Актаныш

ӘДӘБИ БАЛКЫШ: Сәйфетдин карт хәйләсе

Сәйфетдин карт белә, караклар иртәнге якта килүчән.

                           Җәйгә чыкса, авылның шаян малайлары Сәйфетдин картка һич тынгы бирмиләр. Былтыр ихатасыннан ике казы югалды. Тугайга бәйләп куйган атын ычкындырып җибәрделәр. Ике көн эзләгәч кенә табылды: күрше авылдан берәү чит ат барлыгы турында гәзиткә язып чыкты, шуннан барып алды. Бер умартасын төнлә бакчасыннан урлап, елга буена алып төшкәннәр дә, су сибеп, кортларын үтергәннәр. Балын алып ашаганнар. Нигә инде файдалы җан ияләрен шулай юкка чыгарырга? Әти-әниләре тәрбия бирмәгәнгә шундый ул хәзерге яшьләр. Картлар андый хәлне бер дә хәтерләми. Өйгә килеп: “Бал ашыйсы килә, бабакай”, – дип әйбәт кенә сорасалар, Сәйфетдин карт алларына зур савытлар куеп сыйлар иде. Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәт бер дә кызганыч түгел югыйсә. Шаянлыкмы, әллә хулиганлыкмы? Әллә инде юньсезлекме? Мәлгуньнең кем булуы шунда ук сизелде. Төнлә умартаны туздырганда кортлар таралып, аргы як урамдагы Нигъмәй дигән кешенең эшлексез, инде дүртенче дистәсен тутырырга ике генә адым калган, өйләнмичә картайган алкаш малаен чакканнар. Чак-чак үлемнән калган. Тиз арада дәвалап кына коткара алганнар. Җитмәсә, атасы килеп: “Кортларың малайны үтерә язды”, – дип тиргәнеп йөрде. Сәйфетдин карт аңа туп-турысын әйтте: “Кешеләр кебек малны эшләп тапсын. Олыгаеп беткән атасының җилкәсендә ятмасын. Аның кебек чакта без әтиләр белән җир сөрдек, ашлык чәчеп, иген урдык, тугайда печән чаптык. Гаиләбез булды, балалар үстердек, Нигъмәтҗан замандаш. Бер улым авылда, үзең беләсең, эшләп мал таба. Кызым шәһәрдә кешечә яши. Умарта карагын кызганып йөрмә. Үлмәгән икән, терелер. Әгәр балаларга бу хәлне әйтсәм, каракның инәсен исенә төшерерләр иде. Юк, әйтмим. Үч кайтарта торган түгелмен. Бәлки, моннан соң улың үзе акылына килер”.

                           Әллә үзенең башына яхшы уй килде, әллә атасы Нигъмәтҗан нык итеп эшкәрттеме – малае, терелеп чыккач, Сәйфетдиннән килеп гафу үтенде. Авылда “Умарта карагы” дигән исем тагылгач, кешедән оялыптыр инде, читкә чыгып китте. Ә менә яшьрәге – Хисами дигәне һаман да шул иптәшеннән яхшы үрнәк алмаган. Ара-тирә кешеләргә зыян салгалый. Берәүнең сарыкларын күрше районның угрыларына биреп җибәргән. Без капчыкта ятмый – таптылар. Тиешле җәзасын бирделәр. Тавык, казлар да еш югалып тора. Бер ай чамасы элек кенә шул тиктормас куллы, Бүре кушаматлы егет, иптәшләре беләндер инде, Сәйфетдиннең тагын бер умартасын туздырды. Оядан баллы әллә ничә рамны алып киткәннәр. Ярый Сәйфетдин кортларын вакытында буш ояга күчереп, исән-сау алып калды. Шушы хәлдән соң ул каракларны ныклап саклый башлады. Күчле биш умартасы арасына эчләренә мунча ташы тутырып бал кортларыннан бушаган унлап искесен урнаштырды. Менә килеп, тиз-тиз генә баллы ояларны эзләп карасыннар инде. Берсен алып китәрләр, икенчесен. Кортлары да, балы да булмас. Кайсын алырга белми баш ватарлар. Ул арада үзе дә килеп чыгып, иманнарын укытыр. Сәйфетдиннең элек тә хуҗалыгын саклауда яңалыклар уйлап чыгарганы булды. Бер елны кортлы умартасының капкачына җеп бәйләп, аның бер очыннан муенына элмәк ясап куйган иде. Имеш, капкачны ачып, эчен караганда, җеп тартыла да, Сәйфетдин сизеп, каракларны эләктерә. Алай булмый икән. Арып йоклап киткән. Малайлар капкачны читкә куйганнар да, ояны алып киткәннәр. Сәйфетдин җеп тартылуга буылып үлә язды. Ярый, хатыны хырылдау тавышына уянып коткарды. Моннан соң алай итмәс.

                           Бу юлы нык әзерләнде Сәйфетдин. Көндез өйдә йоклады. Төнлә каравылга басты. Урлашырга килеп кенә карасыннар. Янында – ат арбасының иске тәртәсе. Берсе сынса, икенчесе бар. Башларына сукмас, әмма бил-аякларына ару эләгәчәк.

                           Хисами дигәннәре дә булдыксызрак булып чыкты шул. Себер якларына китеп, эшләп тә йөргән иде. Нәрсәсе ярамагандыр, узган ел куып кайтардылар шикелле. Сәмәй, аракы кебек исерткечләрдән аерыла алмый. Каян акча табадыр, көн саен урамда исерек күренә. Йортында да игелек күрсәтми, кешедән бурычка акча алып тора, көндез күләгәдә йоклый, төнлә сунарда диләрме шунда. Законы да әллә ничегрәк бит. Элек, совет заманында, шундый эшлексезләрне көчләп хезмәткә кушалар иде.

                           Сәйфетдин карт белә, караклар иртәнге якта килүчән. Бау муенын кысканда да төн буена саклады. Таң атканда арып йоклап киткәч килгәннәр. Бу юлы яктырмыйча күз дә йоммас. Бүген Хисами алар турын әллә ничә урады. Бакчага да күз ташлаштырды.

                           Сәйфетдиннең шиге дөрескә чыкты. Таң алдыннан ике карачкы койма аркылы бакчага сикереп төште. Менә икәүләп умартага якынлаштылар. Аны тавыш-тынсыз гына күтәреп, койма өстенә куйдылар. Каракларның берсе песи кебек урам якка сикерде дә үрелеп ала башлады. Авыр умартаны кулдан кулга тапшырганда гына Сәйфетдин эчке яктагысының сыртына китереп сукмасынмы! Мунча ташы белән тулы умарта угрының өстенә авып, икесе бергә җиргә тәгәрәделәр. Сәйфетдин ул арада: “Каравыл! Караклар тоттым, караклар!” – дип кычкырып җибәрде. Умарта астындагы карачкы Хисами булып чыкты. Ул башын тоткан килеш торалмый ята иде. Сәйфетдиннең коты очты. Үлмәгәндер бит. Өй ягыннан тагын кемнеңдер болай таба йөгерүе шәйләнде. “Иптәшен коткарырга киләдер, кая аңа кадәр үзем шул явызга тондырыйм әле. Җирдә яткан монысына этем дә булмас”, – дип мыгырдый-мыгырдый Сәйфетдин карачкыга кулындагы агач тәртә белән тондырды. Тегесе киселгән агач кебек аугач, тагын берне бәреп алды. Шуннан, артына борылып, мунча ташы тутырылган умарта астында калган Хисамины эзли башлады. “Үлеп куймасын тагын, бәладан чыкмассың”, – дигән уй башыннан йөгереп үтте. Ләкин каракның эзе суынган иде инде. Урамнан лап-лап атлап йөгергәне генә ишетелеп калды. Җирдә яткан икенче явыз янына килеп: “Кем син. Нишләп урлашып йөрисең?”, – дип, аягы белән җиңелчә тибеп алгач, аның хатын-кыз икәнлеген абайлады. Карак дигәнең Сәйфетдинне коткарырга чыккан хәләле иде...

       Әгъдәл САФИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: