Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Динфир Габдулла улы Солтанов арабыздан китте...

Гомерен мәгарифкә багышлаган, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Динфир Габдулла улы Солтановның йөрәге тибүдән туктады. Аның тормышы тырыш хезмәте белән үрелеп барды, яшьләргә үрнәк булды. Динфир Солтанов 1942 елның 9 гыйнварында Иске Кадермәт авылында туа. Армия хезмәтен үти. Тракторчы-машинист белгечлеге буенча училищеда курслар тәмамлый. Балта остасы һөнәрен үзләштерә. Шушы...

Гомерен мәгарифкә багышлаган, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Динфир Габдулла улы Солтановның йөрәге тибүдән туктады. Аның тормышы тырыш хезмәте белән үрелеп барды, яшьләргә үрнәк булды.
Динфир Солтанов 1942 елның 9 гыйнварында Иске Кадермәт авылында туа. Армия хезмәтен үти. Тракторчы-машинист белгечлеге буенча училищеда курслар тәмамлый. Балта остасы һөнәрен үзләштерә. Шушы юнәлештә хезмәт биографиясен башлап җибәрә.
Соңрак мәгариф системасына килә. 1973 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, югары белемле математика укытучысы дигән белгечлек ала. Укытучыларның белемен күтәрү курсларын да бик уңышлы тәмамлый.
1976 елда Югары Яхшый мәктәбе директоры итеп билгеләнә. 1981 елда аны "Чишмә" хуҗалыгына партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар.
1985 елда язмыш юллары аны Татар Ямалы авылына алып килә. Ул шушында төпләнеп кала. Монда сигезьеллык мәктәпнең директоры була. Җаваплы вазифаны күп еллар намус белән башкара. Бу чорда мәктәп зур үзгәрешләр кичерә. Яңа бина салына. Урта мәктәп статусын ала. Коллектив тынгысыз эшчәнлек алып бара. Укыту системасында зур уңышлар яулана.
Динфир Габдулла улы 1995 елда "Актаныш" совхозы директоры булып эшләп ала. Әмма озак та үтми яраткан хезмәтенә кире кайта: кабат Татар Ямалы урта мәктәбендә җитәкчелек вазыйфасын дәвам итә.
I квалификацион категорияле җитәкче буларак үзенең дә, коллективта эшләүче башка укытучыларның да белемнәрен күтәрү, укучыларга белем һәм тәрбия бирү сыйфатын яхшырту буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып бара.
2003 елда лаеклы ялга чыга. Ләкин мәктәп белән бервакытта да элемтәләрне өзми. Тормыш иптәше Рима ханымның да язмышы мәктәп белән бәйле.
Мәрхүмнең тормыш иптәшенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аларга сабырлык, түземлек, сәламәтлек телибез.
Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев