Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Дәүләт Думасы минималь хезмәт хакы күләмен 850 сумга арттыра

Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы күләме 11 мең 280 сум тәшкил итә.

Дәүләт Думасында икенче укылышта 2020 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 12 мең 130 сумга кадәр арттыру турында хөкүмәт закон проекты кабул ителде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы күләме 11 мең 280 сум тәшкил итә.

Минималь хезмәт хакы күләмен 2019 елның икенче кварталында эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменә кадәр арттыру күздә тотыла.

Реклама

Практикада минималь хезмәт хакы төбәкләрдә төрлечә артачак, ә 850 сум минималь өстәмә булачак. Төбәкләр үз «минималкасын» федераль дәрәҗәдәгедән түбән билгели алмый. Шуңа күрә бу күрсәткечне исәпләгәндә, район коэффициентлары һәм хезмәт хакына процент өстәмәләре исәпкә алына.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев