ӘДӘБИ БАЛКЫШ:Умарта (дәвамы)
Элегрәк балыкка җан рәхәте өчен генә йөрим дип, борчак сиптерә иде ул, хәзер Каракүл балыгын тозлап киптереп сатам дип хыяллана башлаган, ди.
Кармакка тоткан балык кына сатарлык җыелмый шул – кияүгә чыкмыйча калган кызына, өйләнмәгән ике улына да җитәрлек түгел. Күп уйлады бу турыда Хәләф. Малайларымны да ияртсәм, өчебез бер әртил булабыз –
балыкчылар әртиле ачып җибәрәсе булыр, кызны кайткан балыкларны чистартып, эшкәртүгә куярмын – барыбер шәһәргә китеп, кеше буласы юк, кияүгә дә алмыйлар үзен, дип фикер йөртте. Алай-болай эше уң килеп, сату эшен җәелдереп җибәрә алсамы? Яшәп күрсәтәчәк әле ул каракүллеләргә! Җиң сызганып эшләргә иде Аксак Хәләфнең исәбе. Шулай итте дә. План-ниятләрен өйдәгеләре белән бүлешкәч, хатыны йоласына
туры китереп, Габит мулладан хәер-фатиха алырга йөгерде, Хәләф үзе базар кануннарының яңа заман кысаларына ничегрәк сыешуы турында беләсе килеп, аксак аягын җитез-җитез генә сөйрәп, Зиннурга киңәш-табышка китте.
– Кая барасың, әйкәем, кичә генә айныган мулла-мунтагай өшкереп- төчкергәннән генә күлдә балык үрчи, димени? – дип кычкырып калды Хәләф капкадан чыгуга Габитларга таба юыртып алдырып киткән хатыны Тәслимәгә.
– Гомер буе кирегә сукалап яшәдең, туксан тугызлы Зиннур җүнле киңәш бирер, дисеңмени? – дип каршы төште Тәслимә, иренең барыбер аның сүзенә колак салмаячагын белсә дә, әйтми калмас өчен генә.
Габиттан да, Зиннурдан да «Булдырасыз!» дип, киңәш-фатиха алып кайтканда, инде өч дистә ел бергә яшәп, бакчасында үскән бәрәңгенең артып калганын – карбызга, җыелган буш шешәләрне лимонадка алыштырудан кала, бер шырпы да сатып карамаган парның тамырларында сәүдәгәрлек каны кайный иде инде. Мулла Габит дин әһеле буларак түгел, ә кайчандыр үзенең дуамаллыгы белән дан тоткан, һәртөрле маҗараларга баш-аягы белән кереп чума торган кеше буларак бирде киңәшен: «Молодец, Хәләф
туган, кем килен, әйт шуңа, шәп нәрсә уйлап тапкан ирең. Яшьрәк чагым булса, үзем тотыныр идем. Миннән фатиха, диярсең!» Сабантуй аты кебек тантаналы бии-бии атлап, өенә кайтып килгәндә, гөнаһ шомлыгына каршы, Тәслимә каршында әллә каян гына Энҗебикә пәйда булды. Һай, бик вакытсыз очрашты алар нәкъ менә бүген. Элек алар икесе дә алдынгысыер савучы иде. Ярыша-ярыша эшләделәр. Әмма да ләкин Энҗебикәне
уза алганы булмады Тәслимәнең. Әле генә Габит мулланың шифалы догасы белән үзен фәрештә канаты сыйпаган өр-яңа эшкуар хатыны итеп хис итә башлаган Тәслимә каршысында гомерлек көндәшен күргәч, ниһаять, кемлеген күрсәтергә форсат чыгуына куанып, күкрәген тагын да киеребрәк, җилкәләрен тагын да уйнатыбрак, авызын очлайтыбрак:
– Исәнме, Энҗебикә! – дип кычкырып исәнләште. – Уф, котны алдың бит кинәт килеп чыгып! – дип артистланып, читкә сикергәндәй итте. Соңгы араларда чыннан да сихерчегә санап, аны урабрак узарга тырышкан авыл хатыннарының кыланмышларына ияләшсә дә, Энҗебикә югалып калды.
Кем-кем, Тәслимә алай кыланырга тиеш түгел иде бит инде.
– Исән генә әле, Тәслимә! – диде шулай да. Һәм тегесенең тагын нидер әйтергә теләвен күреп:
– Ни эш бетереп йөрисең? – дип сорарга булды.
– Без ни, ахшам вакытында иманыбызны ныгытып, мулла абзыйларның хәер-фатихасын алып йөрибез инде, кайберәүләр кебек кояш баегач, песигә әйләнеп, төнге ауга чыкмыйбыз, – диде Тәслимә, күрәләтә кыерсытырга теләп. «Ахмак» дип уйлады Энҗебикә, ахирәтенең чама югалтуына шаккатып. Кәефе артыгы белән яхшы моның, нидер майтарып йөрүе, ахры, кычкырып исәнләшүе дә, төрттереп сөйләшүе дә бүтән. Димәк, димәк...
Энҗебикә уйларга да өлгермәде, теле белән әйтеп ташлаганны үзе дә соңыннан гына ишетте. Кыяфәтенә юри серлелек биреп, ахирәтен иңеннән кочаклап алды да тегенең колагына: «Теләсәң, эшең уң килеп чыксын өчен сихер ясап бирәм, ахирәт, синең хакка гына», – дип пышылдады.
Тәслимәнең кикриге шунда ук шиңде. Боларның ни эш белән йөргәнен каян белгән бу Энҗебикә, дип аптырады. Халык сөйли дип, ахирәтенең сихерчелегенә ышанмый иде бит әле ул! Әллә кемнәр булырга мөмкин Энҗебикә, хәтта ки абыстай булып, догалар да өйрәнерлеге бар, тик менә сихер-михергә маһирлыгы барыбер ышандырмый: артыгы белән беркатлы иде бит ул. Беләгендә ирләрнеке кебек көч булгангамы, Энҗебикә хәйлә
белән яши белми иде. Тәслимәнең үзенең генә дә ничә тапкырлар тәмле теллеләнеп, кәкре каенга терәткәне булды аны. Шуңа да хатын ни дияргә белмичә, тынып калды.
– Йә, – дип ашыктырды аны отыры кыза барган Энҗебикә, кабыргасына да төртеп алды. – Иртәгә шушы вакытта миңа килерсең, әзерләп куярмын. – Шулай диде дә, ахирәтен эңгер-меңгер уртасында калдырып, кайтып китте.
Тәслимә ире башлаган эш уң килеп чыксын өчен әнә шулай берьюлы Алла белән дә, Иблис белән дә килешү төзеп кайтканда, Зиннурлар өендә хәер-фатиханың башка төрлесе – рациональ орлыклысы уңдырышлы туфракка төшеп яткан иде.
Аксак Хәләф килеп кергәндә, Зиннур Зарифә апасының түр караватында каз йоныннан күпертеп ясалган ястык өстенә кырын ятып, бер күзе белән телевизор карап, икенче күзе белән читтә йөргәндә җыйнап алып кайткан китапларының иң калынын укып ята иде. Зарифә апасы кәҗәләрен савып, кош-кортларын төнгә урнаштырып кергән, мичкә пешәргә бәрәңге тәкәләре төреп тыккан, йон эрләргә кабасын алып утырган гына иде. Бусагада
Хәләфне күргәч, апалы-энеле туганнар аптырап калды, шулай да берсе бер кыяфәтләренә чыгармады. Хәләфнең ни йомыш белән килүен белгәч исә бөтенләй җан керде боларга. Зиннур бу киңәшмәдә үз миссиясен төгәл төшенеп, түгәрәк башы белән Каракүл тарихының яңа битен ачачак әлеге яңалыкның оеткысында эшкуарлык микъдарын исәпләгән арада Зарифә
авылның үткәнендә булган кайбер вакыйгаларны искә төшереп, Хәләфнең ниятен какшамаслык итә торган сүзне әйтте:
– Хәләф, синең Сафа бабаң революциягә кадәр сәүдәгәр булган бит. Безнең бабай Габди карт та аның йомышчысы кебегрәк кушканны эшләп йөргән әле. Габди бабайның: «Сафа мировой кеше иде, берне өч, икене биш итә торган кеше иде», – дигән сүзләре колакка кереп калган. Бәләкәй чакта белдекле кыланып, бабайлар сүзен тыңлап тормый идек шул, күбрәк сөйләтәсе калган да... Авылны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итеп торган.
Мәкәрҗә ярминкәсенә кадәр йөргән кеше булган ул синең бабаң! Әнә, бүгенге ләвкә дә шуныкы бит ул.
Зарифәнең бу сүзләрен ишетүгә Хәләфнең күзләре елтырап куйды.
Кинәт кенә җитдиләнеп, учы белән тезен ышкып алды. Менә бит ничек килеп чыга! Әбисе Җинан карчык аларны: «Улым, кем баласы икәнегезне кешегә әйтмәгез», – дип үстерде. Үзе сандыгындагы укалы камзулын алып кияргә куркып, гомерен көя кисеп бетергән киез бишмәттән үткәрде.
Сафа бабай турында сөйләргә бик яратмый иде. Хәләфнең, дөресен генә әйткәндә, үзенең кем баласы икәнен бик төпченеп торганы булмады, бары тик балачакта аларны ачы хәерчелектә яшәргә мәҗбүр иткән кулак бабасына хәтере калып йөргәнен генә белә. Менә хәзер бабаңның кулак икәнен искә төшереп, нәсел җебен шуннан суза башла инде! Бөтен Каракүл халкы кебек
үк Хәләф тә бер хакыйкатькә инана: дөнья уң белән сулга гына аерылмый, дөнья түгәрәк ул! Һәм менә шушы түгәрәк дөнья тәлинкәсендә әйләнә торгач, Аксак Хәләфнең дә сәгате сукты.
– Болай булгач, синең каныңда ук сәүдәгәрлек бар икән бит. Сәүдәгәрлек кара халык эше түгел инде ул. Аксөякләр белән дин әһелләреннән кала өченче сословие вәкилләре алар. Менә нәрсә, Хәләф абзый! Минемчә, киләчәк аксөякләр кулында да, дин әһелләренекендә дә түгел. Ышанмый аларга халык, чөнки тегеләр булдыра алмыйлар. Нәрсәләре белән ышандырсыннар? Могҗиза күрсәтми торып, ышандырырсың бүген халыкны, бар. Ә могҗиза ул – мал! Киләчәк нәкъ менә сәүдәгәрләр кебек кыю, талантлы кешеләр кулында! Курыкмыйча тотын уйлаган эшеңә – киңәшем шул! Әх, үземнең башыма килмәде! Ярар, эшләрең уң булсын.
Мине дә киңәш-табышчың итеп алырсың, кем әйтмешли, компаньон булырбыз... – диде Зиннур.
Аксак Хәләф рәхмәтләрен әйтеп, кайтырга кузгалганда ук, үзен икенче төрле – эре купец кебек үк булмаса да, һәрхәлдә гади крәстиәнчә түгел инде – итеп хис итә иде. Әле кайчан гына үзе үк исәр кушаматы тагып, мыек чәйни-чәйни Зиннурдан көлеп йөргән иде, хәзер менә аның белән ике куллап күрешкәндә дә, гомер буе кара эш эшләп кәкрәйгән бармакларын турайтырга тырышып маташты ул. Тик менә аягы гына аксак. Кимсенергә бер сәбәп булыр инде, дип эче пошып алды. Анысын Тәслимәсе тәмле
теле белән «төзәтеп» куйды: «Кайсыдыр бер журналда күргәнем бар, купецлар, киресенчә әле, таякка таянып йөри торган булганнар. Сиңа да кул таягы алырбыз. Башына алтын балык сыны да ясатып куярбыз. Безнең «фирменный» знак булыр! Менә сиңа коеп куйган бизнесмен!» – дип, читкәрәк китеп, ике кулы белән биленә таянып, сынап карап торды иренә. Гомер буе яшәгән хәләлен беренче күргәндәй өстән аска, астан өскә күз йөртеп бәяләп чыкканнан соң, эченнән генә «ничава» икән әле бу, дип тә
куйды. «Һы, ниемә кирәк, ди миңа алтын балык! Кара, диген! Каракүлдә беркайчан да балыкның алтыны булмады. Монда кара балык кына була ала!» – дип үзеннән өстәде Хәләф. Каракүлдә «иске яңа» эшкуар-сәүдәгәр әнә шулай туды. Һәм җиң сызганып, дөньяны мөгезеннән алып, эшкә тотынды.
Иң элек теге имән ишекле кибетне үзенә кайтарып алды ул. Зиннурларда «эшкуар» күлмәген киеп кайтканнан соң, тавышы бөердән булмаса да, күкрәк түреннән чыга башлаган Хәләф иртә белән үк килеп, кибет халкына хәбәр җиткерде. Ишекне киереп ачып килеп керде дә нәкъ уртага басып, ике генә сүз әйтте ул: «Бу – минеке!» – диде, таш кибетнең таш идәненә төртеп күрсәтеп. Сатучы Гөлчәчәк лып итеп урындыгына утырды, калганнар күзләрен челт-мелт йомгалап, үз колакларына үзләре ышанмыйча
гәүдәләрен бер аяктан икенче аякка авыштырып тын калдылар. Хәләф тагын бер мәзәк уйлап чыгарган икән дип, тыңларга әзерләнделәр.
– Ничек инде синеке? – дип әйтә алды бераздан Гөлчәчәк, авызы белән һава йотып. Ул инде телевизордан кибет басучылар турында кинолар карап, фантазиясе өчен байтак мәгълүмат туплаган тәҗрибәле сатучы иде. Алай гына да түгел, көтә иде инде ул үзе белән шуның ишерәк берәр төрле хәл килеп чыгуын. Югыйсә көн саен кабатлана торган бертөрлелектән туя да башлаган иде. Хәләф абзыйсының куеныннан уенчык булса да, мылтык
чыгарып, үзенә төбәвен көтте. Ләкин Хәләф бернәрсә дә төбәргә җыенмый иде аңа. Гомумән, ул монда берәү белән дә җәелеп китеп сөйләшергә җыенмый иде. Шуңа да сүзен баскын карак кебек кыска тотты:
– Минем Сафа бабайныкы булган ул. Димәк ки, бу аның мирасы буларак миңа фарыз. Белеп торыгыз, – диде дә сәүдәгәр булу хөрмәтенә каз мае белән майлап кигән кирза итекләрен шыгырдатып чыгып та китте.
Кибет синеке түгел, бирмибез дип тормадылар, тиешле документларын алып килеп күрсәткәч, Хәләф бабасының мирасына хуҗа булып та алды. Гөлчәчәкне кирәгең чыкса, дәшәрмен, әлегә эшчеләрем бар, дип кайтарып
җибәрде, сатуга Тәслимәсен бастырды. Тегесе «бизнесмен хатыны була торып, прилавка артында торырмын менә!» дип, күкрәк киерә башлаган иде, Хәләф аны тиз туктатты: «Мокыт булма инде, әйкәем, син бит прилавканың бу ягында, халык теге ягында. Син түгел, алар синнән сорап килә торган булачак. Күз алдыңа китер: бөтен яңалык синең колак аша үтә, бөтен
товар синең кулда!» – диде. Тәслимәгә властьның бу ягы ошый иде. Кызы Тәнзиләне шәһәрдән кайтартты, малайларына да эш тапты. Дөресрәге, Хәләф ике улы Хәсән һәм Әхсән белән бергәләп, бөтен эшкә бердәй тигез чапты: кәгазь эшләре бер айга сузылды, калганы җайга тиз салынды. Әллә фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килде, әллә Хәләф яңа заман җилләренең кай тарафтан исүен дөрес чамалаган иде – эшләре майлаган
кебек гел уң булды аның. Хәләфнекеләр үзләре балыгын да тота, үзләре эшкәртә дә, үзләре сата да. Кама буена ук урнашкан Җиде утрау авылы урыслары белән балыкка йөрүе бушка китмәгән, Хәләф бу тирәдәге сулыкларның холык-фигылен биш бармагы кебек яттан белә. Кайсында нинди балык, кайчан тотарга була, кайсын ничек итеп тозларга, кайсын киптерергә, кайсын какларга яки ысларга икәнен дә бик яхшы белә. Озак та үтмәде, Каракүлдәге «Карабалык» фирмасының даны бөтен тирә-якка
таралды. Мавыгуының шушы рәвешле табыш чыганагы булып китүенә гаилә башлыгы үзе ышанып та җитә алмый иде әле. Ә менә Тәслимәсе балыкчы иренең көннән-көн күбрәк балык тотуын таләп итеп, кергән керемнең тиенен тиенгә санап бара. Көн саен таң беленгәнче үк уянып, ирен эшкә куа. Хәләф иренми, бары тик моңа кадәр ире балыкка барам, дисә, кара тавыш чыгарган Тәслимәсе үзе хәстәрләп җибәргәч, юньлегә микән соң бу, дигән кебек беркадәр аптырабрак та йөргән иде әле. Тора- бара хатыны белән дә кирегә сукаламыйча гына эшләргә өйрәнде. Тәслимә
исә бик үткер хатын булып чыкты. Каян гына өйрәнеп алган диген, ул шома юлдан тәгәрәгән тәгәрмәч кебек ипле генә барган бизнесларыннан һаман канәгать түгел иде, аңа һаман күбрәк кирәк, тизрәк кирәк иде. Анда комсызлык чире уянган иде. Ә бу чир анда Каракүл хатыннарын уздырып, аларны көнләштереп яшәү теләгеннән килеп чыккан иде. Ул үзе әтиле- әниле булып үссә дә, әтисе эчәргә яратканга, өйләрендә әни сүзе генә закон
иде. Яшьтәшләре арасында да әти дәрәҗәсе белән йөри алмады. Кияүгә дә сайланып түгел, алучы барында чыгыйм әле дип кенә барды. Хәләфнең ыштансыз хәерче икәнен белеп чыкты, өстәвенә булачак ире егет чагында ук эшлим дә байыйм дип түгел, эленке-салынкы гына йөри, җае чыкса, атналар буена кайтмыйча балыкта ята иде. Шулай итеп, ир дәрәҗәсенә дә ирешә алмады. Аның каравы ат кебек сәламәтлегем бар, дөньяны үзем
җигелеп тартырмын дип, тормыш итә башлап, алдынгы савымчылар рәтенә чыккан хатын булды ул үзе. Гомер буе үзе кебек үк сыер сауган Энҗебикәдән көнләште, ире күләгәсендә балда-майда гына йөзеп яшәгән Фатыймага кызыкты. Менә шуларның борынына чиртәсе килә иде аның!
Иренең, малайларының кулыннан эш килсә, Тәслимәнең теленнән килә иде. Ул шулай сөйләнә-сөйләнә, «Карабалык» турында гәҗитләрдә язып чыктылар. Тәслимә инде интервьюлар бирергә дә өйрәнеп бетте. Шулай бервакыт арттырып җибәреп, газета хәбәрчесенә Каракүлдә алтын балык юк, әмма алагаем зур балык бар, менә безнең фирма шуны аулау белән мәшгуль әле, дип ташлады.
Ә зур балык чыннан да бар иде Каракүлдә. Көннәрдән бер көнне төне буе ятьмә куеп йөргәннән соң, җәйнең Сабантуй иртәсе кебек матур бер таңында Камадан кайтышлый Хәләф Каракүлгә туктыйсы итте. Офыкта үзәкләрне өзәрлек матур булып таң атып ята иде. Хәләфнең күңеле нечкәреп китеп, күл буена ук килде дә, атын тугарып, үлән утларга җибәрде, үзе кожанкасын җәеп, яр буена ук килеп утырды. Таң сызылгандагы эңгер- меңгердә Каракүл дегет кебек каракучкылланып, җәйрәп ята. Минут саен
яктыра бара, күл өсте минут саен ачыклана. Ак җеп белән кара җепне аерырлык булып яктырганда, Хәләф күл өстендәге кара сызыкка игътибар итте. Биш-алты метр тирәсе сузылган бу сызык ярга таба шуышкан кебек. Хәләф текәлебрәк, сөзеп-сөзеп күзәтте аны. Теге сызык ярга җитәргә җиде-сигез адым гына калганда, Хәләф аны елан дип белеп, читкә сикерде. Янында гына утлап йөргән ат та хуҗасының кисәк сикерүеннән өркеп, кешнәп җибәрде һәм арткы аякларына басты, аннары кушаяклап чабарга
тотынды. Шул мизгелдә Каракүлдән алагаем олы балык күл өстендә дуга ясап сикерде дә кабат суга кереп чумды. Коты алынган Хәләф өстенә чиләкләп койгандай су бөркелеп калды.
Чыганак: Казан утлары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев