Актаныш

Чын мәхәббәт, 50 ел үтсә дә, суынмый икән

- Еллар үтү белән мәхәббәт суынамы, дисең, кызым. Суынмый ул. Яшьлектә ничек булган, шул килеш кала. Күнегелгән гадәт кенә булса, хатын түгел, күршең кебек була бит инде ул. Менә Бәлкыйсә апаң ел саен Түбән Камага апасына барып, бер-ике атна кунак булып кайта. 2-3 көнен түзәм әле, аннан сагындыра... Мәхәббәтсез яшәү...

- Еллар үтү белән мәхәббәт суынамы, дисең, кызым. Суынмый ул. Яшьлектә ничек булган, шул килеш кала. Күнегелгән гадәт кенә булса, хатын түгел, күршең кебек була бит инде ул. Менә Бәлкыйсә апаң ел саен Түбән Камага апасына барып, бер-ике атна кунак булып кайта. 2-3 көнен түзәм әле, аннан сагындыра... Мәхәббәтсез яшәү була димени? - Шәмсемөхәммәт абыйның сүзләре катгый. Яшьлек мәхәббәтләрен суытмый-бүлгәләми, бөтен, матур, кайнар килеш саклап, 50 ел гомер иткәннәр алар Бәлкыйсә апа белән. Бусагада - алтын туйлары.
Армия сафларында 3 елдан артык хезмәт итеп, туган авылы Солтанголга кайткан Шәмсемөхәммәтне тракторга утырталар.
- Трактор ремонтларга элек безне РТСка җибәрәләр иде. Бер ай шунда ремонтта ятканда Яңа Балтач авылыннан Баһау исемле егет белән якынаеп киттек. Бу - 1966 ел, - дип сөйли Шәмсемөхәммәт абый. - Җәй башында бер көнне ат җиктем дә, шушы егет янына Яңа Балтачка киттем. Сайлау көн иде, мин баруга самавыр куелган, тәбикмәк пешкән. Өстәл янында сөйләшеп утырабыз. Баһауның хатыны Флүрә әйтә: "Әйдә, өйлән, мин сиңа кыз табам", - ди. Без Баһау белән сөйләшеп калдык, ул туп-туры Бәлкыйсәләргә төшеп киткән. Кергән дә, сөйләп-аңлатып биргән. Төшсен, дигәннәр мине. Төштем, барып кердем. Мин - солидный егет, кашыкка салып йотмалы. Әти-әнисе, без риза, үзегез сөйләшегез, диделәр. Бәлкыйсә апаң да бик чибәр - күргәч тә, мин моны алам, беркемгә бирмим, дип кенә уйладым. Бу - якшәмбе көн иде. Пәнҗешәмбе кияү булып килеп, җомга алып кайтып та киттем. Менә шушы өч көн эчендә мин Бәлкыйсәне эләктердем, - дип эчке бер рәхәтлек һәм канәгатьлек белән сөйли Шәмсемөхәммәт абый.
Хәзергедәй зурлап туй үткәрүләр юк. Никах кыз ягында була.
- Безнең никах көненә Бәлкыйсәнең Мөслимә апасының беренче бәбиенә исем кушуны да җайлаганнар. Башта балага Рәмилә дип исем куштылар, Хөррәм баҗай 5әр тиен хәер өләште. Мин аны-моны белмәгәнмендер инде, хәерлек акча әзерләмәгәнмен. Безгә никах укыдылар, нишлим - капкадан чыгып киткәндә балаларга сибәргә дип салган вак тиеннәрем бар иде, шуны таратып-өләшеп чыктым, - дип көлә Шәмсемөхәммәт абый. - Кыңгыраулар таккан, сөлгеләр белән бизәлгән тарантаслы атка утыртып, гармуннар уйнатып алып кайттык без апаңны.
Төп нигезгә килен булып төшкән Бәлкыйсә 29 ел каенанасы Нәгыймә апа белән әниле-кызлы кебек яшиләр.
- Бик тыныч кеше иде, мәрхүмә, бер сүзгә килешкән булмады. Балаларны гел ул карады. Аңа рәхмәттән башка сүзем юк. - Бәлкыйсә апа каенанасына рәхмәтләрен сөйләшүебез барышында кат-кат кабатлады. Гаиләдә бер-бер артлы туган алты бала әбиләрен, үз әниләредәй якын күреп, әнкәй дип үсәләр.
- Әти белән әни иртүк эшкә китәләр, соң гына кайталар. Безне әнкәй үстерде, - ди уллары Фирдәвис. - Әнкәй әти белән әни эштән кайтканчы безне ашатып, чыгарып җибәрә иде - арып кайткач, тыныч кына утырып ашасыннар, ял итсеннәр, дип. Безне ашарга пешерергә дә, кер юарга да, башкасына да ул өйрәтте.
Бәлкыйсә апа гомер буе колхозда терлекчелек тармагында эшли. Шәмсемөхәммәт абый тракторчы-шофер хезмәтенннән соң - бригадир, Чистай техникумын читтән торып тәмамлаганнан соң, колхозда ферма мөдире булып, аннан әле лаеклы ялга чыккач та тагын биш ел эретеп ябыштыручы булып хезмәт куя.
- Җитмәүчелек дигән нәрсә өйдә бик сизелмәде, - ди Шәмсемөхәммәт абый. - Колхоз эшләгәнгә ипикәй бирде, көзен 30-35әр ц икмәк ала идек. Әнкәй иртән көтү киткәнче 6-7 ипи салып өлгертә. Шуңа мохтаҗлык кичермәдек. Ике өй салып чыктык. Мин Бәлкыйсә апаңны бик бәләкәй генә йортка алып төштем. 1969 елда күрше нигездә өй салдык, 1984 елда монысын салып кердек.
Шушы зур йортта икесе генә яшәп ятсалар да, килен-кияүләре белән 6 балалары, 8 оныклары, бер оныкчыклары кайтып кергәндә, иркен бүлмәләр дә кечерәеп кала - өйгә генә сыймыйча, шатлык-сөенеч ташкыны ишегалдына агылып чыга, кайчандыр гөрләп торган, бүген исә нык картайган, хуҗалы йортларга караганда буш ихата-нигезләр күбрәк калган авыл урамнарына тарала...
- Элек авылда яшьләр күп иде. Армиягә улларыбызның дүртесен дә, яшьләр җырлап авыл әйләнеп, зур кичә ясап озаттык. Гаилә корганда да, улларыбызны зурлап өйләндердек, кызларыбызны матур итеп кияүгә бирдек, шөкер. Әниегез белән безнең кебек матур яшәгез, бианай-биатайга сүз әйтмәгез, дип киңәш бирдек. - Шәмсемөхәммәт абый үткән елларны барлап, үкенечләр юк, дип нәтиҗә ясый.
- Безнең балалар басуда гектарлап чөгендер утап, көтү көтеп, эш эшләп үсте. Абзар тутырып маллар асрадык. Шуңадыр, Шамил, Камил, Нәфисә, Фирдәвис, Рәсинә, Фәвис - барысы да ашлы-эшле, үзара бик татулар, безне сөендереп кенә торалар, - дип шөкер итә Бәлкыйсә апа. - Хәзер оныклар үземне әнкәй дип йөртәләр. Бабай белән икебез дә хезмәт ветераны. Эшләгәнебезнең файдасын күрәбез, Аллага шөкер. Тормыш рәхәт - кадерен генә белергә кирәк.
Солтангол авылында гомер кичерүче Бәлкыйсә апа һәм Шәмсемөхәммәт абый Шәймәрдәновларның уртак оя коруларына 16 июнь көнне 50 ел тулды. Ярты гасыр дәвамында бер-берсенең кадерен белеп, ярату хисләрен саклап яшәгән бу күркәм парны сокланып күзәттем мин. Кайгыртучан караш, бер-берсен ярты сүздән үк аңлау, уртак фикерләр... Шулай тигез булып, саулыгыгыз югалтмыйча, тагын озак еллар рәхәт яшәргә язсын әле сезгә!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: