Актаныш

Данлыклы хәбәрчебез

Озакламый район газетасына 80 яшь тулачак. Узган елларда түгәрәк бәйрәмнәр уңаеннан басманың данлы тарихын ачыклауга саллы өлешен керткән мөхтәрәм аксакалыбыз Әмирҗан ага Моталлаповның эзләнүләре, документаль повесте да басылган иде. Аның тырышлыгы белән райондашларның яраткан газетасының беренче саны дөнья күрү вакыты 1932 елның августына туры килүе ачыкланган иде. Көтелгән әлеге вакыйгага...

Озакламый район газетасына 80 яшь тулачак. Узган елларда түгәрәк бәйрәмнәр уңаеннан басманың данлы тарихын ачыклауга саллы өлешен керткән мөхтәрәм аксакалыбыз Әмирҗан ага Моталлаповның эзләнүләре, документаль повесте да басылган иде. Аның тырышлыгы белән райондашларның яраткан газетасының беренче саны дөнья күрү вакыты 1932 елның августына туры килүе ачыкланган иде. Көтелгән әлеге вакыйгага бәйле үткәннәребез, күренекле шәхесләребез турында моңарчы әйтелмәгәннәр турында бүгеннән сүз башлыйсы килә.
Матбугатның һәр төре үзенең хәбәрчеләре белән көчле, чөнки ул аларның ярдәме белән генә көн сулышын, тормышның төрле якларын дөрес яктырта, халык ихтыяҗларын тулырак чагылдыра ала. Бу яктан газетабыз бәхетле, беренче көннәреннән бирле ул күпсанлы андый тынгысыз җаннарга таянып килә. Шул каләм ияләре арасыннан дистәләрчә язучылар, журналистларның үсеп чыгуы исә аның иҗат өчен бәрәкәтле җирлек булуы хакында да ачык сөйли. 1932 елдан басмаханәдә хәреф җыючы булып эшли башлаган, инде мәрхүм Гомәр ага Фәхразыев (1915 - 2003) җирле матбугатның тәүге дуслары турында 1973 елның 17 мартында: "Ул еллар бик үзенчәлекле иде. Хәбәрчеләрне эзәрлекләүләр, кыйнаулар еш булганлыктан, аларның күпчелеге яшерен имза белән эш итте (Ай, Кояшлы, Буранов һәм башкалар)", - дип язып чыккан иде. 1933 елны шул кыюлар сафына Әхкәм Мостафин (1.01. 1881- 18.04. 1956) да килеп кушыла.
Шәйхеләәһкәм (1914 елның февралендә тутырылган "Паспортная книжка"сында исеме шулай язылган) Шәйхелимам улы Бөре өязе Исмаил волосте Сикәлекүл авылында туа. Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укыганда һәм 1918 елдан алып Бөре, Бәләбәй якларында 12 ел укытканда да Әһкәм дип йөртелгән, аннан совет чорындагы гадәт буенча исеме һәм атасының да исеме кыскара, үзгәрә төшкән, шуның аркасында без аны Әхкәм Мостафин дип беләбез. Чыгышы белән Арча ягыннан булган, Казанда яшәүче Мәрьям Заһидулла кызы Насыйрова белән өйләнешәләр.
1918 елның җәйге ял вакытында кәләше белән Казаннан туган якларына ике атна пароходта кайтканда, дөньялар болганып китеп, Казанга кире кайтырга аклардан рөхсәтнамә алсак- кызылларга, алардан алсак, акларга эләгербез дип, шушы төбәктә калалар, Башкортстанда мөгаллимлек итәләр: Әслән, Иске Килем, Шарбаш, 1932 елда Каргалы мәктәпләрендә укыталар. Икесенең дә гомер сукмаклары укытучылыкта үтә. Гаилә башлыгы "Шар" күмәк хуҗалыгын төзүдә дә башлап йөри.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 18 май, 2012 38 (9683) санында

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: