Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Декларация тапшырыгыз!

Салым кодексы нигезендә, һәр салым елы тәмамланганнан соң физик затлар алган керемнәре турында 30 апрельгә кадәр декларация бирергә тиеш. Керем декларациясен шәхси эшмәкәрләр, нотариус, адвокат һәм шәхси эш белән шөгыльләнүчеләрдән тыш, түбәндәге төр керемнәр алган физик затлар тапшырырга тиеш: 3 елдан кимрәк вакыт эчендә шәхси милке булып торган теләсә нинди...

Салым кодексы нигезендә, һәр салым елы тәмамланганнан соң физик затлар алган керемнәре турында 30 апрельгә кадәр декларация бирергә тиеш.
Керем декларациясен шәхси эшмәкәрләр, нотариус, адвокат һәм шәхси эш белән шөгыльләнүчеләрдән тыш, түбәндәге төр керемнәр алган физик затлар тапшырырга тиеш: 3 елдан кимрәк вакыт эчендә шәхси милке булып торган теләсә нинди төр мөлкәт сатудан (йортын, фатирын, хосусыйлаштырган бүлмәсен, автомобиль, мотоциклын); гражданлык-хокукый актлар нигезендә (ягъни килешү нигезендә) керем алучылар, арендага бирүдән керем алучылар (бездә еш очрый торган пай җирләрен арендага бирү, милекне яки торакны арендага бирү); репетиторлар; кара һәм төсле металл тапшырып керем алучылар; акчалата яки әйберләтә бүләк алучылар; төрле оешмаларның Устав капиталында булган өлешләрен сатучылар; салым агентлары (эш бирүче) тарафыннан физик затлар керемнәренә салым тотылмаганда, лотерея яки башка торле уеннарның отышына ия булган очракта һәм чит ил чыганакларыннан керем алган очракта.
Декларацияне тутырырга сезгә www.nalog.ru Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган "Декларация. 2015" программасы ярдәм итәчәк. Шул ук сайтта салым түләүче физик затның шәхси кабинеты аша декларацияне электрон рәвештә тапшырып та була.
Керем декларациясен 30 апрельдән соң тапшырган очракта, Салым кодексының 119нчы маддәсе нигезендә, штраф санкцияләре кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев