Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Дамир 100 нче булып туды

1 октябрь көнне район ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә Актанышта (район үзәгендә) 2013 елда дөньяга килгән 100 нче балага-Дамир Вәлиевкә туу турында таныклык тапшырылды. Әтисе Ленар белән әнисе Инзилә 2000 елда яшь гаиләгә нигез корганнар. Дамир гаиләдә икенче бала, аның әле апасы-Арина да бар. Район буенча шушы көнгә кадәр 2013 ел...

1 октябрь көнне район ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә Актанышта (район үзәгендә) 2013 елда дөньяга килгән 100 нче балага-Дамир Вәлиевкә туу турында таныклык тапшырылды. Әтисе Ленар белән әнисе Инзилә 2000 елда яшь гаиләгә нигез корганнар. Дамир гаиләдә икенче бала, аның әле апасы-Арина да бар.
Район буенча шушы көнгә кадәр 2013 ел дәвамында 222 сабый дөньяга аваз салган. Дөрес, әлеге сан узган ел белән чагыштырганда 19га ким. Ел башыннан 180 пар үз мөнәсәбәтләрен закон нигезендә рәсмиләштергән. 2012 елда гаилә корганнарның саны 166 булган. 2012 елда-43, 2013 елда төрле сәбәпләр аркасында 33 гаилә таркалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев