Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чын коммунист

Район газетасының актив хәбәрчесе Индус Хамматуллин - коммунистлар партиясенә тугрылык саклап, аның идеяләрен алга сөрүче, үз фикерле, тынгысыз райондашыбыз. Аның партия стажы - 58 ел. Үзенә 81 яшь. Индус Хамматуллин: "Электән минем язмаларны яратып укыйлар иде. Хәзер дә әйтәсе килгән фикерләрем бик күп, тик хәтер үземнән алданрак картая. Шулай да...

Район газетасының актив хәбәрчесе Индус Хамматуллин - коммунистлар партиясенә тугрылык саклап, аның идеяләрен алга сөрүче, үз фикерле, тынгысыз райондашыбыз. Аның партия стажы - 58 ел. Үзенә 81 яшь. Индус Хамматуллин: "Электән минем язмаларны яратып укыйлар иде. Хәзер дә әйтәсе килгән фикерләрем бик күп, тик хәтер үземнән алданрак картая. Шулай да кулымнан каләмне төшермим, халык мәнфәгатьләрен яклап язасы сүзләрем күп әле", - диде.
Индус Хамматуллин партиягә армиядә хезмәт иткәндә алынган.
- Шуннан бирле аннан чыкканым юк. Илдә партия таркатылганнан соң, 1993 елның мартында районда партияне яңадан оештырдым. 20 ел эшләдем бу вазифада. Безнең районда миннән соң Сәгыйть Мансуров булды, ә быелдан башлап Мөнир Гомәров җитәкли.
- Актанышта коммунист-лидерлар кемнәр алар? Сезнең утырышлар кайда һәм ничек уздырыла?
- Бюро составында: Мөнир Гомәров, Рәеф Сәгъбиев, Клим Имамов, Марсель Харисов һәм мин. Госстрах бинасында бер бүлмәбез бар. Айга бер тапкыр җыелабыз. Ил эчендәге вакыйгалар, КПРФның эшчәнлеге турында фикер алышабыз. Утырыш карарларын Казанга җибәрәбез. Шушы атнадан башлап көн саен кизү торырга исәплибез.
- Партиягә мөрәҗәгать итүчеләрне нинди мәсьәләләр борчый?
- Безгә килүчеләр, гадәттә, илдәге кыйммәтчелеккә, акчасызлыкка зарланалар. Телевизор агрессивлыкка өйрәтә, диләр.
- Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстандагы республика бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов Актанышка килгәндә нинди мәсьәләләрне күтәрәсез?
- Хафиз Миргалимов Актанышка соңгы тапкыр быел март аенда килде. Партия эчендәге оештыру эшләре каралды.
- Сезнең төп эшчәнлек нәрсәдән гыйбарәт?
- "Правда", "Советская Россия", "Татарстан коммунисты" газеталарын халыкка таратабыз. Бюро әгъзалары, коммунистлар катнашында утырышлар уздырабыз, кабул ителгән карарлар, утырыш беркетмәләре КПРФның Татарстан бүлегенә тапшырыла. Массакүләм чаралардан да читтә калмыйбыз. Шушы арада безнең коммунистлар партиясе волейбол ярышы оештырырга исәпли. Берничә мәртәбә шахмат турниры уздырдык.
- Партиягә керү шартлары элеккечә калдымы?
- Әйе, партиягә кабул итү шартлары элеккечә калды. Гариза, 2 партия әгъзасыннан рекомендация кирәк. Партиягә керүчеләр күп түгел, әмма теләүчеләр күбрәк дип беләм. Узган ел 3 кешене партиягә кабул иттек. Быелга әле 1 генә кандидат теркәлде.
- Компартия билетын кадерләп саклаучы буларак, Сезнең партиягә тугрылык нәрсәгә бәйле?
- Мин үзебезнең коммунистлар партиясен бик яратам, аның идеяләрен хуплыйм. Россия Коммунистлар партиясенең халык мәнфәгатьләрен яклап, нинди законнар тәкъдим итүе, нәрсәләрдә ил һәм республика җитәкчелеге яклы булып, ә нинди мәсьәләләрдә башка фикердә торуы турында да еш уйланам. Чөнки илдәге кайбер җитешсезлекләрне күреп борчылам. Законнар кабул ителгәндә гади халык мәнфәгатьләре искә алынсын иде.
- Иң борчыган проблема?
- Үзәк телевидениене бик нык тәнкыйтьлисем килә, аны карап, агрессорлар тәрбияләнә дип саныйм. Үзәк телевидение бала-чаганы яхшылыкка, әдәп-әхлакка, тәрбиялелеккә өйрәтә дип әйтеп булмый. Яшь буынга үрнәк итеп күрсәтерлек тапшырулар юк диярлек. Ә халыкка дуслык кирәк. Агрессорларны исәпкә алмаганда, бөтен дөнья халкы дуслыкка омтыла. Безнең элекке гербыбыз да шушы дуслыкны чагылдыра иде. Җир шары өстендә урак белән чүкеч халыкның эшчәнлеген, үзара дус, тату яшәвен символлаштыра иде. Мин үзем хәзер ерткыч хайваннарны символлаштыруны өнәп бетермим. Безнең барыбызның да максатлар бер булырга тиеш: киләчәк буынны тәртипле итеп тәрбияләү, барлык дөнья кешеләренең дус-тату яшәүләрен күрү. Шуңа күрә телевизордан алып барылган тапшырулар, күрсәтелгән фильмнар да халыкка тәрбияви йогынты ясарга тиеш.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев