Актаныш

Чын җир улы ул

Тормышта нинди генә авырлыклар күрсәләр дә, югалып калмый, үз юлларын табып, шуннан матур гомер юлы үтә сугыш чоры балалары. Кыенлыклар, ачлык, михнәт, газаплар аларны чыныктыра. Киртәләрне җиңәргә өйрәтә. 14 март көнне үзенең 80 яшен тутырган Гарифҗан абый Хөсәеновның да башыннан кичкән алар. Сугыш чоры балаларының күбесен бер хис берләштерә: алар...

Тормышта нинди генә авырлыклар күрсәләр дә, югалып калмый, үз юлларын табып, шуннан матур гомер юлы үтә сугыш чоры балалары. Кыенлыклар, ачлык, михнәт, газаплар аларны чыныктыра. Киртәләрне җиңәргә өйрәтә.
14 март көнне үзенең 80 яшен тутырган Гарифҗан абый Хөсәеновның да башыннан кичкән алар.
Сугыш чоры балаларының күбесен бер хис берләштерә: алар бик яшьли әтисез калып, әниләре белән генә үсәләр. Әтисе Хөснимәрдән абыйны сугышка алганда Гарифҗан абыйга да дүрт яшь ярым гына була. Шулай булса да, әтинең киткәнен хәтерлим, ди ул. Әтисенең хатларын әнисе кычкырып укыганда тыңлап торуларын да белә.
- Бер аяк - тубыктан, икенчесе бот төбеннән яраланды, дип килгән иде соңгы хаты. Шуннан соң хәбәре булмады, - ди.
Туган авылы Иске Сәфәрдә 7 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, алга таба укырга мөмкинлеге булмый егетнең. Аз булса да әнисе Мөнәвәрәгә ярдәм булыр дип, колхозда төрле эштә эшли башлый. 1952 елда инде сабанчы булып урнаша. Аның вазифасы тракторга тагылган сабан, культиваторның тирәнлеген көйләү, аларны чүптән арындырудан гыйбарәт була. Тракторда күпчелек хатын-кызлар эшләгәнлектән, аңа трактор да иярләргә туры килә. Техникага тартылганын күреп, 1954 елда үзен Байсар авылындагы МТСка комбайнчыга укырга җибәрәләр. Аннан кайткач, дүрт егетне комбайнчы ярдәмчесе итеп билгелиләр. Гарифҗан абый Гыйлемҗан абый Гыйбадуллинга беркетелә.
- Гыйлемҗан абыйда шактый иске, бер тапкыр да планны үти алмаган комбайн иде. Иң авыры, буем кечкенә һәм ябык булганлыктан, комбайнны кабызу. Гыйлемҗан абый аны кабызып бирә дә, мин иярли идем. Шул рәвешле комбайнны бик яхшы итеп өйрәндем, - дип хатирәләрен яңарта әңгәмәдәшем. Куйган планны үтәп чыга алар. Кышларын исә Чаллыга урман кисәргә җибәрәләр. Анда җәяүләп баруларын, кискән утыннарын ат белән тимер юл станциясенә ташуларын язсаң, үзе бер китап булыр иде. 1956 елда ул трактор бригадасы бригадиры Госсам Фәрхетдиновтан үзен учетчы ярдәмчесе итеп куюларын сорый. Егетнең тырышып эшләвен күреп торган бригадир риза була. Ул вакытта учетчы булып эшләгән Әбүдәр Шәрипҗанов белән иртән дә, кич тә тракторчыларның, комбайнчыларның эшләгән эшләрен үлчи алар. Тракторлар да, комбайннар да бик күп һәм алар ике сменада эшлиләр. Һәрберсенең күпме ягулык тотканын исәпләргә, планны үтәүләрен карарга, эшләгән мәйданнарын исәпләп, 10 көн саен Байсарга барып хисап тапшырырга кирәк. Хезмәте тынгысыз булса да, Гарифҗан абый аны яратып башкара. Аннан армия сафларына алына. Ил алдындагы бурычын намус белән үтәп кайтуга аны шактый гына яңалыклар каршы ала. Байсардагы МТС таралган. Тракторларны, комбайннарны авылларга бүлеп биргәннәр. Иске Сәфәргә Кадермәт авылы да кушылган була. "Октябрьнең 12 еллыгы" колхозында өч бригада ясаганнар. Гарифҗан абый армиягә киткәнче башкарган хезмәтен дәвам итә. 1959 елда аны Иске Сәфәрдәге бер бригадага бригадир ярдәмчесе итеп куялар. Язгы чәчүләр тәмамлангач, хуҗалык мөдире итеп билгелиләр. Биш ел шул вазифаны башкара. Шул ук вакытта кичке мәктәптә дә укуын дәвам итә. Урта белем ала.
1965 елда исә Калинин бүлекчәсендәге техник ярдәм күрсәтү станциясенә көйләүче мастер булып эшкә керә.
- Техниканы яхшы белгәч, эшкә кереп китү авыр булмады, - ди Гарифҗан абый. - Соңыннан инженер итеп билгеләделәр. Барлык тракторлар, комбайннар, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау, көйләү безнең вазифага керә иде.
1969 елга тикле шушында хезмәт куйгач, Гарифҗан абый Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономнар әзерли торган факультетына көндезге бүлеккә укырга керә.
1963 елда авылдашы Альбина апа белән гаилә корып, инде бер-бер артлы өч балалары дөньяга килгән булса да, белем алу теләге бик көчле була аның. Альбинасы да каршы килми.
- 1973 елда авылга гамәли күнекмәгә кайттым. Колхоз рәисе итеп Марс Шәвәлиевне куйганнар иде. Мине культуралы көтүлеккә беркеттеләр. Алма-Ата ягындагы басуга су сиптерәбез. Яшелчә ягына "Волжанка" кайтардылар. Ашлама кертәбез. Су сиптерү агрегатын тракторга тагып йөртәбез. Тракторны еш кына башка эшкә алалар. Нишләргә белмим. Шуннан ул агрегатны комбайнга тага торган итеп ясадык. Эшкә катнашмаган комбайнга шуны тагып, басуга су сиптердек. Печәннең беренче катын чабып малларга ашаттылар. Үләннең икенче каты тагын да яхшырак булып үсте, - дип искә ала ул.
Үз хезмәтенең бушка китмәвенә сөенеп бетә алмый егет. Семинар арты семинар уздыралар. Әлеге басуны башкаларга үрнәк итеп күрсәтәләр. Татарстан Республикасы Мелиорация министрлыгыннан аңа истәлек сәгать тә җибәрәләр. Колхозга шактый гына күләмдә премия кайта. Аннан әлеге басуда хезмәт куючыларга да өлеш чыгаралар. Укуын тәмамлап, диплом алып кайткач та Гарифҗан абый шул хезмәтен дәвам итә - агроном-сугаручы була. Икенче елны аны җирлекнең партия оешмасы секретаре итеп куялар. Биш ел әлеге вазифаны башкаргач, сәламәтлеге какшау сәбәпле, Гарифҗан абый үзен бу вазифадан азат итүләрен сорый. Шуннан колхозның профсоюз комитетын җитәкли башлый.Биш мәртәбә - авыл, бер тапкыр район Советы депутаты булып сайлана.
1986 елда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә баш җир төзү инженеры итеп чакыралар аны. Туган авылыннан кубарылып китү бик җиңел булмаса да, Гарифҗан абый каршы килми. 1991 елдан җир ресурслары һәм җир реформасы комитеты җитәкчесе була. Төп байлык булган җирне хуҗаларына бүлеп бирү, рәсмиләштерү буенча бик күп хезмәт башкара. Сөн елгасының агымын Яңа Байсар, Аккүз, Меңнәр һәм Кәзкәй янында турайту, Актанышта ике тирән чокырның җимергеч көчен туктатып, сөзәкләп күмү проектларын эшләттерә. Чалманарат авылы өчен дә шул гамәлне башкара. Самолет ярдәмендә районның төгәл җир картасы эшләнә. 12 мең гектар сазлы, комлы, таулы урыннар сөрү җиреннән чыгарылып, күпьеллык үләннәр чәчелеп, көтүлеккә әйләндерелә.
Әлеге җаваплы урындагы хезмәтләре нәтиҗәсез калмый аның. 2001 елда "Россиянең мактаулы җир төзүчесе" дигән билгегә ия була. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Дәүләт агросәнәгать комитеты, профсоюзларның өлкә советы президиумы, Җир ресурслары һәм җир реформасы дәүләт комитетының, район хакимиятенең Мактау кәгазьләре, ТР Президенты аппаратының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше Альбина апа белән ике кыз, өч ул тәрбияләп үстерә алар. Кызганыч, Ленарисларының гомере кыска була. Калган барлык балаларының да инде үз гаиләләре, тормышта үз урыннары бар. Гөлүсә белән Альбертлары -Казанда, Динар Чаллыда яши. Гарифҗан абый бүгенге көндә кызы Резеда тәрбиясендә гомер кичерә. Моннан дүрт ел элек Альбинасын югалту хәсрәте иңнәрен басса да, балалары, оныклары хакына үзендә яшәүгә көч таба ул. Шулар бәхетенә сөенеп гомер итә. Киләчәктә дә сәламәтлек белән, якыннарыгызның хөрмәтен, күңел җылысын тоеп яшәргә язсын, Гарифҗан абый.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: