба­ла­лар да тө­шеп бет­те». Бер­сен­дә ди­рек­тор ике ба­ла­ны: Ра­дик­ны һәм Ил­фар Шә­фи­гул­лин­ны үз ка­би­не­ты­на ча­кыр­ды, әни­лә­ре дә, укы­ту­чы­лар да шун­да идек. Өс­тәл тө­еп: «Сез ми­нем ав­то­ри­те­тым­ны тө­ше­рә­сез, укы­ту­чы­лар­ның ак­ча­сын ки­ме­тә­сез ул «и­ке­ле»­гез бе­лән», - дип кыч­кыр­ды. Ба­ла­га шу­лай дип әй­тә­ләр­ме­ни? Соң­гы җы­е­лыш­та, сез бит ба­та баш­ла­ган ба­ла­ны, яр­дәм ку­лы су­за­сы урын­да, та­гын да ба­ты­ра­сыз, дип та­ла­шып төш­тем», - ди Гөл­чә­чәк ха­ным.

Бер хәл биг­рәк тә хә­те­рен кал­дыр­ган алар­ның: Ра­дик бе­лән хуш­ла­шыр­га бер укы­ту­чы һәм бер уку­чы да төш­мә­гән. Мәк­тәп ди­рек­то­ры бер өй аша гы­на яши. Са­ния апа ба­рып ша­кып ка­ра­ган, уя­та ал­ма­ган. Төн­ге 3ләр ти­рә­сен­дә ге­нә ке­реп чык­кан Го­мәр әфән­де. Ан­нан соң ки­леп кү­рен­гә­не юк, ише­гал­дын­да чүп җы­еп йө­ри үзе, ди­де­ләр. «Ил­сур Нәҗ­ми­ев бе­лән ха­ты­ны Гөл­наз икен­че көн­не ир­тән­ге ал­ты­лар­да кил­де­ләр. Рөх­сәт ит­сә­гез, без кай­тыр идек, дип утыр­ды­лар. Баш­лан­гыч класс укы­ту­чы­ла­ры һәм Ми­ләү­шә бе­лән Ай­сы­лу исем­ле ике укы­ту­чы кил­де, рәх­мәт алар­га. Олы­яз­да шул ике ге­нә укы­ту­чы икән, ди­дек», - дип сөй­ли Са­ния апа. Ра­дик­ны күм­гән көн­не уку­чы­лар бе­лән укы­ту­чы­лар зи­рат янын­да гы­на тор­ган, Насрт­ди­нов­лар­ның кап­ка тө­бе­нә төш­мә­гән. «И­ке укы­ту­чы төш­кәч, Насрт­ди­нов­лар га­и­лә­се бе­лән алар­га ябы­рыл­ган. Шу­ңа кү­рә без­гә «өс­тән» алар­га бар­мас­ка ди­гән при­каз бул­ды» - ә бу сүз­ләр­не бер укы­ту­чы әйт­кән (исе­мен яз­мый­быз). Балаларын югалткан ата белән ананың ул көнне кешегә ябырылырга хәле булдымы икән соң - ай-һай!

Җом­га көн­не Ил­сур Нәҗ­ми­ев Ра­дик­ны чит­кә алып ки­теп нәр­сә ту­рын­да­дыр сөй­ләш­кән - бу ви­де­о­ка­ме­ра­га да языл­ган. Ни ту­рын­да бул­ган­дыр әң­гә­мә, тик Ра­дик ан­нан соң ашар­га да кер­мә­гән. Ә соң­рак ди­рек­тор урын­ба­са­ры, Насрт­ди­нов­лар­га шал­ты­ра­тып: «Ма­лай­лар бе­лән ба­ры­сы да тәр­тип­тә­ме?» - дип со­ра­ган.

Сөм­бе­лә 9нчы класс­лар­ның «В­кон­так­те»­да­гы төр­ке­мен­дә языш­кан смс-хә­бәр­ләр­не укы­та. Бер класс­та­шы: «Ки­те­реп чы­гар­ды­лар бит Ра­дик­ны», - дип яз­ган. Ма­лай үл­гән төн­не языш­кан­нар, ә шим­бә көн­не ир­тән­ге 8дә бө­тен язы­шу­лар­ны бе­те­реп ат­кан­нар, әле ярый Сөм­бе­лә үзен­дә сак­лап кал­ган. Уку­чы­лар ни өчен шу­лай эш­лә­гән - мо­ны­сы ба­ры­быз өчен дә сер бу­лып ка­ла.

Без шу­лай сөй­лә­шеп утыр­ган­да, Ра­дик­ның ике класс­та­шы ки­леп кер­де. «Күм­гән көн­не Ил­сур абый: «Кур­кып ка­лыр­сыз, Радик ел­май­ган ки­леш исе­гез­дә кал­сын, зи­рат янын­нан бер­кая да кит­ми­сез», - ди­де. Бү­ген (дү­шәм­бе) класс бе­лән төш­мәк­че идек, мин­нән баш­ка йөр­мә­гез, йә ма­ши­на бә­реп ки­тәр, ир­тә­гә бер­гә тө­шәр­без, ди­де. Югыйсә, көн саен җәяү йөреп укыйбыз бит инде. Ул бү­ген без­нең мон­да кил­гән­не бел­ми», - ди­де алар, кур­ка-кур­ка гы­на.

Алар да «В­кон­так­те»­да­гы сүз­ләрне ка­бат­лады:

- Көн са­ен бәй­лән­сен­нәр дә… Үзе­без кү­реп тор­дык, Ил­сур абый ми­нут са­ен Ра­дик­ны ча­кыр­та иде…

- Бәл­ки, мак­тар­га ча­кыр­ган­дыр ул аны, - дим.

- Мак­тар…

«Чу­кы­нып кит­сен уку­ың, син без­гә үзең ки­рәк, им­ти­хан­ны би­рә ал­ма­саң да бор­чыл­ма, ди­гән сүз­не әйт­мә­гә­не­мә ге­нә үке­нәм, - ди Гөл­чә­чәк ха­ным. - Ми­нем ба­лам­ны ки­ре кай­та­рып бул­мый ин­де, тик бу хәл­не бо­лай гы­на кал­ды­рыр­га җы­ен­мыйм. Баш­ка ба­ла­лар бе­лән шу­шын­дый хәл бул­ма­сын иде. Ә без­нең мәк­тәп­тә ях­шы­лап тик­ше­рү үт­кәр­ми то­рып, мо­ңа га­ран­тия би­реп бул­мый».

«КА­ТЫ БӘ­РЕЛ­МӘ, ДИ­Ю­ЧЕ БУЛ­МА­ДЫ»

Олы­яз мәк­тә­бен­дә укы­ту­чы­лар бе­лән дә, ди­рек­тор бе­лән дә кү­ре­шеп бул­ма­ды. Ди­рек­тор Го­мәр Ха­җи­ев­ны «боль­нич­ный»­да ди­де­ләр, тәр­бия эш­лә­ре бу­ен­ча урын­ба­са­ры Ил­сур Нәҗ­ми­ев Кук­ма­ра­га җы­е­лыш­ка кит­кән бу­лып чык­ты. Шу­ңа кү­рә икен­че көн­не Ил­сур Ту­фа­но­вич бе­лән те­ле­фон­нан гы­на ара­ла­шып ал­дык.

- Әни­се: «Мәк­тәп­тә, син им­ти­хан­ны би­рә ал­мый­сың, дип әйт­кән­нәр», - ди…

- Аның класс җи­тәк­че­се Гөл­наз Фа­зы­лов­на - ми­нем җә­мә­га­тем. Ра­дик, им­ти­хан­ны би­рә ал­мам, дип бер­кай­чан да ку­рык­ма­ды. Ми­ңа уты­рып кө­рәш тү­гә­рә­ге­нә ба­ра, ми­ңа уты­рып кай­та иде. Ил­сур абый, «өч­ле»­гә бул­са да ба­ры­бер би­рәм, әзер­лә­нәм дә би­рәм, дия иде. Ке­ше­нең кә­е­фе төш­кән ча­гы бу­ла, бәл­ки, әни­лә­ре­нә, им­ти­хан­нан кур­кам, дип әйт­кән дә бул­ган­дыр.

- Мәк­тәп­тән кай­тып ела­ган чак­ла­ры да бул­ган.

- Ба­ла елый, дип без­гә шал­ты­рат­кан ке­ше дә, әйт­кән ке­ше дә юк.

- Әни­се җы­е­лыш­лар­да: «Ка­ты бә­рел­мә­гез, ул сүз кү­тәр­ми», - дип әйт­тем ди.

- Лич­но ми­ңа: «Ка­ты бә­рел­мә, Ил­сур», - дип әйт­кән ке­ше бул­ма­ды. Мин ба­рын­да баш­ка ке­ше­гә әйт­кән­нә­рен дә ишет­мә­дем. Бәл­ки, бул­ган­дыр, алай әйт­мә­гән­нәр, дип бел­де­рә ал­мыйм. Ка­ты бә­ре­лү ни­чек бу­ла ул? Кем өчен­дер: «Ба­ла­гыз на­чар укый баш­ла­ды бит, ты­рыш­сын әле», - дип әй­тү дә ка­ты бә­ре­лү бу­лыр­га мөм­кин…

- Гөл­чә­чәк ха­ным: «Ба­ла­ма, им­ти­хан­ны би­рә ал­мый­сың, дип ту­кып тор­ды­лар», - ди.

- Си­ңа ты­ры­шыр­га ки­рәк, им­ти­хан би­рә­сең бар, бу бе­ле­мең ге­нә җит­мәс­кә мөм­кин, дию­не дә сез әйт­кән­чә ки­те­реп чы­га­рыр­га мөм­кин. Укы­ту­чы уку­чы­га дәү­ләт им­ти­ха­ны­ның ки­рәк­ле­ген аң­лат­мый, укы­ма­саң - укы­ма, дип то­ра икән, га­фу ите­гез, без дәү­ләт стан­дарт­ла­рын ни­чек үти­без ан­на­ры? Без ба­ла­га ты­ры­шып укыр­га ки­рәк­ле­ген аң­ла­тыр­га ти­еш­тер бит. Су­гып, ти­беп аң­лат­мый­быз бит.

- Хәл бе­ле­шер­гә дә кил­мә­гән­сез, ди…

- Күм­гән көн­не 9нчы класс­ның 24 ба­ла­сы, 5-8нче класс­ның Ба­лык­лы авы­лы ба­ла­ла­ры - бар­лы­гы 50ләп уку­чы, бө­тен укы­ту­чы­лар җәя­ү­ләп Ба­лык­лы­га тө­шеп, зи­рат янын­да кө­теп то­рып озат­тык, ир-ат укы­ту­чы­лар ке­реп кү­меш­те. Ба­ла­лар­ны керт­мә­дек, чөн­ки әти-әни­лә­рен­нән зи­рат­ка алып ке­рү ту­рын­да рөх­сәт ал­ма­ган идек.

Ра­дик­ның үл­гән хә­бә­рен ише­тү­гә, мин алар­ның өе­нә бар­дым, төн­ге 1гә хәт­ле кап­ка тө­бен­дә бул­дым. Ке­ше бу­ла­рак та, тәр­бия эш­лә­ре бу­ен­ча урын­ба­сар бу­ла­рак бу ми­нем ту­ры­дан-ту­ры бу­ры­чым. Ан­на­ры мәк­тәп­кә со­рау алыр­га җый­ды­лар, шун­да кит­тем. Икен­че көн­не ир­тән­ге 6 ту­лып биш ми­нут­та ха­ты­ным һәм ике укы­ту­чы бе­лән Насрт­ди­нов­лар­да идек. Ни­чек ин­де без кил­мә­дек? Хәл­не та­гын ни­чек итеп бе­лә­ләр соң? Сез ми­ңа әй­те­гез, без кай­сы җир­дә ял­гыш­кан­быз соң? Та­гын кай­чан тө­шәр­гә ки­рәк иде?

- Күм­гән көн­не уку­чы­лар Ра­дик­лар кап­ка тө­бе­нә тө­шәр­гә те­ләк бел­дер­гән, алар­ны да җи­бәр­мә­гән­сез икән…

- Әти-әни­лә­рен­нән рөх­сәт со­ра­ма­ган ки­леш без ба­ла­лар­ны мә­ет яны­на җи­бә­рә ал­мый­быз бит. Ан­на­ры бе­рәр ана, кем куш­кан си­ңа ми­нем ба­лам­ны мә­ет яны­на алып ке­рер­гә, ди­сә, мин нәр­сә дип әй­тәм?

- Алай дип әйт­мәс­ләр иде ин­де, сез биг­рәк, Ил­сур Ту­фа­но­вич…

- …

- Җом­га көн­не Ра­дик­ны чит­кә ча­кы­рып алып сөй­ләш­кән­сез икән.

- Бу ми­нем ту­ры­дан-ту­ры бу­ры­чым, мин бө­тен ба­ла­лар бе­лән дә сөй­лә­шәм. Ни өчен икәү ге­нә ка­лып сөй­ләш­кән­не мин сез­гә те­ле­фон­нан әй­тә ал­мыйм. Сөй­лә­шер өчен зур сә­бәп бар иде. Сөй­лә­шү бе­лән сөй­лә­шү ара­сын­да аер­ма бар. Ке­ше­нең үз-үзен то­ты­шын­нан аның нин­ди тон­да сөй­ләш­кә­не кү­ре­нә: су­га­мы ул, ти­бә­ме, кыч­кы­ра­мы, бу­а­мы, әл­лә ты­ныч кы­на сөй­лә­шә­ме.

- Шул ук көн­не өе­нә шал­ты­ра­тып, хә­лен дә со­раш­кан­сыз икән.

- Те­ле­фо­ным­ны алып, та­гын кай­лар­га шал­ты­рат­ка­ным­ны бе­ле­шә ала­сыз, мин рөх­сәт би­рәм. Кө­рәш тү­гә­рә­ге баш­лан­ды, Ра­дик бе­лән эне­се кү­рен­мә­де. Шу­ңа кү­рә, нәр­сә бул­ды икән, дип шал­ты­рат­тым. Ул көн­не кил­мә­гән ба­ла­лар­ның ба­ры­сы­на да шал­ты­рат­тым, па­жа­лыс­ты, тик­ше­ре­гез те­ле­фо­ным­ны. Бәл­ки, аны ка­ра­ган­нан соң сез со­рау­ны баш­ка­ча би­рер­сез.

Ра­дик бе­лән бул­ган хәл укыту­чы­лар­га да көч­ле тәэ­сир ит­кән, бик авыр кичергәннәр. Ил­сур Ту­фа­но­вич­ның да бор­чы­луы та­вы­шы­на чык­кан иде. Шу­ңа кү­рә җа­вапла­рын­да аң­ла­шы­лып бет­ми тор­ган җөм­лә­ләр бу­луы га­җәп тә тү­гел­дер. Алар­га бәя би­рер­гә алын­мый­быз, уку­чы хө­ке­ме­нә кал­ды­ра­быз.

Кук­ма­ра мә­га­риф ида­рә­се җи­тәк­че­се Ро­берт Ман­су­ров бе­лән дә сөй­ләш­тек. «Ә­ле­гә тик­ше­рү ба­ра, шу­ңа кү­рә бер­нәр­сә дә әй­тә ал­мый­быз. Ра­йон­да мон­дый хәл бе­рен­че тап­кыр, ба­ры­быз да шок ха­лә­тен­дә», - ди­де ул. Шу­лай да Олы­яз мәк­тә­бе мө­гал­лим­нә­рен мак­тап алыр­га өл­гер­де: «Баш­ка уку­чы­лар бе­лән бер­рәт­тән, бу уку­чы­га (Ра­дик­ка) да ди­рек­тор да, укы­ту­чы­лар да ях­шы мөнәсәбәттә бул­ган. Мәк­тәп ди­рек­то­ры да - бик тәҗ­ри­бә­ле, тәр­бия эш­лә­ре бу­ен­ча урын­ба­сар да ир-ат, ул аны үз ма­ши­на­сы­на утыр­тып ярыш­лар­га йөрт­те. Үз ба­ла­ла­ры ке­бек кү­рә тор­ган ке­ше­ләр алар. Ра­дик ту­рын­да бер­нин­ди тис­кә­ре фи­кер әйт­ми­чә, ин­ди­ви­ду­аль рә­веш­тә эш­ләп йөр­де­ләр. Ан­нан соң бу хәл (кул са­лу оч­ра­гы) мәк­тәп­тә тү­гел, баш­ка җир­дә бул­ган бит».

P.S. Без бу те­ма­га та­гын әй­лә­неп кай­тыр­быз әле. Ди­рек­тор Го­мәр Ха­җи­ев бе­лән сөй­лә­шә­се, мә­га­риф һәм Фән ми­нистр­лы­гын­нан шә­рех­лә­мә ала­сы һәм тик­ше­рү ба­ры­шын­да ни­ләр ачык­ла­на­сын кө­тә­се­без бар. Бу ва­кый­га­га бо­лай гы­на нок­та ку­ел­мас ке­бек. Гөл­чә­чәк ха­ным үзе дә: «А­хы­ры­на ка­дәр йө­реп бе­те­рәм», - ди. Ка­зан­да­гы «Ак­цент» хо­кук як­лау төр­ке­ме дә элем­тә­гә кер­гән алар бе­лән. «П­ро­ку­ра­ту­ра­га һәм тик­ше­рү ко­ми­те­ты­на мө­рә­җә­гать юл­ла­дык, ба­ла­га мәк­тәп­тә ба­сым ясал­ган бу­лу их­ти­мал­лы­гын да тик­ше­рү­лә­рен со­ра­дык», - ди төр­кем җи­тәк­че­се Бу­лат Мө­хәм­мәт­җа­нов. Ә Насрт­ди­нов­лар авыл фельд­ше­ры­на, хәл бе­лер­гә кил­гән бө­тен ке­ше­гә, ак­ча җы­е­шып, Ра­дик­ның ка­бе­ре­нә чар­ду­ган ку­яр­га җы­ен­ган класс­таш­ла­ры­на рәх­мәт бел­де­рә.

«БГ» редакциясе Ра­дикның якыннарының кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә сезгә сабырлык бирсен. Бу язманы укып, гыйбрәт алсак, балаларыбызга игътибарлырак булсак иде.

Реклама

Чыганак: http://beznen.ru/basma/2016-16/chukinip-kitsen-ukuin-dimegenbez/

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: