Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Диверсантлар“ эшкә керешә

11 ноябрь көнне иртәнге сәгать уннар тирәсендә полициянең кизү бүлегенә Игелек үзәге һәм "Яшьлек" мәдәни үзәге биналары янында шартлаткыч матдәгә охшаган шикле әйбер табу турында хәбәр керде. Тиз арада Актанышның 2нче мәктәбе, Балалар ижат үзәге, "Яшьлек" мәдәни үзәге, Игелек үзәге, "Океан" кибетеннән барлыгы 742 кеше эвакуацияләнде. Полиция, гадәттән тыш хәлләр...

11 ноябрь көнне иртәнге сәгать уннар тирәсендә полициянең кизү бүлегенә Игелек үзәге һәм "Яшьлек" мәдәни үзәге биналары янында шартлаткыч матдәгә охшаган шикле әйбер табу турында хәбәр керде. Тиз арада Актанышның 2нче мәктәбе, Балалар ижат үзәге, "Яшьлек" мәдәни үзәге, Игелек үзәге, "Океан" кибетеннән барлыгы 742 кеше эвакуацияләнде. Полиция, гадәттән тыш хәлләр хезмәте, райгаз, хастаханә - районның барлык ярдәм күрсәтү хезмәтләре катнашты бу эштә.
Шөкер, шикле матдә дә, хәбәр дә махсус оештырылган өйрәнү-укыту чарасы гына иде. Мондый тикшерүләр районыбыз жирлегендә алга таба да көтелә. Террорчылыкка каршы оештырылучы чараларның нәтиҗәлелеген ачыклау максатыннан, Иминлек хезмәте тарафыннан республиканың шәһәр һәм районнарында өйрәнү-укытулар үткәрелә.
"Шартлы террорчылар" спорт корылмаларына, вокзалларга, кинотеатр, мәдәният үзәкләренә, мәчет, мәгариф учреждениеләре, кибетләр, кеше күп була торган башка объектларда пропуск режимын тикшерәчәк, үзләре белән шартлаткыч матдәләр - муляжлар алып керергә тырышачаклар. Әлеге объектларның житәкчеләренә, хезмәткәрләргә саклык-уяулыкны көчәйтергә тәкъдим итәбез.
Шул ук "шартлы диверсантлар" халыкка:
-фатир, йортларда яшәтеп торуны;
-арендага транспорт бирүне;
- sim-карта, кәрәзле телефон сатып алуны;
- оешма-предприятиеләргә әйбер алып керүне үтенеп мөрәжәгать итәчәкләр.
Алар кибет, даруханәләрдә зур күләмдә химик матдәләр сатып алырга тырышачак. Кунакханә, вакытлыча фатирларга урнашучыларга, вакытлыча эшкә керергә теләүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. "Шартлы диверсант"ның югарыда язылган хәрәкәтләргә катнашы барлыгы күренсә, яисә башка төрле шикле очракларның шаһиты булсагыз, кичекмәстән 02, 3-04-02 телефоннары аша Россия ЭЭМның район бүлегенә хәбәр итегез.
Хөрмәтле оешма-предприятие житәкчеләре, шартлы матдәгә юлыкканда хәрәкәт итү, эвакуация үткәрү тәртибе турында хезмәткәрләрегез белән тагын бер кат сөйләшеп, объектларда пропуск режимына игътибар итсәгез иде. Кызганычка каршы, сак ныгытылган булырга тиешле кайбер объектларга каршылык-киртәләрсез үтәргә мөмкин.
Авыл башлыкларына буш торган, кеше яшәмәгән йортларга, шундый йортлар белән кызыксынучыларга игътибарны арттыру кирәк.
Районыбызда урнашкан күпфатирлы йортларда җаваплы затлар (старшие по дому) билгеләнгән. Йорт подвалларының бикләнешенә,
шикле кешеләргә игътибарны көчәйтү турында аңлату эшләре башкаруыгыз сорала.
Вокзалда эшләүче хезмәткәрләр, пассажирлар, автобус шоферларына шикле кешеләргә, билгесез предметларга игътибарны аеруча көчәйтергә кирәк.
Үзләре белән сумка, пакет, төргәк йөртүче шикле гражданнарга игътибар итегез. Гадәттә, андыйлар борчулы булалар, үзләренең әйберләрен кемгәдер тапшырырга телиләр.
Хужасы булмаган транспортларга игътибар итегез. Махсус транспорт, йөк машиналары тора торган, кеше күпләп җыела торган урыннарда иске жинел автомашиналарны калдырып шартлату очраклары бар. Озак вакытка караучысыз калдырылган транспорт чаралары булган очракта, дәүләт номерлары, марка, модель, төсе, башка аерым билгеләре турында 02 телефоны аша район полиция бүлегенә хәбәр итегез.
Исегезгә төшерәбез, гадәттән тыш хәлләр булганда, кичекмәстән ярдәм кирәк чакта, полиция бүлегенә МТС, Мегафон кәрәзле элемтәсе аша - 020, Билайннан 002 саннарын җыеп, түләүсез сөйләшергә мөмкин. Шулай ук, барлык телефоннардан да коткару хезмәте -
112 номерына түләүсез шалтыратырга була.
Халык күп була торган урыннарда шикле предметка тап булган очракта:
- хезмәткәрләр, гражданнар ярдәмендә әлеге предмет тирәсен башка кешеләр, бигрәк тә, балалар якын килмәслек итеп әйләндереп алу;
- тиз арада полиция бүлегенә шалтырату;
- куркыныч зонадан кешеләрне эвакуацияләү чарасын күрү кирәк.
Шикле предметны урыныннан күчерү, тоту, нәрсә белән булса да каплау яки сыеклык сибү; аның янәшәсендә рация, кәрәзле телефоннан сөйләшү ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев