Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Cтудент балалары булган әти-әниләрнең пенсияләре артачак

Әти-әниләр мондый пенсияне бала укып бетергәнче яки аңа 23 яшь тулганчы ала.

Көндезге бүлектә укучы студентларның әти-әниләре картлык һәм инвалидлык буенча югары пенсия алырга мөмкин.

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе буенча Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре аңлатканча, әти-әниләр мондый пенсияне бала укып бетергәнче яки аңа 23 яшь тулганчы ала. Шулай ук балалары чит илдә укыган ата-аналар да мондый пенсиягә дәгъва итә ала.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, укуына бәйсез рәвештә, балигъ булмаган балаларның ата-аналары да югары пенсия алырга мөмкин. Әмма балага 18 яшь тулгач, алар аның югары уку йортында укуы һәм эшкә урнашмавы турында белешмә тәкъдим итәргә тиеш.

Шулай ук эшкә яраксыз гаилә әгъзасын тәрбияләүче кешеләр дә пенсияләрен арттыруга дәгъва итә ала.

«Исәп-хисап Пенсия фонды органына гариза язганнан соң, икенче айның беренче числосыннан башкарыла», — диелә хәбәрдә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев