Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Дини тәрбия - яхшылык чыганагы (+ФОТОЛАР)

Ислам дине өйрәткәнчә, кеше туганда ук саф мөселман булып - югары әхлакка, олы мәрхәмәткә ия булып дөньяга туа. Саф күңелле, фәрештәдәй бала үсә… Һәм тирә-ягындагы җәмгыять тормышының яхшы һәм бозык якларын үзенә сеңдерә башлый. Кече яшьтән балага яхшы эшнең савап, яман эшнең гөнаһ булуын аңлатырга кирәк. Дин - кешеләрне дөньяда...

Ислам дине өйрәткәнчә, кеше туганда ук саф мөселман булып - югары әхлакка, олы мәрхәмәткә ия булып дөньяга туа. Саф күңелле, фәрештәдәй бала үсә… Һәм тирә-ягындагы җәмгыять тормышының яхшы һәм бозык якларын үзенә сеңдерә башлый. Кече яшьтән балага яхшы эшнең савап, яман эшнең гөнаһ булуын аңлатырга кирәк.
Дин - кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә бәхетле итәр өчен Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрләр аркылы кешеләргә ирештерелгән илаһи әмерләр һәм тыюлардыр. Һәртөрле тәрбиянең башы-ачкычы булып Аллаһны тану һәм аның кануннары буенча эшләргә өйрәнү тора. Дин балаларда ышаныч тәрбияләүдә дә зур терәк. Бүген бик күпләрнең тормышта югалып калулары, сынауларны үтә алмаулары, эчкечелеккә бирелүләре ышанычлары булмаудан килә. Кеше тормыштан туймасын, кыенлыклар алдында югалып калмасын , дисәк, Аллаһка ышануны бала вакытта ук тәрбияләргә һәм бу ышаныч гомер буе югалмасын өчен бөтен көчне куярга кирәк. Шушы максатларны күздә тотып һәр елдагыча балаларның язгы каникул вакытында районыбыз мәчетләрендә дини укулар оештырылды. Бүләк мәчетендә балаларга дини гыйлем нигезләрен районыбызның Татар Суыксу авылы имамы Нур хәзрәт Хөсәенов аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев