Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Дин һәм без

2015 ел Мәүлид ае белән башланып, Мәүлид ае белән тәмамланды. 12 декабрьдә һиҗри календаре буенча өченче ай - Рәбигүл әүвәл ае башланды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлламнең туган көне әлеге айның 12 нче көненә туры килә. Шул уңайдан 24 декабрь көнне Җәмигъ мәчетендә мөслимәләребез катнашында вәгазь кичәсе үтте. Мәҗлесне...

2015 ел Мәүлид ае белән башланып, Мәүлид ае белән тәмамланды. 12 декабрьдә һиҗри календаре буенча өченче ай - Рәбигүл әүвәл ае башланды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлламнең туган көне әлеге айның 12 нче көненә туры килә. Шул уңайдан 24 декабрь көнне Җәмигъ мәчетендә мөслимәләребез катнашында вәгазь кичәсе үтте.
Мәҗлесне алып баручы Сумия Гарифуллина пәйгамбәрләребез тарихы белән таныштырды. Аллаһы Тәгалә аның һәркайсына могҗиза биргән. Дөнья мәшәкатьләрен сәбәп итеп, вакыт юк, гыйбадәт кылырга җитешә алмыйбыз, дибез. Пәйгамбәрләребез бу яктан үрнәк. Җир йөзендә Сөләйман иң бай, Гайсә иң хәерче, Әюп иң хаста булсалар да, намазларын калдырмаганнар. Кичә барышында пәйгамбәрләребезнең үрнәк сыйфатлары белән сораулар, мавык-
тыргыч уеннар аша да таныштырды ул.
Миңнур Мусинаның "Кыямәт көне, аның билгеләре", Рисалә Шәвәлиеваның "Мөхәммәт пәйгамбәр" турындагы вәгазьләре, ислам диненең тәрбияви мәгънәсе тормышыбыздагы мисаллар, үрнәкләр белән бәйләп алып барылды.
Йосыф, Гайсә, Нух, Зәкәрия, Якуб, Муса, Мөхәммәт, Хозур г-м тормышыннан да мөслимәләребез гыйбрәтле һәм хикмәтле вакыйгалар белән таныштырдылар.
Район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова Мәүлид бәйрәме белән котлап, асылыбызга кайтып, илдә, тормышыбызда бердәмлек, татулык, тынычлык булуын теләп догалар кылыйк, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев