Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӘДӘБИ БАЛКЫШ:Акылга утырттылар...

Бал кортлары тормышын ныклап өйрәнә башласаң, искитәрлек хәлләрнең, маҗараларның шаһиты булуыңны көт тә тор инде. Яшем җитеп, пенсиягә чыгып, умартачылык белән чынлап шөгыльләнә башлагач булды бу вакыйга. Кешегә сөйләсәм, ышанырлык түгел, әмма мондый хәлнең хак булуын яшерми-нитми, түкми-чәчми тасвирлыйм әле.

                             Умартачылар белә: җәй урталарында бал кортларының көчле гаиләләре күч аера. Алар, оядан чыккач, кая кунарга дип бераз һавада уйнап ала да, ошаган агач ботагына яисә берәр куакка барып сыра. Якын-тирәдә җайлы кунакча таба алмасалар, кая очканнарын җилкә кашып карап каласың. Үзләре теләгән якка китә дә бара алар. Ник акырып елап егылмыйсың шунда. Ярый әле соңгы елларда сатуга кортлар игътибарын үзенә җәлеп итә торган хуш исле “Апимил” дигән дару чыгара башладылар. Фанера тактадан күч тоткыч ясыйбыз да шырпы башы кадәр генә шул майны прополислы чүпрәккә сөртеп куябыз. Кортлар шуңа өйрәнә дә, аерылып чыккан күчне шул тирәгә ияртеп килә. Күче читкә очып китү кайгысы бетте умартачының. Башка эше булмаса, шул тирәдә рәхәтләнеп йокы симертсен. Барлык күчләре килә дә тоткычка сыра. Җыеп алырга иренмә генә.

                             Мин дә мондый чакта “Апимил”ны еш кулланам. Анысы ошамаса, тагын да яңасы — “Апирой” дигәне дә сатуда булгалый. Ул тагын да шәбрәк, диләр. Менә шулар мине акылга утыртты да инде.

                             Шулай эссе көннәрнең берсендә, кортларны үзенә җәлеп итә торган майны тоткычларга сөртеп маташканда бик куәтле дип исәпләнүче гаилә гөжли башламасынмы?! Бу тавыш миңа әллә кайчаннан таныш. Димәк, гаилә күч чыгарырга чамалый. Аннан-моннан гына эшне тәмамла­дым да, теге умартадан күзләремне алмыйча бакча коймасына сөялеп, кече йомышымны үтәп алдым. Аннан аера башлаган умартам янына ашыктым. Карт инә белән чыкса, шырпы тартмасына кертеп, тоткыч янына илтеп куярга исәп. Шулай тотып, карт инә урынына запастагы яшьне биреп, яңа ояга салганым бар. Бик уңышлы була.

                             Аерылып чыккан кортларым бакчамда бәләкәйрәк болыт кебек матур гына оча. Кая кунарлар икән, теге тоткычкамы, әллә монысынамы? Алар әллә ничә агачка эленгән. Теләсә кайсын сайласыннар. Тик кортларым аларның берсенә дә бармаган кебек. Гел минем янда гына уралалар. Әллә инде үземә сырырга чамалыйлармы? Тегендә тайпылам, мондарак киләм, һич кенә дә артымнан калмыйлар. “Инде башыма гына сырмасыннар, – дип уйлыйм эчемнән генә. – Була андый хәлләр”. Бәләкәй чагымда бертуган абыем Әнвәрнең башына күч сырганын хәтерлим. Абыйны үлемнән чак-чак алып калдык. Матбугат битләрендә сакал урынына бал кортларын сырдырып, искитәрлек мәзәк күрсә­түчеләр хакында да укыган бар. Берничә ел элек “Пчеловодство” журналында бөтен гәүдәсен кортлар кап-кара булып сырган берәүнең фотосурәте басылган иде. Өстендә, башында кортлардан тегелгән махсус кием диярсең. Чакмаганнардыр инде. Чаксалар, түзәлмәс иде. Бәлки, өйрәнгән кортлар булгандыр. Әллә теге кеше корт телен белде микән? Башта әллә нинди уйлар йөгерә. Мин кая барырга белми торам. Чәбәлән­сәм, кортларым ныграк тузына башлый. Тоткыч куелган алмагач янына барып бастым да тынычландым. Ходай язганы булыр. Бәлки, үзләре акылга килеп, агач ботагына кунарлар.

                             Тора-бара алар мине бөтенләй гаҗәпкә калдыра башлады. Кортларым башыма гына түгел, арка-күкрәк тирәсенә дә якын килми, чалба­рымның “магазинына” килеп куна башламасыннармы?! Бу ни эш, анда ни калган аларга? Ярый әле, шөкер, төймәләр түгел, пластмасса замок белән каптырылган. Алар шул урынга сыруларын белде.

                             Менә күч йодрык кадәр булып зурайды. Кортлар туктаусыз килә дә килә. Сорыкортлар да, балныкылар да җыела. Инде зур гына мал чөгендере кадәр булып киттеләр. Ярый әле кече йомышымны үтәгән идем. Түзәм. Кайчан гына җыелып бетәрләр. Баш бутала башлады. Инде егылмасам гына ярар иде. Чагуын берсе дә чакмый, әмма булмас димә. Кыймылдамыйм.

                             Үзем уйланам. Нишләргә була мондый хәлдә? Кузгалырга һич ярамый, күч таралып, чага башлавы бар. Тубалны бот арасына куяр идең, аны өйдән монда кем китерә? Ярый әле теге атнада гына шәһәрдән ялга кайткан кызым кесә телефоны бүләк иткән иде, рәхмәт төшкере. Күч бәләкәйрәк чиләк кадәр булгач, кортлар килү тукталды. Авырлыгыннан чалбар түбәнгә төшә башлаган иде, бер кул белән ыштанны тотып, икенчесе белән күкрәк кесәсеннән телефонны алып, хатынга шалтыраттым:

— Тиз кайт, биш минут срок. Үләм! — дидем дә, сорауларына урын калдырмыйча, телефонны сүндереп, яңадан кесәгә салдым.

Биш минут та үтмәгәндер, хатын күзгә чалынды. Мин агачка сөялеп басып торам, кузгалырлык рәт юк.

— Син кайда? — ди бу ерактан гына.

— Монда кил, — дим. — Эш харап!

Ул якынрак килә, ләкин әлегә берни аңламый. Үзе, “ник вакытсыз чакырдың” дигәндәй, ачулы.

— Нәрсә булды? Исерексеңме әллә? Әйдә, монда кил!

— Баралмыйм, үзең кил, — димен ачу катыш. Үзем бармак белән корт күченә төртеп күрсәтәм. — Кил якын­рак, менә күрәсеңме, карале.

                             Ул һаман күрми, сумкасыннан нидер актара. Аннан келәткә кереп китте. Минем ачу кабара. Кычкырсам, кортлар куркыр. Күпкә түзгәнне, азга чыдарга була инде. Ярый әле хатын озак тормады. Яңадан чыккач, тагын акрын генә дәшәм:

— Кил әле тизрәк.

— Нәрсә кирәк соң? Үзең ни бул­ганын әйтмисең. Эчсәң, буеңа сең­дер, диләрме әле? Мин кереп китәм, чәй әзерлим. Уйнар вакыт түгел. Болай булуыңны белсәм, кайтмый идем.

Ул борыла башлаган иде, мин катырак итеп кычкырдым.

— Тизрәк тубалны китер, юньсез! — дидем, чыгырымнан чыгардай булып.

— Нигә шулкадәр кычкырасың? — ди бу. — Тыныч кына әйтеп буладыр бит. Кая кунды күчең?

— Менә монда, — дидем, бот арасындагы чиләк кадәрле күчкә күрсәтеп. — Киләсеңме, әллә юкмы?

Хатыным, яныма килеп, хәлемне аңлагач, беразга телдән калып, дәшми торды. Аннан күзләренә яшь килде бугай, куллары белән сөртеп алды.

— Әй, җаным, мин аңламадым бит, — диде дә күчне җайлап кына олы тубалга төшерде. Чүпрәген ныклап бәйләгәч кенә мин иркенләп тын алдым, ләкин аякта озак басып тора алмадым, җиргә утырдым.

— Менә бит нинди хәлләр була икән, хатын! Сөйләсәң, кешеләр ышанырлык түгел.

— Ничек болай килеп чыкты соң бу?

                             Мин барын да аңа сөйләдем. Тик башта кортларның чалбар төбемне сарып алуының сәбәпләрен аңлама­сак та, соңыннан сере ачылды. “Апимил”ны тоткычларга ялан кул белән сөрткәндә минем бармакларга да буялгандыр, күрәсең. Ә инде койма буенда хаҗәтемне үтәгәндә кулдан чалбарга да күчкәндер, мөгаен. Кортлар әнә шул иснең каян килүен сизгән, Шундый нәтиҗәгә килдек. Аларга минем чалбарда башка ни калган?

Әгъдәл САФИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев