Актаныш

Дөнья галимнәре фикерләшә – мәдәният һәм дин милләтне саклый

Казанга ике көнлек форумга Татарстан мәчетләре каршындагы курсларда укытучы 300ләп мөгаллим җыелган иде. Мөфти Камил Сәмигуллин дин юлындагы хезмәтләре һәм эшчәнлекләре өчен аларга рәхмәтен белдерде. Узган елда Татарстан мәчетләрендә оештырылган курсларда 25 меңләп кеше дини белем алган. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил...

Казанга ике көнлек форумга Татарстан мәчетләре каршындагы курсларда укытучы 300ләп мөгаллим җыелган иде. Мөфти Камил Сәмигуллин дин юлындагы хезмәтләре һәм эшчәнлекләре өчен аларга рәхмәтен белдерде. Узган елда Татарстан мәчетләрендә оештырылган курсларда 25 меңләп кеше дини белем алган.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Казанда Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең халыкара форумында катнашып: "Дәүләт Советында кабул ителгән законнар - дини һәм дәүләт оешмалары арасындагы бер күпер ул. Соңгы елларда республика, дәүләт җитәкчелеге дингә йөз белән борылды. Дини бәйрәмнәрдә Президентыбыз да катнаша. Татарның яңа тарихы 90нчы еллар башында башланып китте. Без башка төр җәмгыятьтә яши башладык, һәм дингә дә мөнәсәбәт үзгәрде. Ләкин кайвакыт авыллардагы надан муллалар безне кая алып бара дигән ялгыш фикерләр дә ишетергә туры килә. Мин алар белән һич кенә дә килешмим. Заманында аларның төрле югары дәрәҗәдәге уку йортларында укый алмавында муллаларның, имамнарның бер гаебе дә юк. Чорыбыз шундый иде, белем алырга да мөмкинлек булмады, әмма без барыбыз да ул муллаларга рәхмәтле булырга тиеш. Хәзер халкыбызның иманы бөтен икән, бу кемдер надан дип атаган муллаларның тырышлыгы нәтиҗәсендә генә", - диде ул. Җомга вәгазьләрен татарча уку карары турында да фикерен белдерде. "Бу карарны милләтпәрвәрләр, депутатлар, әдәбият һәм сәнгать әһелләре дә бик хуплады. Риза булмаган кешеләр дә булгандыр, чөнки татарча белмәгән милләттәшләребез дә күп. Аларның да фикерләрен без ишетәбез, әмма без үз милләтебезнең язмышы турында уйларга тиеш. Без беркемгә дә каршы килмибез, әмма әгәр татар халкы үзенең телен югалтса, акрын гына ул милләтен дә тулаем югалтачак. Бу яктан караганда, дин һәм мәдәният әһелләренә бергә булырга кирәк. Бер елны Финляндия имамыннан: "800ләп татар яшәгән җирдә ничек динне дә, телне дә саклап калдыгыз?" - дип сораган идем. Ул: "Без беркайчан да милләт белән динне аермадык", - дип җавап бирде".
Дини мәгариф системасының торышы, андагы проблемалар хакында мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сөйләде.
Ул шулай ук мәчет каршындагы курслар өчен дини тәрбия программасы эшләнүен хәбәр итте. Форумда катнашучы һәр мөгаллимгә таратылды ул. Мәчетләргә ислам дине нигезләрен өйрәнергә килүчеләрнең төрле яшьтә булуларын исәпкә алып, программа 3 төп өлешкә бүленгән: мәктәпкәчә яшьтәге 2-6 яшьлек балалар өчен, мәктәп яшендәге 7-17 һәм 18 яшьтән башлап олылар өчен. Программаны "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме Камил Вәлиуллин һәм Кукмара мәдрәсәсе директоры Рәшит Курамшин төзегән. Аңа нигезләнеп, дәреслекләр дә әзерләнеп килә.
Форумга чит ил кунаклары да килгән иде. Индонезиянең Голәмәләр шурасы башлыгы, Халыкара ислам лигасы каршындагы консультатив шура әгъзасы Мөхеддин Җунәйди һәм Мароккодагы Габделмәлик Әс-Сәгъди университетының теология факультеты профессоры Габдулла Суфьяни республика мөгаллимнәре белән уку-укыту системасындагы тәҗрибәсе белән бүлеште. Әлеге илләр күп еллар дәвамында Татарстандагы дини мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертә. Россия ислам университеты шәкертләре дә әлеге илләрдәге югары дини уку йортларында дини белемнәрен ныгыта.
Актаныш мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова:
- Уку китапларын шәкертләргә дә алу мөмкинлеге булсын иде. Һәр мөгаллимәнең үзенең укыту тәҗрибәсе тупланган. Үзем дә дүртенче чыгарылыш җыям. Өч сыйныфны укыткан гыйлем бирү тәҗрибәм якынрак, укыту программасы - үз юнәлешеңдә эшләү өчен төп нигез. Мәдәният һәм дин өлкәсендәге белгечләрнең бергәләп эшләмәве үземне дә борчый, бергәләп эшләү нәтиҗәлерәк.
Мөслимәләр берлегенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Ләйсән Кадыйрова:
- Дини белемнәребезне райондашларыбызга өйрәтеп, үзебездән соң килгән буынга тапшырыйк дип хезмәт куябыз. Разил Вәлиев әйткәнчә, авылларыбыз - иманлы, мәчетләребез имамлы булсын.
Мөслимәләр берлегенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Рәзифә Нуртдинова:
- "Мөхәммәдия"дә бергә укыган сыйныфташларымны күрдем. Фикер алыштык. Диния нәзарәтенең укыту программасы төзүе эшебездә кулланма. Дини гыйлемне үз белдегең белән өйрәтеп булмый. Дәреслек чыгу да хезмәтебезне җиңеләйтер, мөгаллимәләргә ярдәмлек булыр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: