Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӘДӘБИ БАЛКЫШ: Шигърият - нәфис әдәбият!

21 март Халыкара шигърият көне.

                                     Әлеге уңайдан Актаныш үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге “Шигырьләр түшәлгән сукмакта” исеме белән шигъри видеомарафон үткәрде. Марафонның төп максаты буларак классик һәм хәзерге дәвер әдәбиятендәге шагыйрьләрнең иҗатларын өйрәнү, аларны халыкка таныту, туган телгә хөрмәт хисе тәрбияләү, сәнгатьле сүзгә игътибар юнәлтү булган. 

Реклама

                                     Үзәк һәм авыл китапханәләре - чын мәгънәдә мәдәният учаклары, төрле буын укучылары бик ашкынып килә. Әлбәттә, райондашларның мәгълүмати һәм әдәби ихтыяҗларын, сәнгати зәвыкларын үстерүдә -  китапханә директоры Гөлназ Әхмәдишинаның өлеше олуг. Туган ягыбызның танылган шагыйрьләре, районкүләм "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе иҗатчылары белән элемтәләр тыгыз, дуслык күперләре һәрчак ныклы һәм өметле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Район яңалыклары Әдәбият Әдәби балкыш Әдәби кунакханә Шигърият көне Шигърият