Актаныш

ӘДӘБИ БАЛКЫШ: Умарта (дәвамы - 4)

Авылның икенче башында Энҗебикә улына үгет-нәсихәтне сыек чыбык аша сеңдереп өйрәтмәкче булды. Һичшиксез, сыек чыбыкка торырлык гамәл иде Камилнең кыланмышы.

Әмма Камил ишектән керүгә иң беренче түшәм ярыгыннан сыек чыбыкны тартып алды да сындырып идәнгә атты. Чыбык сыныкларын Бохар тиз арада өстәл астына ташып куйды.
– Әни, дәшмә. Мин нишләгәнемне беләм, – диде Камил. – Син мине әтисез үстердең, ир кеше бул, дидең. Мин җиткән егет инде хәзер.
Улының тәвәккәл сүзләренә каршы әйтерлеге юк иде Энҗебикәнең.
– Улым, – дип, әкрен генә урындыкка утырып сүз башлады әни кеше. – Быел мәктәп бетерәсең. Медальгә барасың. Медаль белән укырга керү җайлырак. Ниндидер юк нәрсә белән шөгыльләнеп, үз язмышыңа үзең аяк чалырсыңмыни?
– Әни, беләсең бит инде, минем максатым – Нәфисәнең серен ачу.
Мостафа кызының исемен ишетүгә, Энҗебикә кайнап чыкты.
– Алланың кашка тәкәсе булды инде шул кыз. Аның әти-әнисе, абыйлары бар, сиңа ниемә кирәк булды ул?
– Бүген мин берни дә әйтә алмыйм. Белмим. Ләкин мин аны
өйрәнәчәкмен.
– Дөньяда өйрәнер нәрсә бетмәгән. – Энҗебикәнең улын ышандырыр дәлилләре бетеп килә, кирелеге генә калган иде.
Чынлыкта бит аның Камиле барыбер көтүче булачакмын, дип юньле- башлы укымый да иде. Нәфисәне бер күрүгә арттан алга әйләндереп куйган кебек булды. Бүген әнә галим булачакмын, дип тора.
– Әни, мин аңа өйләнәчәкмен.
– Нәрсә???
– Өйләнәчәкмен.
– Ничек итеп? Гомер буе әпә булып яшәрсеңмени? – Энҗебикәнең зиһене аяз көн кебек ап-ачык иде.
– Юк, алай яшәмәм. Әпәләнмәс өчен, минем үземә үзгәрергә кирәк. – Шулай диде дә туп-туры итеп әнисенең күзләренә карап тора башлады.
Боларны Камил уйлап әйтмәде. Әнисенең игътибарын читкә юнәлтүе идеме, әллә юри тагын да котыртасы килдеме, әмма теле ни сөйләгәнен колагы ишеткәч кенә аңына килде. Өйләнү турындагы сүзләрен әнисенә уйлап бетерергә калдырып, ул җөмләсенең «үземә үзгәрергә кирәк» дигән өлешен аерып алды. Тел шартлатырлык ачыш ясады ул үзе өчен! Үз ачышына үзе шаккатып торганда, кинәт әнисе кычкырып җибәрде:
– Карама миңа алай иттереп! Шайтан алгыры малай, газиз анаң мин синең! Һәм ишетсен колагың: бу эшеңне туктат! Бүген Зарифә кулына эләктең, алга таба аның күзеннән ычкынырмын димә!Энҗебикә дөрес әйтә: Зарифә белән сак кыланырга кирәк. Камил шулай итте дә. Дөресрәге, үзе атлы бикәнең корбаны булганчыга кадәр.
Авылның сарык көтүе чираты үзләренә җиткәч, Камил таңнан торып көтүгә чыгып китте. Иртәнге биштән көндезге унга кадәр вакытын үткәрә алмый тилмерде. «Имеш, көтүче булачакмын», – дип мыскыллы елмайды ул эченнән генә. Ярый әле көне әйбәт, яңгырлы түгел, кояш кыздыра. Уннарда көтүне күл буена алып килеп эчертеп төякләтергә кирәк иде. Камил сарыкларны шул якка таба борды, тегеләре үлән кетердәтә-кетердәтә борыннарын җиргә төртеп бара башлады. Озакламый килеп тә җиттеләр. Күлнең пеләшләнеп беткән ярына килеп төртелүгә ял итеп алырга вакыт
җиткәнлеген аңлагандай, көтү бер тирәгәрәк укмашып тукталып калды. Камил дә калкурак урын сайлап, кояшка аркасын куеп, җиргә сузылып ятты. Таңнан торуы үзенекен иткән иде, кояш нурлары аркасын җылытып, үзе сарыкларның мыш-мыш сулаганнарын, камышлар арасында ара-тирә бака бакылдаган, үлән арасында чикерткә сайраган тавышларны тыңлап
ятып йоклап та китте. Шул арада төш күрде.

Имеш, ул балачактан ук хыялланганча, чын көтүче икән. Иртә таңнан кичкә кадәр. Көн саен бер көтүче генә булгач, сарыклар аңа ияләшеп беткәннәр. Камил аларга бер генә карап куя, янәсе. Тегеләре шунда ук
нәрсә эшләргә кирәген аңлап үти икән. Үзләре белеп ашап килә, ятып ял итә, тагын ашарга китә. Шулай көннәрдән бер көнне көтүче сарыкларын төякләтеп, коенып чыгарга уйлаган, имеш. Күк йөзе зәп-зәңгәр, тирә-як ямь-яшел, күл өсте көзге кебек шоп-шома икән. Күлнең аръягындагы камышлар да тип-тигез рәт булып үсеп утыра. Камил өс киемнәрен салып, күлгә чумыйм дип тирән итеп сулыш алган гына иде... шулчак камышлар арасыннан йөзеп килгән бер сылу кызны күреп туктап калды. Шундый сәер
итеп йөзә кыз, әйтерсең лә, куллары белән түгел, ә балык кебек койрыгы белән генә ишеп бара. Камилне күргәч, ул туктап калды. Шактый озак карашып тордылар. Гипнозлый, ахры, дип уйлый Камил, үзе бирешмәскә тырыша, карашын кыздан аермакчы була, ләкин ничек кенә тырышса да, барып чыкмый.
– Коткар мине моннан, – ди шулчак кыз. Камил инде үз-үзен аңламыйча суга ташланмакчы була, ләкин шул мизгелдә аягына нәрсәдер уралган кебек абынып егыла. Караса – аякларына елан уралган. Еланны күрүгә ул кыз турында онытып чәбәләнә башлый. Чәбәләнгән саен елан аны ныграк урый, менә инде биленә җитте, кулларына үрмәли. Шулвакыт Камил еланның бугазыннан эләктереп ала. Елан гипнозлый белә, диләр, күзләренә
карамаска кирәк, дигән уйны истә тотып, ул күзләрен чытырдатып йома.

 

«Чәбәләнмә, ул сине коткарырга тели», дигән тавыш ишеткәндәй була. Әллә эчке тавыш шулай дәшәме? Камил инде болар турында иркенләп уйлый алмый, ләкин күлдәге теге кызның юкка чыкканлыгын абайлап кала. Юк ла, теге кыз елан булып уралган икән бит. Ааааааа! Ул инде сул аягын селкетә дә алмый, елан аны хәрәкәтсез итмәкче була. Менә инде ул аягының тез тиңентен сизгерлеген югалтты...Ааааааа! Ул арада елан аның
муеныннан урап алды, туп-туры күзләренә карап тора...
Камил шыбыр тиргә батып уянып китте. Сул аягы үтереп авырта иде. Караса – чыннан да елан уралган. Еланны күрүгә Камилнең йөрәге меңнәрчә тимер кыйпылчыгына вакланып бөтен тәненә таралгандай булды. Һәм төшеннән айнып бетмәгән Камил ни сәбәпледер күлгә борылып карады. Күл өстендә беркем дә юк, ул тип-тигез булып җәйрәп ята. Ә менә елан – чын. Дөрес, төшендә ул күпкә зуррак иде. Каракүлдән ерак түгел генә – тугыз-ун чакрым ераклыктагы Имәнәй авылында туып-үскән булса, елан күрдем дип ул кадәр үк коелып төшмәс иде Камил. Имәнәйдә тузбашлар
урам уртасында кояшта кызынып ята, дип сөйлиләр. Ә менә Каракүлдә бик сирәк кешеләрнең генә аларга юлыкканы бар. Шуңа да Камил үзенең аягына нинди елан уралганын да белми: тузбашмы, кара еланмы? Карасы чага, диләр. Камилнең уянганын сизеп, елан да хәрәкәткә килде, әмма һөҗүмгә ташланмады, ысылдап, егетне өнсез итмәде. Камилнең төшендәге куркуын өнендәгесе алыштырды. Дөресрәге, өн белән төш буталды.
Төшендә аңа кемдер: «Чәбәләнмә, ул сине коткарырга тели», – диде бит. Камил нигәдер төшенә ышанды. Башка чара юк иде. Ул селкенмичә дә, кымшанырга да кыймыйча утыра бирде. Аңа уйларга, белгәннәрен искә төшерергә вакыт кирәк иде. Бәлки әле, алай ук куркыныч янамыйдыр да. Камилнең кинәт торып утыруын сарыклар да күреп алды. Берсе арты берсе гаҗәпләнү билгеләре чыгарып, алар көтүчеләренә карап катты. Ара-тирә бәрәннәренең генә «бә-э-э-э» дип сузганнары ишетелә иде. Бераздан егетнең колагына башка тавышлар да керә башлады: аның йөрәге
кыйпылчыклардан кабат җыелып, хуҗасын бу дөньяга кабат кайтарып килә иде. Әнә, күкне ярып козгын кычкырып үтте. Авыл яклап искән җил тәгәрәп килде дә шыгыр-шыгыр тавышлар чыгарып, камышлар арасына кереп югалды. Кайсыдыр бәрән бәэлдәгән тавыштан куркыпмы, бер бака чулт итеп суга сикерде. Ә елан җай гына Камилнең аягына уралган көйгә ятуында булды. Көтүче егетнең аягы инде оеп, берни сизмәс хәлгә килде, әмма ул куркуын җиңгәнче шактый вакыт узды. Аягын тоемламау
кебек хис тә бик авыр тәэсир итә иде, шуңа да аның куллары үзеннән-үзе еланга үрелде. Башыннан тотып сүтсәм, дөресрәк булыр, дип уйлады ул һәм еланны тамагы турысыннан тотып тарта башлады. Елан шунда ук боҗраларын бушаткандай итте, бераздан бөтенләй йомшарып, сузылып төште. Камил уң аягына торып басты, сулы үтереп сызларга кереште. Әмма аңа игътибар итеп торыр хәл юк иде. Елан бөтен буена сузылганда метрдан артыграк озынлыкта булып чыкты. Карашлар очрашкач, елан телен чыгарып-чыгарып алды, әмма ысылдаган тавышы ишетелмәде. Камил аны җиргә куеп төрә башлады, тегесе каршылык күрсәтмәде. Төреп куйгач, утыз-кырык сантиметр диаметрлы боҗра килеп чыкты. Әле кайчан гына үләмме-каламмы, дип куркуы белән көрәшеп утырган егетнең күзләрендә
җиңү шатлыгы бии иде. Елан белән мавыгып, ул үзе янына кеше килгәнне дә сизмәгән. Тояк тавышына игътибар итеп, башын күтәреп караса, үзеннән егерме адым чамасы гына Зарифә апасын күреп алды. Килеп җитсә, еланны күрәчәк, ә аннан соң... Зарифәгә күрсәтмәү яхшырак икәнен аңласа да, Камил еланның кайсы мизгелдә уянып хәрәкәткә киләсен белми иде, шуңа
күрә дә әллә нинди планнар корырга өлгермәде, бары тик Зарифәгә таба ике-өч адым ясый алды.
– Көтүчеләргә сәлам!
– Исәнме, Зарифәттәй!

 – Буламы?
– Була.
Менә шулай кыска гына сөйләшеп котылмакчы иде Камил. Әмма
Зарифәдән алай гына котылырмын, димә.
– Ферманыкылар бер хәл, авылныкыларга кагыласы булма! Этлекләреңне беләм мин синең, күптән күзәтеп йөрим, – дип кисәтте ул.
– Юк инде, Зарифә апа, кирәге бар, – дип, сер бирмәскә тырышты егет.
– Кая, суың юкмы, тамак кипте, – дип, тегесе китәргә ашыкмавын
белдерде. Камил тал төбендәге сумкасыннан иртә белән әнисе термоска җимешләп ясап җибәргән чәен алырга атлаган гына иде, Зарифә еланны күреп алды. Дөрес, аның нәрсә икәнен танымады әле.
– Бу нинди тәлинкә тагын? – дип сорады ул, түгәрәк тәлинкә булып
йоклап яткан еланга текәлеп карап.
– Әәәә, улмы? Юк, берни дә түгел...
– Кая, монда бир әле, карыйм әле!
– Белмим, монда ята иде ул.
– Малай актыгы, китер монда, дим, Кара күл буенда теләсә нәрсә аунап ятмый! – дип, үз сүзендә торды күпне күргән Зарифә.
Камил аптыраганнан, ни булса, шул булыр, моннан күпме ныграк
яшерергә тырышсаң, шуның кадәр күбрәк бәйләнәчәк, дигән фикер белән еланны боҗра килеш учына алды да тәлинкә кебек итеп Зарифәгә китереп тоттырды. Тегесе кулына юешләнеп торган салкынча «тәлинкә»не кулына алуга чырыйлап кычкырып та җибәрде. Үзен кузгатулары еланга да ошамады, билгеле, ул да кинәт тураеп бер мәл һавада асылынып торды да җиргә егылып төште. Зарифәнең шулай ук күпне күргән аты коты алынып
арт аякларына басты һәм хуҗасын чөеп төшереп, кушаяклап чаба башлады. Сарыклар мондый күренештән кая барып бәрелергә белмичә, берсе өстенә берсе өелде. Зарифә дөпелдәп егылып төшүгә бер мәл тын да ала алмый торды: ул әллә ат өстеннән егылып төшкәнгә гарьләнеп, әллә авыртудан ыңгырашып ята иде. Елан исә күптән инде үлән арасына шуышып кереп, күздән юк булды. Камил генә нишләргә белмичә аптырап калды.
– Кулыңны бир, үлә-ә-әм! – дип сузды Зарифә.
Камилгә җан керде.
– Хәзер, хәзер, Зарифә апа, баса аласыңмы? Берәр җирең сынмадымы?
– Сынмаган җирем юк бугай, – дип зарлана-зарлана Зарифә Камилнең иңенә таянып торып басты. Уфылдаса-ыңгырашса да, хатынның сынган- ниткән җире юк иде.
– Бәхетең, малай актыгы, үзеңне дүрткә бөкли идем.
– Соң, Зарифә апа, минем ни гаебем бар?
– Ә кем гаепле?! – дип акайды тегесе.
– Син үзең, – диде Камил күз дә йоммыйча. – Зарифә апа, кирәкмәгән җиргә үзең күп кысылып йөрисең. Көтүне таратасың хәзер.
Зарифә үзеннән өлкәнрәкләрнең сүзенә колак салгалаштырса да,
яшьрәкләрне бөтенләй санга сукмый. Ни өчендер ул үзен гел хаклы дип өйрәнгән хатын иде. Монда тәрбиясендә ата каешы да татып карамаган маңка малайның аңа каршы дәшеп торуын күргәч, өстәвенә шул малай алдында ат өстеннән мәтәлеп төшеп, егылып та яткач, бөтенләй чыгырыннан чыкты. «Нәрсә дидең?» – дип ажгырып, Камилне изүеннән эләктереп алды. Зарифә
өчен генә бала-чага булып тоелган Камил буй җиткергән пәһлевандай егет иде. Ике куллап килеп ябышкан әлеге олы хатынны бер кулы белән этеп кенә куйды. Тегесенең генә көчсезлеген таныйсы килми иде, итек кунычындагы чыбыркысына тотынды. Камил чыбыркы бавы сызгырып килгән шәпкә очыннан эләктереп алды да хатынны үзенә тартып китерде һәм янә җиргә егып салды.
– Зарифә апа, хәзер үк тынычланмасаң, гипнозлыйм да бөтен эч сереңне алып бетерәм, – дип, бер генә җөмлә әйтте ул хатынга. Тегесе тишек шар кебек шиңеп кенә төште. Яшерер нәрсәләре күп булмаса да, Энҗебикә малае белмәскә тиешле сере бар аның: кайчандыр Камилнең мәрхүм атасы да Зарифәне шулай бер кулы белән генә егып салган иде. Дөрес, ачу белән түгел, назлар өчен. Күл буендагы җиргә дә түгел, ә мунча ләүкәсенә. Энҗебикәнең Зарифәгә ачу саклар сәбәбе булса да, ул боларны берәүгә
дә белгертмәде, эченә йотты. Менә бүген Камил шушыларны белеп алса, Энҗебикә Зарифәнең телен өзеп алып, этенә ашатачак иде. Менә шушылар ирдәүкә хатынның кикриген шиңдерде дә инде.
– Булды, энем, аңладым, җибәр. Монда булган хәлләр миннән чыкмас, синнән дә чыкмасын, – диде ул торып, өстен кагыштырып. Һәм артык сүз әйтеп тормый гына атын эзләргә китеп барды. Арттан караганда, килеш- килбәте белән дә ирләргә охшап барган бу хатын канатларын сөйрәп барган ата казны хәтерләтә иде.
Шулай итеп, Камил туган авылында тулы ирек яулап алды. Аны инде авылда атасыз бала дип, сүз белән дә, мөгамәлә белән дә кимсетүчеләр калмады.
Кечкенәдән әтисе белән әнисе, абыйларының иркә кочагында үссә дә, Нәфисә үзенең авылы барлыгын, ул авылда башка кешеләрнең яшәгәнлеген, хәтта ки өйдәгеләр сөйләшкәннән аларның холык-фигыльләренә кадәр бик яхшы белеп бетергән иде.
– Абый, кешеләр нигә тик торганнан сөйләшмәс булалар? – дип, Илсур абыйсының, Илнурының да башын катырып бетерә иде элегрәк. Тегеләре җаваптан кача. Дөресрәге, сеңелләренә нәрсә дип җавап бирсәләр дә, ялгыш булачагын аңлаганга күрә, дәшми калу ягын карыйлар иде. Нәфисә үзенең ялгызлыгын кайчан аңлагандыр, ләкин көннәрдән бер көнне аның җанында
ниндидер бер ак тап пәйда булды. Ул көннән-көн зурая иде.
Шулай декабрь аенда ук башланып киткән бураннар аркасында авыл халкы капка төпләреннән ары бик кирәкле йомыш булганда гына китеп йөргән көннәр иде. Нәфисә иртән торуга тәрәзәгә килеп капланды: урам тәрәзәсеннән каршы якта яшәүче Миңнегали бабайларның өе күренми дә диярлек. Төне буе улаган буран өй кыегыннан тигезләп, көрт салып киткән, әле дә ябалаклап, тын гына кар явып тора. Нәфисәнең җанындагы теге ак тап урамдагы аклыкка тоташкандай булды. Кыз әтисе белән әнисенең мал
янында, абыйсының мәктәптә булуыннан файдаланып, тиз генә аягына киез каталарын киде, өстенә мамык шәлен бөркәнде дә урамга чыгып йөгерде. Ул башта көлә-көлә, кар көртләрен ера-ера чапты, аннан соң бу аклыкның чиген табасы килеп ашыга башлады, өеннән ераграк киткән саен җанындагы теге ак тап гүя ки тышка чыгар юл тапкандай башта акрын гына саркый, аннан соң ярсып-ярсып ургый башлады. Аның күңелен берьюлы сагыш та, шатлык та биләп алды. Ул инде көлми иде, аның күкрәгеннән нәни кызларга хас булмаганча, улауга охшашлы бер тавыш
чыга иде. Нәфисә чаба-чаба ничек итеп урам башына җиткәнен, бераздан инде авылны да чыгып китүен сизми калды. Кинәт туктап тирә-ягына күз салганда, бөтен тирә-ягы тонык кына аклыктан тора иде. Ул күккә карап бер урында әйләнә башлады. Ул үзе тик тора, дөнья әйләнә кебек тоела. Битенә, керфекләренә, шәле астыннан чыккан чәчләренә тәңкә-тәңкә кар төшә, ә ул аларны сизмичә әйләнә дә әйләнә. Тотынырлык бер тап юк, бөтен дөнья ак кына иде инде хәзер. Ул үзе, үзе шушы аклык эчендә бер нокта
иде. Ул үзенә генә тотына ала иде.

       Чыганак: Казан утлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: