Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Демографик хәл мактанырлык түгел

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елның 15 гыйнварында Федераль җыелышка еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Ул иң элек демографик хәлне яхшырту буенча гаиләләргә ярдәмнәрнең арттырылачагын хәбәр итте. Бу хакта 15 гыйнвар көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә райондагы демографик хәлнең торышы, авыр гаиләләр белән эшкә анализ ясауга багышланган 25 форма киңәшмәнең декабрь ае һәм еллык нәтиҗәләренә багышланган җыелышта район башлыгы Энгель Фәттахов та әйтеп узды.

– Демографик ситуацияне яхшырту проблемасы республика гына түгел, ил күләмендә күтәрелгән икән, безнең әлеге җыелышларны шушы форматта уздыру дөрестер. Быелгы елны яхшы нәтиҗәләр белән төгәлләдек дип булмый. Туучылар саны үлүчеләрнекенә караганда шактыйга аз булды, – дип башлады ул сүзен.

Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанованың демографик ситуация белән таныштырган чыгышында да бу ачык күренде.  

Декабрь аенда  11 сабый туган, узган елның шул чорында ул 17 булган. 2018 елда барысы 215 нарасый дөньяга аваз салган булса, 2019 елда 212 бала туган. Декабрьдә  44 кеше бакыйлыкка күчкән, 2018 ел белән чагыштырганда, 4кә күбрәк. 2019 елда вафат булучылар 2018 елга караганда 56га күбрәк булып, 473 булган.  Гаилә коручылар саны да сөендерми. Декабрь аенда язылышучылар саны 2018 елның декабрь аена караганда 7гә азрак булып, 8не тәшкил иткән. Ел буенча 132 гаилә теркәлгән. Бу, 2018 елга караганда, 16га ким. Аерылышучылар исә, 2019 елда 1гә артып, 75 булган. Декабрьдә өч гаилә таркалган, 2018 елның декабрендә 11 пар аерылышкан булган.

Әлеге саннардан күренгәнчә дә, районда демографик ситуация мактанырлык түгел.

– Безнең күзәтүләрдән чыгып,  иң күп бала табучылар 24 яшьтән 29 яшькә тикле. Шушы аралыктагы хатын-кызлар саны артса, балалар саны да артыр иде, – дигән фикерен җиткерде районның баш табибы Айдар Хәев.

Әмма ул хатын-кызларны кайдан табасы икән соң? Әлеге сорау гына җавапсыз кала.

Үлем структурасына тукталсак, беренче урында йөрәк-кан тамыры авыруларыннан вафат булучылар. Икенче урында яман шеш авырулары, өченче урында тышкы сәбәпләр тора. Декабрь аенда эш яшендәге сигез кеше вафат булган. Ел буена эш яшендәге 83 райондашыбызны югалтканбыз. Бу, аз сан түгел.  Эш яшендәгеләрнең үлем сәбәпләренә анализ белән район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев таныштырды. Декабрь аенда вафат булган сигез кешенең медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча берсе метил спирты, берсе этил спирты белән агуланып үлгән. Үз гомерләрен шушы рәвешле харап итү кызганыч, әлбәттә. Айдар Хәевнең эчеп үлгәннәр дигән сүзенә авыл җирлеге башлыклары, алар эчеп йөри торган кешеләр түгел иде, дип каршы да килделәр. Әмма факт факт инде. Урам буйлап эчеп, аунап ятмасалар да, димәк, спиртлы эчемлекләрне кулланганнар. Әле ул метил, этил спиртларын кайдан алганнар, дигән сорау да туа.

– Сугыш вакытында гына шул хәтле кеше кырыла иде. Сугыш  чоры да түгел бит. Бу кадәр кешене югалту үзәкне өзә, – ди район башлыгы.

Ә инде 88 яшьлек кешенең үз-үзенә кул салуы бигрәк аяныч. Гаиләдәге килешмәүчелек нәтиҗәсендә гомереңнең көзендә бу адымга баруны аңлап та, аклап та булмый. Ел эчендә андыйлар саны 15 булган.

Айдар Хәев йөрәк-кан тамыры авырулары белән авыручыларга күрсәтелгән ярдәмнәр хакында да әйтеп узды.

– 2019 елда 26 инфаркт очрагы булды. Бу, 2018 елның шушы чорына караганда 3кә азрак. Шул 26 кешенең 24нә тромболизис ясалды. Йөрәк-кан тамыры авыруларын киметү буенча программа нигезендә 77 кеше коронарографиягә җибәрелде, 9 кешегә шунтирование ясалды, – диде Айдар Хәев.

2019 елда инсульт кичерүчеләр саны 2018 елга караганда 8гә күбрәк булып, 56ны тәшкил иткән. Шуларның 55е дүрт сәгать ярым эчендә Чаллыдагы хастаханәгә илтеп җиткерелгән.

2019 елның июль-декабрь айларына план буенча 2764 кеше диспансерлаштыру үтәргә тиеш булып, 2980 кеше аны үткән. Каралу нәтиҗәләре буенча 369 кешедә беренче тапкыр төрле авырулар ачыкланган. 476 кеше икенче тапкыр каралуга җибәрелгән.

Рәйхан Галимҗанова райондагы авыр,  социаль яктан куркыныч гаиләләр буенча да таныштырып үтте.  Авыр гаиләләрдә  быелның 1 гыйнварына 90 гаиләдә 191 бала тәрбияләнә. Декабрь  аенда Иске Кормаш һәм Иске Байсар җирлекләреннән икешәр балалы ике гаилә исәпкә бастырылган. Узган ел социаль яктан куркыныч гаилә буларак, Чуракай, Татар Ямалысы, Актаныш җирлекләрендә 4 гаилә исәпкә бастырылган, Актанышбаш һәм Чалманарат җирлекләреннән ике гаилә тәртипләре яхшы якка үзгәрү сәбәпле, исәптән төшерелгән. Нәтиҗәдә быел ел башына социаль яктан куркыныч 9 гаилә исәптә булып, аларда 20 бала тәрбияләнә.

Социаль яклау бүлеге аша, социаль килешү нигезендә декабрь аенда Актаныш, Усы Чалманарат җирлекләрендә яшәүче  өч гаиләгә матди ярдәм күрсәтелгән. Ел башыннан андыйлар саны  – 81.

 

Һәр гаилә күз уңында

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия рәисе Ләйсән Нурлыева әлеге юнәлеш буенча ел дәвамында алып барылган эшчәнлек белән таныштырды.

Узган ел комиссиянең 23 утырышы үткәрелгән. Шуларның 8е – киңәйтелгән, 6сы – күчмә. Аларда 40 административ эш һәм күп кенә профилактик мәсьәләләр каралган. Полиция вәкилләре тарафыннан төзелгән 40 эшнең 27се ата-аналарга карата, РФ Административ хокук тәртибе турындагы кодексның 5.35 нче маддәсе буенча, ягъни ата-ананың балага тиешле тәрбия бирмәгәне өчен, 10сы
Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.11 маддәсе буенча, 3се яшүсмерләргә карата кергән
административ эшләр.

Бүгенге көндә районның ведомствоара патронатында 9 гаилә исәптә тора. Аларда 20 бала тәрбияләнә. Исәпкә басуның төп сәбәбе булып, ата-ананың алкогольле эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә балигъ булмаган балаларын тәрбияләүдән, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен кайгыртудан читләшүе тора.  Узган ел балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе карары нигезендә
9 гаилә социаль яктан куркыныч  буларак исәпкә куелган. 8 гаилә тәртипләре яхшы якка үзгәрү сәбәпле, исәптән төшерелгән. Аеруча,  Актанышбаш, Аеш, Уразай, Чалманарат җирлекләрендә уңай динамика күзәтелә, дип билгеләп үтте Ләйсән Нурлыева.

Комиссия рәисе белән берлектә ел дәвамында 125 гаиләдә булып, яшәү шартлары белән танышылган. Аларның проблемалары өйрәнелгән. Кайбер гаиләләрдә кат-кат булырга туры килгән.

Ләйсән Нурлыева яңа ел яллары вакытында да комиссия әгъзалары тарафыннан даими рейдлар үткәрелүен хәбәр итте. Әлеге
рейдлар барышында Кәзкәй, Аеш, Актаныш, Иске Кормаш, Теләкәй, Әтәс, Әлем, Чуракай, Богады, Яхшый, Киров, Актанышбаш, Уразай, Такталачык, Татар Суыксуы җирлекләрендә яшәүче 43 гаиләнең иминлеге тикшерелгән. Шушы рейдлар вакытында теләктәшлек һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен Ләйсән Нурлыева авыл җирлеге башлыкларына рәхмәтен белдерде. Бердәм тырышлык, уяулык нәтиҗәсендә бәла-казалар килеп чыкмаган. Ләкин тынычланырга да ярамый. Чөнки җирлекләргә рейдлар белән чыкканда хафага салучы яңа гаиләләр дә барлыкка килә. Ул гаиләләрне күз уңыннан җибәрмичә, бергәләп эшләү сорала.

 

Олы йөрәклеләр генә булдыра

Районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова бүлекнең еллык эшчәнлеге белән таныштырды.

Районда быелның 1 гыйнварына 25 опекун гаиләсендә – 36, 8 сыендыручы гаиләдә – 29, 44 гаиләдә уллыкка яки кызлыкка алынган 54 бала тәрбияләнә. Гаиләләрдә тәрбияләнүче 65 ятим һәм караучысыз калган бала пособие ала, караучысын югалткан 25 балага пенсия түләнә, 6 бала инвалидлык буенча пенсия алалар.  Тулы ятим балалар саны – 14,
караучысыз калган, социаль ятимнәр саны – 51.

Ел башыннан 5 караучысыз калган бала ачыкланып, 2 ата-ана ике балага карата аналык хокукларыннан чикләнде, 1 ата-ана бер балага карата ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. Биш гаилә караучысыз калган биш баланы үз гаиләләренә тәрбиягә алганнар.

Районда уллыкка яки кызлыкка бала алырга теләгән – 4, сыендыручы гаилә булырга теләгән
1  гаилә исәптә тора. 

Уллыкка алу буенча динамика булмау сәбәбен Рәмилә Закирҗанова уллыкка яки кызлыкка алырга теләгән гаиләләрнең сәламәт һәм кечкенә бала алырга теләвендә дип аңлатты. Бала алырга теләк белдергән гаиләләр иң элек махсус курслар үтәргә тиеш. Әлеге курсларга баргач, кайбер гаиләләрнең фикерләре үзгәрә. Безнең районда да мондый очраклар булган.

Рәмилә Закирҗанова ятимнәрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды. Декабрь аенда ятимнәр өчен махсуслаштырылган фонд чиратына 14 яше тулган
5 бала чиратка куелган.

2019 елны опека һәм сыендыручы гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларның психологик халәтләренә психологлар тарафыннан диагностика ясалган. Опекада тәрбияләнүче бер баланың борчылуның югары дәрәҗәсендә булуы ачыкланган. Әлеге бала һәм гаилә белән мәктәп психологлары тарафыннан коррекцион эш башкарылып, киеренкелек күпмедер дәрәҗәдә төшкән.

– Соңгы елда республика буенча сыендыруга алган ятимнәрне кире балалар йортына кайтару тенденциясе арткан. Әлеге проблема безнең районда да булды. 2 бала икенче гаиләләргә урнаштылар. Бу ситуацияләр балаларга тискәре йогынты ясыйлар, шуңа күрә республикада опекага алучыларны махсус мәктәпләрдә укытып  әзерләү мәҗбүри булып тора. Сыендыручы гаиләләрдә килеп чыккан проблемаларны чишүдә ярдәм итү өчен педагоглардан, җитәкчеләрдән опека гаиләләренә битараф булмыйча, вакытында ярдәм күрсәтүне оештыруны сорыйм, – диде Рәмилә Закирҗанова.

 

Уяулык кирәк

Җирлекләрдә участок инспекторларының гражданнар белән эше, авыр, эчкече гаиләләр белән эшчәнлеге, ялган аракы сатуны ачыклау, җаваплылыкка тарту торышы турында мәгълүматны эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илшат Хәйретдинов җиткерде.

Декабрь аенда гаилә низаглары буенча Актаныштан – 5, Әҗәкүлдән – 2, Теләкәй, Пучы, Киров, Аеш, Түбән Гәрәй авылларыннан 1әр хәбәр кергән. Ел дәвамында мондый хәбәрләр саны 41 булган.

Декабрь аенда 9 җинаять эше кузгатылган, шуның икесе кабат кыйнау һәм үтерү белән янау буенча. Узган ел полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә 7 яшүсмер исәптә торган. 2018 елда бу сан 17 булган. Бу урында район башлыгы әлеге бүлекнең эшчәнлеге белән канәгать булмавын белдерде.

–Быел ПДНның нормаль эшен тәэмин итүне төп бурычыгыз итеп куегыз. Балалар, яшүсмерләр арасында низаглар, бәла-казалар килеп чыгарлык булмасын. Моны мәктәп директорлары, сезгә дә мөрәҗәгать итеп әйтәм. Мәктәпләрдәге яшь армиячеләр, балалар үзидарәсе, ФОРПОСТ әгъзалары аша һәр бала турында мәгълүмат алып торыгыз, – диде ул.

 

Бердәмлектә – көч  

Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Флүрә Минһаҗетдинова үз җирлекләрендә авыр гаиләләр белән алып барылган эшчәнлек хакында таныштырды.

Җирлеккә Мәсәде һәм Бурсык авыллары керә. Алардагы 163 хуҗалыкта 403 кеше яши. Авыл картая. Биредә халыкның уртача яше – 48. Җирлектә социаль яктан куркыныч гаиләләр юк, дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы. Үзләренең эчке контролендә торучы 4 гаилә бар. Аларның берсе өлкән яшьтә. Аны Пучы картлар йортына урнаштырабыз, үзе риза, диде ул.

– Шунысы кызганыч, җирлектә буш торган 25 ихата бар. Буш йортларны шәһәрдә яшәүчеләр сатып ала башлады.  Аларга авыл тормышына ияләшү авыррак. Җирлектәге тәртипкә аларны бергәләп төшендерергә тырышабыз, – ди Флүрә Минһаҗетдинова. 

***

Декабрь  ае нәтиҗәләре буенча “Пар күгәрчен” сыны Усы җирлегенә тапшырылды. Ә ел нәтиҗәләре буенча беренче бишлеккә кергән Иске Сәфәр, Усы, Мәсәде, Иске Айман, Иске Байсар авыл җирлекләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев