Актаныш

Диспансерлаштыру онкологиягә каршы: медицина тикшеренүләре үлемгә китерә торган авыруларны җиңеп чыгарга ничек ярдәм итә

Кайбер авырулар, яшерен агентлар кебек, кеше организмын акрынлап кына җимерә. Нәтиҗәдә кеше үзенең мондый проблемасы турында белеп алганда, авыруны тулысынча дәвалап булмаганлыгы, яисә газапларны җиңеләйтә торган паллиатив ярдәмгә генә өметләнә алганлыгы ачыклана.

Соңгы елларда халык сәламәтлеген кайгырту йөзеннән, мәҗбүри медицина иминияте кысаларында диспансерлаштыру   актив төс алды.

Диспансерлаштыру нәрсә ул һәм  ни өчен үткәрелә?

Диспансерлаштыру хроник авыруларны һәм аларны китереп чыгара торган куркыныч факторларны ачыклауга юнәлдерелә. Сүз үлем-китемнең төп сәбәпләрейогышлы булмаган авырулар: яман шешләр, йөрәк-кан тамыры, шулай ук сулыш органнары авырулары, шикәр диабеты һәм башкалар турында бара.

Диспансерлаштыру ике этаптан тора. Беренче этап  профилактик тикшерүдән гыйбарәт, аның барышында анкета тутырыла, антропометрия күрсәткечләре ачыклана (кешенең буе, авырлыгы, бил тирәлеге үлчәнә, тән массасы индексы исәпләп чыгарыла), артериаль кан басымы үлчәнә, кандагы холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсе билгеләнә, флюорография, ЭКГ үткәрелә, күз эчендәге кан басымы үлчәнә. Шуңа өстәп, мәҗбүри рәвештә онкоскрининг диагностика тикшеренүләре үткәрелә.

Икенче этап беренче этапта ачыкланган үзгәрешләрне тирәнтен тикшерүне күздә тота. Ул диагностика тикшеренүләре (спирометрия, брахиоцефаль кан тамырларын комплекслы сканерлау, колоноскопия) үткәрүне, табиб-белгечләрнең консультацияләрен үз эченә ала. Диспансерлаштыруның икенче этабына пациентны сырхауханәнең дәвалаучы табибы (участок терапевты, гомуми практика табибы) җибәрә.

Бу хезмәтләр өчен  кем түли?

Диспансерлаштыру очраклары өчен түләү мәҗбүри медицина иминияте акчасы хисабыннан гамәлгә ашырыла, гражданнар өчен ул  бушлай. Аны узу өчен эш бирүче үзенең хезмәткәрен эштән җибәрергә һәм диспансерлаштыру узган көн өчен түләргә тиеш. Безгә кайвакыт гражданнардан үзләрен диспансерлаштыру яки тикшеренү узарга чакырулары, тик моның өчен түләргә кирәк булу турында ишетергә туры килә. Бу очракта сүз дәүләткә карамаган тикшеренү программасы турында бара.

Нәрсә ул онкоскрининг, ул нинди тикшеренүләрне үз эченә ала?

Онкоскринингмахсус диагностика тикшеренүләре ярдәмендә яман шеш авыруларын актив ачыклау. Мондый тикшеренүләргә аналык муеныннан онкоцитологиягә мазок анализы (аналык муены яман шешен ачыклау өчен) керә. Онкоцитология анализы 18 яшьтән 64 яшькә кадәр өч елга бер тапкыр ясала.

Тагын бер мөһим тикшеренүмаммография, ул 40 яшьтән 74 яшькә кадәр ике елга бер тапкыр үткәрелә. Аны узганда сөт бизе махсус аппаратта (маммографта) ике проекциядә тикшерелә.

Ир-атларга үткәрелә торган онкоскрининг тикшеренүләренә мәни бизе яман шешен ачыклау өчен ПСА (простатоспецифический антиген) тикшеренүе керә. Мондый тикшеренүләрне 45 яшьтән һәр биш ел саен һәм 64 яшьтә үткәрәләр.

Шулай ук 2019 елда тирене, авыз куышлыгының лайлалы тышчасын һәм лимфа бизләрен мәҗбүри визуаль карау, визуаль локализация авыруларын ачыклау өчен калкансыман бизне пальпацияләү кертелде.
Эчәкләрнең яман шеш авыруы бармы-юкмы икәнен  ачыклау өчен тизәктә яшерен кан кисәкләре булу-булмауны тикшерәләр (40 яшьтән 64 яшькә кадәр – ике елга бер тапкыр, 65 яшьтән 75 яшькә кадәр – ел саен).

Ашказаны яман шеше булу-булмауны ачыклау өчен агымдагы елдан онкоскрининг рәвешендә фиброгастродуоденоскопия (ФГДС) кертелде, ул бер тапкыр 45 яшьтә үткәрелә.

Скрининг системасы ни дәрәҗәдә ышанычлы? Республиканың барлык районнарында да дөрес күрсәткечләр алу мөмкинлеге бармы?

Мондый тикшерүләр үткәрү мөмкинлеге булмаган кечкенә район хастаханәләре эре клиникаларга беркетелгән. Аларда алынган биоматериаллар зур хастаханәләргә җибәреп тикшертелә.

Диспансерлаштыру кысаларында онкологиягә ни өчен шундый зур игътибар бирелә? Әллә борчылырга сәбәп бармы?

Яман шеш авырулары үлемгә китерә торган сәбәпләр структурасында икенче урында тора. Хәзерге вакытта федераль илкүләм проектлар, шул исәптән “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” программалары гамәлгә ашырыла. Алар, иң беренче чиратта, яман шеш авыруларыннан үлү очракларын киметү бурычын хәл итүгә юнәлдерелгән.

Яман шеш кайсы органнарны ешрак зарарлый?

Яман шешнең сөт бизе, үпкә, эчәклек һәм тире кебек локализацияләре шактый еш очрый. Закончалык шунда ки: яшь өлкәнрәк булган саен, авырып китү куркынычы да арта бара. Шикәр диабеты белән авыручылар яман шеш  янаган затлар төркеменә керә: яман шеш авырулы һәр икенче кешенең яман шешкә бәйле патологиясе булып, шикәр диабеты торганы билгеле.

Ә үзендә яман шеш авыруы түгелме дип шикләнгән очракта, пациентка нишләргә?

Кичекмәстән сырхауханәгә барып, дәвалаучы табибка мөрәҗәгать итәргә һәм тикшерү узарга кирәк. Бу вакытта иң мөһиме – проблеманы озакка сузмыйча актив хәл итү чарасын күрү. Шулай ук белер-белмәс “дәвалаучылар” тәкъдим иткән ысуллар ярдәмендә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш итәр идем.

Бу очракта тиешле медицина ярдәмен бары тик медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе булган медицина оешмаларында һәм сертификатлары яки белгечне аккредитацияләү турында таныклыклары булган белгечләр генә күрсәтә ала.

Онкологлар фикеренчә, бүген яман шеш хөкем карары түгел. Мәсәлән, башлангыч стадиядә ачыкланган сөт бизе яман шеше шактый уңышлы дәвалана.

 Яман шеш авыруларын кисәтү өчен профилактика чаралары эшләнгәнме?

Профилактика үзенчәлекле булмаган һәм үзенчәлекле төрләргә бүленә.

Бу тема буенча тупланган мәгълүматларга караганда, яман шеш авыруларын профилактикалауның үзенчәлекле булмаган чаралары булып түбәндәгеләр тора:

– дөрес туклану (клетчаткага бай булган кишер, борчак, брокколи кәбестәсе, чөгендер, алма, груша, шәфталу, чикләвек, көрпәле икмәк, карабодай, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау), кызыл итне, татлы йомшак ризыкларны, шикәрне чикләү. Көнгә аз-азлап 5-6 тапкыр ашау;

– стрессларга, тискәре хис-тойгыларга каршы торырга өйрәнү;

– теләсә нинди формада актив хәрәкәт итү (йөгерү, көн саен кимендә 5 чакрым җәяүләп, велосипедта йөрү, фитнес, йога);

– даими рәвештә медицина профилактика тикшерүләрен, диспансерлаштыру узу;

– тәмәке тартудан баш тарту үпкә яман шешен профилактикалауда иң яхшы чара булып тора;

– көчле исерткеч эчемлекләр кулланудан баш тарту бавыр, ашказаны, ашказаны асты бизе яман шешләрен нәтиҗәле профилактикалау чарасы булып санала.

Яман шешнең аерым төрләренә каршы үзенчәлекле һөнәри чаралар да эшләнгән:

– бавыр яман шешенә, гепатитка каршы вакцинация;

– аналык муенлыгы яман шешенә каршы – кеше папилломасы вирусына каршы вакцинация.

Әлеге вируслар белән зарарлануның яман шеш авыруын китереп чыгаруга йогынты ясавы фәнни яктан расланган. Шуңа күрә бу турыда истә тотарга кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: