Актаныш

ӘДӘБИ БАЛКЫШ: МЕНӘ, ИЧМАСАМ, МӘХӘББӘТ!

–Син мине чынлап яратасыңмы, җаным?– диеп сорый кыз, егетенә иркәләнеп.

 –Билгеле инде, сорамасаң да ачык аңлашыла торгандыр, мөгаен. Тиздән өйләнешергә сүз дә куештык бит.
–Алайса, нигә  умарта кортларыгыз турыгыздан үткәндә мине чага?
–Аны каян беләсең: әллә безнеке, әллә күршенеке...
–Сезнеке, сезнеке, – ди ашыгып кыз,– бүген тагын сезнең турыдан үтеп барганда берсе килеп бәйләнде дә, менә килеп иренемне чакты. 
–Һы, нишләтим соң аларны, бәйләп куеп булмый кортларны,– дип аклана егет.
     –Ә син егет булсаң,– ди кыз елардай булып,– башта икенче урында йорт сал, машина сатып ал. Аннан соң  тиз генә миңа яучыңны җибәр, яратсаң. Бианай да янымда булмас, яраткан хатыныңны явыз кортларың да чакмас иде. Әледән үк чагып җәфалыйлар бит.
–Яратсаң, андый чагуларга гына түзәр идең, иркәм,– ди егет.
– Белмим шул, түзеп булырмы икән?– ди кыз уйланып.
Бераз вакыттан соң бал кортлары нектар җыйган  болында егетнең икенче бер чибәр белән чәчкә өзеп йөргәнен күрә авылдашлары. «Менә, ичмасам, мәхәббәт,– дип соклана аларга кешеләр.–Кортлар мыжлап тора, ә икесе чәчкә җыя. Чагудан да курыкмыйлар».

       Әгъдәл САФИН.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: