Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ДИН ҺӘМ БЕЗ: Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин актанышлыларга вәгазь сөйләде

18 апрель көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында вәгазь кичәсе үтте.

Чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнашты. Ул райондашларыбызга татар халкының ислам динен кабул итуе, татар галимнәре, китаплары турында, рамазан ае турында вәгазь сөйләде.

Шәгъбан аеның 13 нче көнендә, Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум утырышы узды. Әлеге чара Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә үтте. Көн тәртибендә төп сорау - Татарстан Республикасында Рамазан-шәриф аена әзерләнү һәм аны үткәрү мәсьәләсе каралды.


Уразаның беренче көне итеп 6-нчы майны билгеләнде. 5 нче май ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укылачак .Шулай ук Тәравих намазын 20 рәкәгать итеп укырга кирәклеген ассызыкланды. Ураза ае быел 29 көннән торачак һәм 2019 елның 4 июнь көнендә гает намазы укылачак. 

Быел фитыр сәдакасының минималь күләме - 100 сум, зәкят чыгаручыларга - 600 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидиянең күләме – 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме 230 мең сумны тәшкил итә. Шулар хакында да мәгълүмат җиткерелде райондашларыбызга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев