Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“ДӘҮЛӘР” ДӘҮСОВЕТ САЙЛАГАНДА...

Кечкенә чагымда: «Тизрәк унсигез яшем тулсын иде!», - дип хыяллана идем. Ник шулай тиз үсәргә сиңа, диярсез. Юк, минем зур буласым килмәде, әниләрем белән бергәләп президент сайлауларында катнашырга тели идем мин. Ә бит бу хыялым чынга ашты! Унсигез яшем тулуын тулмады анысы, шулай да, чын президент сайлауларында катнашу бәхете елмайды....

Кечкенә чагымда: «Тизрәк унсигез яшем тулсын иде!», - дип хыяллана идем. Ник шулай тиз үсәргә сиңа, диярсез. Юк, минем зур буласым килмәде, әниләрем белән бергәләп президент сайлауларында катнашырга тели идем мин. Ә бит бу хыялым чынга ашты! Унсигез яшем тулуын тулмады анысы, шулай да, чын президент сайлауларында катнашу бәхете елмайды.

Узган атнада гуманитар гимназия-интернат тормышында зур яңарышлар башланды. Хәзер безнең гимназиябез укучыларының үз җитәкчебез, ягъни президентыбыз барлыкка килде. Укучылар үзидарәсенең башлыгын исә чын җитди сайлаулар аша билгеләдек.

Беренче сентябрьдән башлап, президентлыкка кандидат булган укучыларыбыз җиңү өчен күп көчләрен куйды. Сайлауларның беренче турында һәрбер сыйныфтан кандидатлар барланды һәм иң-иң көчле өч укучы икенче турга чыкты. Алар башка шәрикләре белән аралашып, максатларын һәм программаларын аңлатып, үзләрен президентлык постына лаек икәнлекләрен дәлилләргә тырыштылар. Берничә көн дәвамында гимназия бинасында кандидатларның плакатлары, сәяси өндәмәләре, агитация чаралары тантана итте. Чәршәмбе көнне исә сайлау алды йолаларының иң мөһиме - дебатлар оештырылды. Һәр кандидат укучылар алдында чыгыш ясады, аларның сорауларына җавап бирде. Соңрак президент булуны максат итеп куйган өч укучыбыз - Лилия Габдрәхимова, Сөмбел Газизова һәм Аделия Гумирова бер-берсе белән сәяси фикер алышу осталыгында ярышты.

Реклама

12 нче сентябрь көнне исә гимназиянең бөтен игътибары актлар залында барган вакыйгаларга юнәлде. Монда сайлау участогы эшләде. Укучылар һәм укытучылар чып-чын бюллетеньнәр (хәтта печате дә сугылган!) алып, үзләре лаек дип тапкан кандидат өчен тавыш бирделәр. "Өлкәннәр"нең сайлауларында кебек үк, бюллетеньнәрне урнага салдылар. Ахырдан, сайлау комиссиясе, аерым бүлмәгә бикләнеп, тавышларны җентекләп санап чыкты.

Иң дулкынландыргыч мизгелләр икенче көнне булды. Гимназия үзенең Президентын тапты: 63,7% тавыш җыеп, 10а сыйныфы укучысы, Оренбург кызы Аделия Гумирова сайлауларда җиңде.

Баштарак уен кебек кенә тоелса да, гимназия сайлаулары бик җитди чара булып чыкты. Ә яңа президентыбызга исә авыр бурыч йөкләнде. Хәзер ул 9 ай дәвамында укучыларның мәнфәгатьләрен кайгыртырга, мәктәп тормышын кызыклы һәм бай вакыйгалар белән тулыландырырга, үзенең командасын туплап, программасын үтәргә тиеш. Аңа уңышлар гына теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев