Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Әдәби герой музее” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Республика балалар китапханәсе игълан иткән "Әдәби герой музее" бәйгесенең "Минем яраткан әдәби героем" номинациясе буенча җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. Районкүләм этапта җиңү яулаган Шәйдуллин Гадел, Галләмова Зәлия, Әхмәтова Ленараның (Аккүз) эшләре республикада икенче урынга лаек булдылар, алар республика балалар китапханәсенең һәм "В Контакте" төркемендә кул эшләренә күп тавыш бирү юлы...

Республика балалар китапханәсе игълан иткән "Әдәби герой музее" бәйгесенең "Минем яраткан әдәби героем" номинациясе буенча җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды.
Районкүләм этапта җиңү яулаган Шәйдуллин Гадел, Галләмова Зәлия, Әхмәтова Ленараның (Аккүз) эшләре республикада икенче урынга лаек булдылар, алар республика балалар китапханәсенең һәм "В Контакте" төркемендә кул эшләренә күп тавыш бирү юлы белән тамашачы мәхәббәтен яулаган өчен диплом, истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр. Алар һәм районкүләм уздырылган этапта икенче урын алган Сәлимова Сөмбел (Әнәк авылы), Муллагалиев Айназ (Чәчер авылы) Актаныш үзәк балалар китапханәсенең мактау кәгазьләренә һәм истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Шулай ук, авыл җирлекләрендә әлеге бәйгене оештыруда зур көч куйган, балаларны әзерләгән Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Шәйдуллина Ләйлә, авыл китапханәсе мөдире Галләмова Зөлфирә, Пучы урта мәктәбе укытучысы Муллагалиева Гөлназ Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр.
Бәйгене оештырган Актаныш үзәк балалар китапханәсе Республика балалар китапханәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев