Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чуракай мәктәбен тәмамлаган укучылар 51 елдан соң очраштык

51 ел сизелми дә үтеп киткән, ә күңел һаман да 18дә. Безне, 1970 елгы чыгарылыш укучыларын, туган мәктәбебез кабат үзенә җыйды. Чуракай урта мәктәбен тәмамлаганга – 51, соңгы очрашуны үткәргәнгә 31 ел узган. Рима ЗАКИРОВА

Бергә укыган яшьтәшләрнең ярты гасырдан соң очрашуы зур вакыйга, бер бәйрәм булды. Дистә еллар үткәч, сыйныфташларың белән бергә җыелу, аларның исән-саулыкларын белү, сау-сәламәт булып, әлеге чарага килә алу – үзе зур бәхет түгелмени? 
Кайчан гына әле тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап, белем иленә аяк бастык та, кайчан гына, канатларын җилпеп очкан кыр казлары кебек, чит җирләргә таралыштык. Су агышы сыман, гомерләр үтә дә китә икән ул. 
Гомер узган саен, үткәннәргә дә ешрак борылып карыйсың. Еракта калган балачакка кайтып, сыйныфташлар белән очрашу, күрешү, сөйләшү теләге арта. Әйе, кеше гомерендә онытылмас мизгелләр күп була, шуларның берсе – мәктәп еллары хатирәләре. 
51 ел гомер кеше өчен аз түгел, әле шуңа 17-18 яшьне өстәсәң, 70кә якынайган әби-бабайлар без. Шул еллар эчендә күпме генә вакыйгалар булмаган да, кемнәр генә бакыйлыкка күчмәгән. Чуракай урта мәктәбен 1970 елда 53 егет һәм кыз тәмамлаган идек. Хәзер инде 13 яшьтәшебез арабызда юк. 
Без яңа мәктәпнең икенче чыгарылышы булдык. Укытучыларыбыз – Флүн абый, Әнүзә апа, Фәндәлия апа, Гөлшат апа, мәктәп директоры Мөдәррис абый – алар әле исәннәр. Өйләренә барып, күрешеп, рәхмәтебезне җиткереп килдек. 
Мәктәп, аның хәзерге директорының укыту эшләре буенча урынбасары Рәвия Җәмигънур кызы безне бик җылы каршы алды. Сыйныфыбызга кереп, үзебез укыган урыннарга утыргач, сыйныфташлар янда булгач, бер-бер артлы күңел капчыклары чишелде, телләр бертуктаусыз чыңлап торды. Әйтерсең, кыңгыраулы балачакка кайтып төштек... 
Мәктәптә оештырылган “Авылым тарихы” музее истәлекләрне тагын да яңартып җибәрде. Пионерия, комсомол чорындагы парта-урындыклар, укучы формалары кигән манекеннар күңелләрне җилкендерде. Элекке авыл өе мохите, акшарланган мич янында табагач тотып торган, бәби итәкле татар әбие дә әнкәй-әткәйләр исән вакытларны искә төшерде. Шул чорга алып кайтты. 
Музей һәркемнең күңеленә хуш килде. Үзебез дә экспонатлар калдырдык. Укыган вакытта комсомол оешмасы җитәкчесе булган Гыйздулла Исламов мәктәп елларындагы комсомол оешмасының планнарын, җыелыш дәфтәрләрен тапшырды. Васил Вахитов исә полиция тормышын чагылдырган “Иминлек сагында” дигән китабын бүләк итте. 
Мәктәбебез яңара, замана белән бергә атлый. Һаман да яшь буынга белем бирә, үзенең төп бурычын үти – балаларны олы юлга әзерли. Арабыздан күпме сыйныфташларыбыз җәмгыятькә файдалы шәхесләр булдылар. Шулардан Дилара Шәйхәйдәрова һәм Риф Шәймәрдәнов туган мәктәбебездә белем-тәрбия бирделәр. Арабызда ике милиция майоры да бар – Васил Вахитов һәм Гыйздулла Исламов. Васил хәзерге вакытта да полиция ветераннар советы рәисе булып эшли. Факия Фәррахова – Татарстанның атказанган төзүчесе, Суфия Миркасыймова – Башкортстанның атказанган медицина хезмәткәре. Шулай ук игелекле шәфкать туташлары, хисапчы-икътисадчылар, тегүчеләр, пешекчеләр – барлык һөнәр иләре дә бар. Аллаһның рәхмәте белән барыбыз да гаиләле, балаларыбыз, оныкларыбыз, хәтта оныкчыкларыбыз булган дәү әти, дәү әни статусына ия кешеләр. Менә шунысы тагын да зуррак бәхеттер. 
Очрашу Байсар кафесында дәвам итте, җыр-бию белән аралашып барды. Үзебезнең арадан моң ияләре Рәхидә Солтанова, Фиразия Галиева, Суфия Миркасыймова яшьлегебез җырларын искә төшерделәр. Җитмешенче еллар аһәңен яңгыраттылар, яшьлегебезгә алып кайттылар. Түгәрәк өстәл артында, сыйныфташларыбызның гаилә, тормыш юлы белән танышып хәбәрдар булдык, үзара фикерләшеп, канәгать булып, шөкер итеп яшәүне һәммәбезгә дә теләдек. Сөйләшеп сүзләребез бетмәде, бик күңелле ял иттек. Әлеге кабатланмас, бәһасез очрашуны оештырган Васил Вахитов һәм Рима Закировага зур рәхмәтебезне җиткердек. 
Сыйныфташлар белән очрашу җылы, тәэсирле үтте, күңелдә яхшы эзләр, тагы да матур хатирәләр калдырды. Әлеге очрашудан ямь, яшәү дәрте алып таралыштык. Истәлеккә фотога төштек. Алдагы елларда безне гомер сукмакларында ни көтә? Ни көтсә дә, хәерле вакыйгалар гына булып, туган мәктәбебездә кабат очрашулар насыйп итсен.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев