Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ДИН ҺӘМ БЕЗ: Актанышта районкүләм Изге Мәүлид бәйрәме үтте

Аллаһы Тәгаләнең зекер итәр өчен кешеләрне җыю, мохтаҗларга ихтирам һәм ярдәм күрсәтү - изге гамәл.

Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, салаватлар әйтү, хәер-догалар өләшү Раббыбыз һәм аның рәсүленә карата ихласлылыгыбызны күрсәтә, иманыбызны ныгыта. Бу кичә бер - беребезгә карата кардәшлек хисләрен ныгыта.

29 ноябрь көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында районкүләм Изге Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Чарада район башлыгы Э.Н. Фаттахов, район имам - мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин һәм райондашларыбыз катнашты.

Чарада Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан "Ак мәчет - мәдрәсә"се мөгалимме, якташыбыз Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов    Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлы хакында вәгазь сөйләде.

Башкортстан Республикасыннан җырчы Радик Динәхмәтов мөнәҗәтләр башкарды. Чарада шулай ук районыбызда мәчетләр, балалар өчен эшләүче  рухи сәламәтләндерү үзәкләренең эшчәнлеген яктырткан видеоязмалар күрсәтелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев