Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӘДӘБИ БАЛКЫШ:ИМПОРТНЫЙ ДУХИ

– Барысы да шул импортный духидан башланды. Китте бит заманалар кирегә. Кешеләр кая гына барса да, чит ил маркасы төшерелгән әйберләрне карый. Янәсе, үзебезнең илдә гел генә брак әйберләр чыгаралар. Куртка кирәксә, этикеткасына гарәп хәрефләре белән язылганын таба күр, магнитофонның япон сурәтләре төшкәнен алырга тырыш, духи мазарның «лореал Париж» да, фәлән-фәсмәтәнкәен эзлиләр.

                               Кунакка барсаң,  өстәлгә  чыккан чит ил шешәләре этикеткасындагы язуларны күзлек киеп,аз-маз белер-белмәс көйләренә, укырга керешәләр. Быел шулай  хәләлем белән икебезне сеңлем кунакка чакырган иде. Хатыным аның бизәнү әйберләренә күз салды да  «ах» итте. 

 

– Менә бит,– диде ул кулындагы инглиз хәрефләре белән нидер язылган тартманы исни-исни,– кешенең ире үзенең мәхәббәтенә ниләр  бүләк итә ә? Алар яшьләр шул. Мә, син дә күр инде, нәрсә алып биргән, сеңлеңнең ире үзенең сөекле хатынына. Импортный духи–туган көнгә!


                               Ул тартма эчендәге духины тартып чыгарды да миңа  сузды.
 – Син дә мине яратсаң, шундый импортный  духи бүләк итәр идең. Алар тапканны тапмаслык түгелсең бит. Дөньяда юк нәрсә түгелдер ул.


Бу сүзләрне ишеткән сеңлем кухнядан залга килеп чыкты.
 – Алып бир, абыкаем, җиңгәбез аңа гына торырлык. Алып сатарларда ул духи әллә ни кыйммәт түгел. 50 мең сум чамасы гына тора, – дип утка  бензин сипмәсенме!
Ашыбыз аш, чәебез чәй булмады, табын беткәнче сүз шул импортный  әйберләр турында барды. 


 – Ярар, – дидем ниһаять, – җиде кат җир астына төшеп булса да шул импортный духины табармын, инәсе. Һич  тә борчылма. Кеше арасында сине ким итмәм, Аллаһы боерган булса.
                                    
*   *   *
                               Хәзер инде көн саен базарны урыйм. Югалды бит теге  духины сатучы бәндә. Суга батты диярсең.
Инде оныта гына башлаган идем, теге француз духие  көтмәгәндә генә тагын базарда пәйда булды. Мин шунда ук кулыма алдым. Ничек, дисезме? Дусларым бер бәйрәмдә үземә бүләк иттеләр бит. Кайдан алуларын сорадым да йөгердем базарга. Сатучыдан хакын белешеп тормадым, күсәмәсе белән акчаны тоттырдым да, духины кесәмә салдым. Хатын-кызлар бәйрәменә хәләл җефетемә бәхетнең  бетмәс-төкәнмәсен тели-тели бүләк иттем. Хатынымның куанычын күрсәгез иде, баштан ашты. Көзге алдында бизәнә дә  төзәнә,  сөртенә дә буяна. Менә бит әйбәт бүләк нишләтә хатын-кызларны. Бер алдыма, бер артыма чыга.

*   *   *
                               Тик шатлыклы көннәр озакка бармады. Хатыным духины еш кына безгә килә торган ахирәте белән бергә карап, иснәп утырганда кәгазендәге язуларын укып, егылып китә язганнар. Чит ил телен  белер-белмәс көйләренә күзләренә “фаттер” сүзе чалынган. Күреп калганнар да бу ирләргә тәгаенләнгән  (“фатер” инглизчә  әти була, имеш) духи дип аңлаганнар икән безнең хатыннар.
Беркөнне эштән кич кайтуыма  җәмәгатем, якын ахирәте белән каршыма басып,  игәүләпме игәүлиләр икәүләп.    
 –Син нәрсә, картым,– ди хатын, башыма бармагы белән күрсәтеп,– чәчләрең агарып беткәндә дә хатын-кызга нинди духи сайларга кирәклеген белмәдеңме? Үтте бит гомерем шушының белән. Мин аны хөрмәтләп торам тагын. Бүтән хатыннар ирләрен эт итеп хурлаганда да мин сине күкләргә күтәреп мактыйм. Бәйрәм саен искитәрлек бүләкләр алып кайтам. Әй, йәнем, йәнем (ачуы килгәндә ул “йәнем”не ычкындыручан),  утыз елдан артык гомер иттек, әле һаман хатыныңа нәрсә бүләк итәргә икәнен белмисең. Бүләгеңне кире аласыңмы, әллә аны илтеп бирергә  башка берәр ир эзлимме? Духиларны белә торганны? 

                               Әллә ни ачуланышмадык, билгеле. Әмма туры килгән саен шаяртып булса да шул ирләр духиен көн дә сөйлибез.                                                
                                        
*    *    *
                               Бу хәл, ягъни  ярым шаярту, ярым мыскыллау күпмегә сузылыр иде, белмим. Ярый әле Андижаннан ераклабрак килен тиешле кеше кайтып төште безнең якларга. Хатын белән чираттагы әйтешкән чагыбызны тыңлап торган бу. Шуннан безнең янга килде дә тынычландырды.
–Туктагыз әле, апа, французларда духилар Русиядәгечә монысы ирләргә, монысы хатын-кызларга дип чыгарылмый. Анда барысына да бер төрле ясала,– дип арага төште. Аннан духи  савытындагы язуларны укып тәрҗемә итте.– Менә бит ничек ул, бу савытта бөтенләй духи түгел, ә өегездәге туалетыгызның ямьсез-тәмсез исләрен бетерә торган су гына. Килегез, карагыз әле, менә монда “туалеттуе де фатер” дип язылган ич. Исе дә духиныкы түгел ләбаса. Бу базар сатучыларын нишләтсәң дә аз булыр сыман. Акча дигәндә ата-инәсен дә сатып җибәрер.


                               Ну, бу алыпсатарларны, Франциядән туалет исен бетерергә юганда арурак ис килсен өчен сиптерелә торган суны арзан хакка  алып кайталар да искитмәле  югары хак куялар. Ә безнең халык исә аның сыйфатына,    нәрсә өчен кирәклегенә карамыйча, тышындагы язуын да укып тормыйча,  сатучылар сораган хакны бирәләр дә товарны алып китәләр. Кайткач карап, нәрсә сатып алуларын, тикшереп, белгәч үкенәләр дә бит, соң була. Әйдә, шулай кирәк безнең халыкка.  Бер авызы пешсә, икенчегә өреп-суытып авызына кабар. Мин үзем хәзер шулай итәм, башта тышындагы язуын укыйм. Ну, хәзер ни булса да үзебезнең илнекен генә алырмын, Ходай кушса. Хатын тиргәсә гел тиргәсен. Ошамаса, үзенә барып алырга кушармын.

    Әгъдәл САФИН.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев