Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Дини тәрбия алыйк

5 июль көнне мәчетләребездә Ураза гаете намазы укылды. Үзәк Җәмигъ мәчетендәгесе Актаныш радиосы аша турыдан-туры трансляцияләнде. Аятел Кәримә белән башланып, гает намазына килүче кешеләрдән дога өмет итүче әрвахлар рухына дога кылынды, иң әүвәл. - Ай буена тоткан уразаларыбыз, кылган гамәл-гыйбадәтләребез кабуллардан булсын, һәммәбезгә дә иман байлыгы бир, - дип, гает...

5 июль көнне мәчетләребездә Ураза гаете намазы укылды. Үзәк Җәмигъ мәчетендәгесе Актаныш радиосы аша турыдан-туры трансляцияләнде. Аятел Кәримә белән башланып, гает намазына килүче кешеләрдән дога өмет итүче әрвахлар рухына дога кылынды, иң әүвәл.
- Ай буена тоткан уразаларыбыз, кылган гамәл-гыйбадәтләребез кабуллардан булсын, һәммәбезгә дә иман байлыгы бир, - дип, гает бәйрәме белән тәбрик итте район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин. - Бүген гает намазының савабын алырга, гыйбадәт кылырга, вәгазь-нәсыйхәт ишетергә мәчетләребезгә җыйналдык. Матур итеп төзелгән мәчетләребездән өйләребезгә ислам нуры, иман нуры, дини тәрбия алып китәргә язсын. Ислам нурын, әхлагын югалтмыйча яшик.
Гает бәйрәме вәгазе быел бүгенге көндә һәрбарчабызны да борчыган әхлак тәрбиясе, аның әһәмияте, мәгънәсе-асылы турында булды. Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдисендә әйткән:"Ислам ул - күркәм әхлак". Ә әхлакның мөһимлеге нидән гыйбарәт? Без аның әһәмиятен аңлап җиткермибез кебек. Төрле илләрдә барлыкка килгән ялган диннәр таратучылар моннан бик оста файдалана да. Югыйсә, дини әхлагы булган кеше икенче берәүгә кул күтәрер идеме? Башка кешеләрнең йортларын, милекләрен ут төртеп яндырыр идеме, яки адашкан бәндәләрне хуплап, аларны геройга санап йөрер идеме? Ислам әхлагы башка бер бәндәне үтерү, рәнҗетүне күз алдына да китерми. Ислам дине артына качып кан коеп йөрүчеләрнең әхлагы да, иманы да юк. Чөнки ислам динендә әхлакның мөһимлеге, әһәмияте бик зур - ул, ике тарафка юнәлеп, бөтен тормышыбызны, үзебезне, хәтта динебезне колачлый.
Беренчесе - әхлак мөселманның үзен саклый һәм җәннәткә илтә. Әхлагы төзек булган кешенең генә иманы камил, әхлагы камил кеше - иң камил мөселман. Әхлак төзек булмаса, иман да какшый. Пәйгамбәребез с.г.в. берәүне дә кыерсытмаган, Аллаһка буйсынган, өлкәннәрне хөрмәт иткән, ятимнәрне, балаларны кайгырткан, авыруларның хәлен белгән, ярдәм иткән. Үзен мөселман дип атаган кеше Пәйгамбәребез с.г.в.дан үрнәк ала, әхлагын төзәтә.
Икенчесе - әхлак диннең үзен саклый. Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисе: "Әхлак диннең үзен саклый". Әхлак ныгыган саен дин үсә. Матур әхлаклы мөселманнар күп булган саен динебезне яратучылар арта. Начар холыклы, тәрбиясез, мәрхәмәтсез кеше дингә зыян гына сала. Ә әхлак тик торганнан гына барлыкка килми, иманлы булсын өчен кешегә балачактан дини тәрбия бирү кирәк. Гыйбрәтле хәлләрдән, язмышлардан мисаллар белән ныгытты Руслан хәзрәт әлеге фикерләрне. "Бик бай кешенең ике улы булган, икесе дә тәрбиясез икән. Өлкән яшьтәге бик әдәпле күршесе: "Улларыңа, укытучы табып, ислам дәресләре бирсәң иде, дин белгән бала тәрбиялерәк була, карт кеше сүзен тыңла, мин тормышта күпне күргән, сез - яшьләр әле аңлап та җиткермисез, миңа рәхмәт әйтерсең соңыннан," - дигән. "Мин аларга зур байлык калдырам, байлык аларга һәрчак кирәк. Алар дәресләргә мохтаҗ түгел," - дип җавап биргән ата кеше. Шактый еллардан соң уллары үзенә каршы әйтә, тыңламый башлагач кына карт күршесенең хаклы булуын аңлый бай, ләкин инде вакыт үткән - соң.
Гает намазы укылганнан соң, Руслан хәзрәт районда, республикада динебезгә - асылыбызга кайтуда башкарылган эшләр, яңалыклар белән таныштырып, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын ирештерде, киләчәктә дә эшләребез уң барсын, көннәр тыныч, күп милләтле илебездә бәрәкәт булсын, диде. Гает намазына килүчеләрне район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев район җитәкчесе, район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исеменнән Ураза гаете белән котлады.
- Районыбызда төзелеп килүче мәчетләребез дә ачылып, һәркайсы халкыбызның иманын ныгытуда хезмәттә булсын. Җомга намазының савабы Ураза һәм Корбан гаете намазларына караганда да күбрәк. Мәчетләребезгә намазга йөрик, анда тыңланган вәгазьләрне өйләребезгә кайтып сөйлик, хәләл, бәрәкәтле тормыш белән яшик, - дип, үзенең теләкләрен ирештерде гает намазы ахырында Руслан хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев