Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Дәниф Харисов: "Хуҗалык әкренләп булса да алга атлый, димәк өмет бар!"

Хуҗалык җитәкчеләре катнашында узучы семинарның чираттагысы 8 ноябрь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов җитәкчелегендә "Алга" хуҗалыгында узды. Атна саен узган мондый семинарларда әллә ни яңалыклар булмаса да, һәр хуҗалыкның эшчәнлеге белән якыннан танышу күпмедер нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. "Алга" хуҗалыгы күрсәткечләре буенча алдынгы урыннарда бармаса...

Хуҗалык җитәкчеләре катнашында узучы семинарның чираттагысы 8 ноябрь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов җитәкчелегендә "Алга" хуҗалыгында узды.
Атна саен узган мондый семинарларда әллә ни яңалыклар булмаса да, һәр хуҗалыкның эшчәнлеге белән якыннан танышу күпмедер нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. "Алга" хуҗалыгы күрсәткечләре буенча алдынгы урыннарда бармаса да, тырышлыклары белән игътибарга лаек. Рәдиф Галләмов хуҗалык белән җитәкчелек итә башлаган елларда аларның 56 миллион сум бурычлары булса, инде аны шактыйга киметә алганнар. Киләсе елларга ул бурычлардан котылып, ныклап эшләп китәргә мөмкинлек туа дигән сүз бу.
Семинарда катнашучылар иң элек Салават Галләмов җитәкләгән Әгъбәс фермасындагы эшчәнлек белән таныштылар. Ферма территориясе тирестән арындырылган, яхшылап әйләндереп алынган.
- Бу фермада 323 баш теше мал бар. Шуны дүрт кеше карый. Бар эш кул хезмәте белән башкарыла, - дип таныштырды хуҗалыкның баш зоотехнигы Илгиз Хәсәнов. - Бу айда терлекләр тәүлегенә 753 грамм үсеш бирә башладылар. Узган айда бу сан 450 граммнан артмый иде.
Бу урында Дәниф Харисов барлык хуҗалыкларга да чиста таналар җыю буенча урыннар булдырырга кирәклегенә басым ясады.
- "Алга"- таналар буенча иң чиста хуҗалыкларның берсе. Биредә лейкозлы сыерлар юк дияргә була. Генофонд та яхшы. Киләчәктә тулысынча ясалма капландыруга күчеп, тана сату хуҗалыгына әйләнү мөмкинлекләре дә бар, - ди Дәниф Харисов.
Чуракай фермасында буаз таналар аерым төркемгә тупланып тәрбияләнә. Бозаулаганнан соң элеккеге авырлыкларын җыю өчен аерым карала. Ләкин сыерларның чисталыгы ягыннан бераз аксый алар. Идарә җитәкчесе барлык хуҗалыкларга да сыерларның чисталыгына игътибар итәргә, асларына салам түшәргә кушты. Чөнки чисталык продукция сыйфатына тәэсир итми калмый.
Хуҗалыкның мөмкинлекләре артык зур булмаса да, алар үз көчләре белән терлек азыгы әзерли алганнар, көзге урып-җыюларны да башкарып чыкканнар. Шулай ук төзелешкә дә игътибарны киметмиләр. Өр-яңа икмәк саклау склады төзегәннәр. Калганнарына агымдагы ремонт эшләрен башкарганнар.
Орлык саклау складларында булганда чисталык һәм тәртип күзгә ташланды. Һәр складка бер генә төрле орлык салынган. Складларның ишекләре томаланган. Кыш көне орлыкларның торышын тикшерү өчен кечкенә ишекләр дә ясалган. Бу хакта "Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров та искәртеп үтте.
- Билгеле бер төр культураны ел саен бер складка салганга, орлыкларның сыйфаты яхшы. 100 процент югары репродукцияле орлыклар белән тәэмин ителгәннәр. Складлары да ныгытылган. Районда склад түбәләреннән кар кергән, су үткән хуҗалыклар да бар әле, - диде ул.
Шунда ук район буенча орлыкларның торышына да тукталып үтте. Киләсе язда чәчү өчен бөртекле культура орлыклары 129 мең 190 центнер кирәк булса, аларны тикшерүгә артыгы белән китергәннәр. Ә менә "Әнәк" агрофирмасы, "Нур", "Чиялек" хуҗалыкларының орлыклары тикшерүгә килеп бетмәгән әле.
Әфка Сәрвәров күчмә фондка салынган орлыкларны ничек тә сакларга кирәклегенә басым ясады.
- Көзге культуралар чыгып калды дип сөенгән идек. Җир туңмады, ә кар ятты. Шушылай дәвам итсә, анда запас энергия булмаганлыктан, уҗымнар ачка үләргә мөмкин. Уҗымнарның кышкы тынычлыкка күчүе өчен җирнең 30 сантиметр тирәнлектә туңуы шарт.
Сөйләшү барышында күпьеллык үлән орлыкларын да тикшерүгә китерергә кирәклегенә басым ясалды.
Семинарда катнашучылар хуҗалыкның машина-трактор паркында да булдылар. Биредә район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов техниканы саклауга кую, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау барышы белән таныштырды. Хуҗалыкларда техниканы саклауга кую нигездә төгәлләнде дияргә була. Хәзер дефектовка ясап, кирәкле запас частьләрне юнәтү буенча эш алып барыла.
Тагылма кораллар ремонтына килгәндә, 1-7 ноябрь аралыгында район хуҗалыклары буенча 276 тырма, 15 культиватор, 17 чәчкеч ремонтланган.
- Соңгы елларда тырма, культиваторга игътибарны киметтек. Ләкин хәзер аларның кирәклегенә көннән-көн ныграк төшенә барабыз. Шулай булгач, аларның ремонтына җитди карагыз, - дип мөрәҗәгать итте Дәниф Харисов хуҗалык җитәкчеләренә.
Ә "Алга" хуҗалыгының гомуми эшчәнлеген Дәниф Харисов, хуҗалык әкренләп булса да алга атлый, эшләгән эшләре бар, технологияләре көйләнеп килә, киләчәктә күрсәткечләре яхшырыр дигән өметтә калабыз, дип бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев