Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Депутатлар 1 сентябрьдән башлангыч сыйныф укучыларын бушлай ашату турында фикерләште

Социаль ярдәм чаралары 5-11 сыйныф укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар өчен сакланачак.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 1 сентябрьдән мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» ТР Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» ТР законы проектын карады.

Ул «РФдә Мәгариф турында» федераль закон үзгәрү белән бәйле рәвештә эшләнгән. 2020 елның 1 сентябреннән 1-4 сыйныф укучыларының туклануына ата-аналар акчасы алынмаячак. Шуңа күрә Татарстан законыннан аз керемле гаиләләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен ташламага кагылышлы өлеше алына.

Балаларны ашханәдә ашатуга федераль бюджет, РФ субъектлары бюджетлары, җирле казна һәм башка финанслау чыганаклары кулланылачак. 

Реклама

Парламентның Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова социаль ярдәм чаралары 5-11 сыйныф укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар өчен сакланачагын әйтте. Аның күләме ел саен индексацияләнә. 2020 елга бер укучыга 7 сум 70 тиен тәшкил итә. 

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча бөтен илдә башлангыч сыйныф укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиешлеген белдергән иде.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/16-07-2020/deputatlar-1-sentyabrd-n-bashlangych-syynyf-ukuchylaryn-bushlay-ashatu-turynda-fikerl-shte-5757251

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев