Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Дөнья гаме сыйган күңел

Туры сүзле, диләр аның турында. Тынгысыз җан, дип тә өстиләр. Һәрчак кеше арасында, үз мәшәкатьләрен онытып, һаман башкалар гаме, мәнфәгате өчен янып йөри торган ханым - Зөһрә апа Закирова бүген язмамның герое. - Зөһрә апа, еллар узу белән холык үзгәрмидер ул, олыгайгач та шул бала чактагы холык каладыр? - Кечкенәдән...

Туры сүзле, диләр аның турында. Тынгысыз җан, дип тә өстиләр. Һәрчак кеше арасында, үз мәшәкатьләрен онытып, һаман башкалар гаме, мәнфәгате өчен янып йөри торган ханым - Зөһрә апа Закирова бүген язмамның герое.
- Зөһрә апа, еллар узу белән холык үзгәрмидер ул, олыгайгач та шул бала чактагы холык каладыр?
- Кечкенәдән үк туры сүзле, усал идем. Без дүрт бала үстек, беребез бик бәләкәй килеш үлгән. Мин - баш бала. Сеңелкәшләрне, энекәшне гел тикшереп кенә торам. Авылда сәхнәгә чыксалар, апа каян карап утыра икән дип әйтә торган идек, дип сөйлиләр һаман да. Олыгайгач та, әле дә өйрәтәм үзләрен, каршы әйтмиләр, ярар, олы апа, диләр дә, үзләренчә эшлиләр.
Өйдә генә түгел, урамда да баш бала идем әле мин. Күрше Хәмдия апа, кызым, Зөһрә, син зур бит, тату уйнагыз, сугыштырма, балаларны кара, дип өйрәтә иде. Урам тулы бала-чага, һәрберебезнең дә әбкәйләр бар. Кайсы гына баланың өенә керсәк тә, шуның әбисе чәй эчерми чыгармый. Кич, эшләрен бетергәч, әбиләр урамга капка төбенә чыгып утыра, без аларга концерт куябыз. Шунда берәр тәм-том бирәләр. Нык рәхәт булып истә калган шул чаклар. Карга боткалары үткәрә идек. 1 майны көтеп алабыз. Безне каршыда гына яшәүче Тәнзилә әби җыеп алып китә. Балаларны җыеп алып чыгып, ботка пешереп, ашатып, җыеп алып кайта - олы эш инде. Хәзер үз оныгын алып чыгучы да аз. Хәзер ничек тә бала карамаска тырышабыз бит. Ә элек әбкәйләрнең итәгенә ябышып үстек. Дөрес әйтәләр, әби-бабай, әти-әни, бала булган нигез - күңелле нигез, рәхәт нигез.
- Әти-әни көннәр буе эштә булганга, әбкәйләр карагандыр инде сезне...
- Чынлап та, кайтып та кермиләр иде шул. Әткәй Хәбибрахман бригадир да булды, төрле эштә йөрде. Әнкәй Дөлфә исемле, Киров сөт заводында да, башка җирдә дә эшләде. Бик уңган кеше иде. Керәшеннәрдән өйрәнеп, гөмбә тозлый иде. Аныкы кебек тәмле гөмбә ашаганым юк минем. Урманга җыйнаулашып барабыз, без гөмбә табалмыйбыз. Әнкәй ике кулын артка куеп, әкрен генә бара, менә бу агач төбен кара әле, ди. Карыйсың - шул төп тулы гөмбә. Шуны белә иде. Әле шул чорда ук өй каршын тутырып чәчәкләр үстерә иде. Хәзер икесе дә вафат, авылда туганнар да юк. Төп йортны саткан булган идек, сатасы да калмаган - хәзер ул нигез җимерелеп ята. Әбкәйнең нигезе дә, энесенең нигезе дә таралган. Кайткач анда бармыйм, таралып яткан дөньяны күрәсем килми...
Киров авылы кызы Зөһрә апа. Туганнар кайсы кая таралышкан, бергә җыелганда, Зөһрә апаның гомер кичергән нигезенә - Актанышка җыелалар.
- Алабуга мәдәният агарту училищесын тәмамлап, район мәдәният йортына эшкә кайткан идем, шуннан бирле Актанышта мин. Башта, эшләп китә
алырмынмы, дип курыккан идем, бик яхшы каршы алдылар, дөрес юнәлеш бирделәр. Илгиз Ганиев - сәнгатьтә бик күп эшләгән кеше, кайда ничек йөрергә, кем нинди кеше икәнен аңлата иде. Хәмит абый Раянов безнең әти кебек булды. Безне - яңа кайткан кызларны кая барган, нишләгән, бөтен адымны гел тикшереп торды. Бәлки, шуларның тәэсире белән дә дөрес юнәлештә яшәп киткәнбездер. Безнең заманда яхшы кешеләр күп иде ул. Азат абыең белән дә шунда танышып, шунда кавыштык. Егет белән кыз кебек йөрмәдек тә без. Аңа инде 32 яшь иде, өйләнергә вакыты җиткән. Мин 22дә, әле ашыкмыйм. Әмма сеңелкәш миннән алда кияүгә чыкты. Шул барысын да хәл итте. Тәхия кияүгә чыкканга ачу итеп, мин Азатка чыктым. Шулай итеп, 1974 елның май аенда өйләнештек, 42 ел яшәдек. Төрле чак булгандыр, әйбәт яшәдек, димен. Бер-беребезнең хезмәтен, эш үзенчәлекләрен аңлый идек...
Азат абый Закиров - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, аны заманында "Агыйдел" җыр һәм бию ансамблен оештыручы, аның беренче балетмейстеры буларак, 70 яшьлек юбилеен да сәхнә тутырып рәхәтләнеп биеп уздырган оста биюче буларак беләбез. Азат Закиров исемендәге бию бәйгеләре дә оештырыла башлаган иде әле. Бер ел элек бакыйлыкка күчте Азат абый. Халык хәтерендә ул дәртле чыгышлары белән яши. Якыннарына исә аның табигатьтән мул бирелгән сәләте күчкән: оныгы - уллары Илшатның кызы Азалия бик яратып бию белән шөгыльләнә, кызлары Энҗенең дә шул юлдан китәргә теләге зур булган.
- Мәктәптә укыганда Энҗе "Агыйдел" ансамблендә солистка иде, биюгә теләге бик көчле. Азат рөхсәт итмәде. Бик олы, авыр хезмәт бит. Шулай да, барыбер сәнгать юлын сайлады - пединститутның музыка факультетын тәмамлады. I курска китәргә җыена, бергәләп әйберләрен тутырабыз. Азат әйтә: "Кызым, безнең нәселдә сәнгать кешеләре җитәрлек, авыл хуҗалыгы тирәсендәге егетне карарсың инде, яме", - ди. Азатның үзенең сеңлесе дә бик көчле скрипкачы, Данил да бар бит (Данил Салихов - Зөһрә апаның бертуган энесе, язучы, драматург, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар берлеге рәисе). 2-3 ел үтте. Энҗе бер кайтуында әйтә: "И әни, авыл хуҗалыгы институты егетләре дә йөреп карады артымнан, Рәсимгә чыгам инде мин, ул акыллы", - ди. Артистка чыгасыңны белеп чыгасың, дидем, миңа кайтып зарлана торган булмыйсың. Зарланмады, төрле чагы булгандыр...
Җырчы Рәсим Низамовның гомер юлдашы, төп таянычы, ышанычлы тылы Энҗе. Икенче югары белем алып, мәгариф системасында хезмәт куя - балалар бакчасы мөдире булып эшли. Әле күптән түгел генә ТР Президентының Мактау кәгазен тапшырганнар үзенә. Гаиләләрендә Рүзәл һәм Равил исемле ике егет үсә. Уллары Илшат Актанышта үз эшен ачкан, тормыш иптәше Ләйлә белән Илмир, Азалия һәм Алмазияне үстерәләр.
- Балалар гел ярдәм итеп торалар, аерым торсак та, бергә яшәгән кебек: бик еш киләләр, хәл беләләр, булышалар. Киленем бик әйбәт. Иң канәгать кешем шул. Бала-чага белән борчу булып тора инде. Анысы гадәти хәл, исәнлек кирәк, - ди бәхетле әни һәм 5 оныкның бәхетле дәү әнисе.
- Зөһрә апа, гомер буе кеше арасында кайныйсың, әле хәзер дә туктаусыз хәрәкәттә. Арытмадымы?
- Училищеда укыганда минем өчен иң зур табыш - анда безне аралашырга, шуннан тәм табарга өйрәттеләр. Гомер буе кирәк гамәл икән ул. Клубка эшкә кайткач, агитатор итеп җибәрделәр; авыл Советы секретаре вазифасында 27 ел эшләдем - һәрчак кеше белән якыннан, даими аралашу кирәк булды. Лаеклы ялга чыккач, ул вакыттагы имам-мөхтәсиб Ләес хәзрәт Галләмов мөслимәләр берлегенә җитәкче итеп чакырды. Барыбер тыныч кына өйдә ята алмаган булыр идем - өйрәнгән бит инде гел кеше арасында йөреп. Актанышта әкренләп дин ныгый. Мәчетләр ачыла, укырга йөрүчеләр арта. Әмма укыр өчен нәкъ менә мәчеткә килергә кирәк, чөнки төрле агымнар, секталар бар - нинди юнәлештә гыйлем биргәннәрен белеп бетереп тә булмый. Ә безне даими аттестацияләп торалар.
Мөслимәләр берлеге эше буенча сөенечле нәтиҗәләр белән бергә канәгатьсезлекләре дә күп Зөһрә апаның:
- Бездә җәмәгать оешмалары бергә берләшеп эшләү юк. Ветераннар оешмасы үзе аерым, "Ак калфак" - аерым, без - аерым. Югыйсә, максатлар уртак бит. Кеше белән эшләү кирәк. Исерек хатыннар, авыр балалар белән эшләү кирәк. Бер генә гаиләне упкынга барган юлыннан алып чыга алсаң да, зур эш. Авыл Советында эшләгәндә үк күңелгә авыр булып кереп калган: барып керәсең андый гаиләгә, әниләре өйдә юк, балалар ач утыра. Суыткычын ачып карыйсың, анда шып-шыр. Шул йөрәктә калган. Эчә торган хатын диюгә, күз алдыма буш суыткыч килеп баса.
Әхлак дәресләре дип күпме йөрдек. Берничә мәктәптә генә кереп китте. Бала күпме генә яхшы укыса да, әхлак булмаса, булмый бит.
Дин тотучыларның хезмәт урыннарында мәнфәгатьләре кысылмасын иде. Намаз укырга тилмереп йөрүче кардәшләр бар - намаз уку урыннары, мөмкинлекләр булсын иде. Аннан, зур чараларга безне дә чакырсыннар иде. Менә өлкәннәр ункөнлеге башлангач, 1 октябрь көнне хакимият вәкилләре белән очрашу үткәргәннәр - безне дәшүче юк. Югыйсә, без дә җәмгыятьне агарту-матурлауда үз өлешебезне кертергә тырышып йөрибез. Бергәлектә - көч, шуны онытмыйк.
Дөнья гаме белән янып йөрүче, яшьләрчә дәрт-дәрманын югалтмаган Зөһрә апа Закировага 12 октябрьдә 65 яшь тулды. Артта - шатлык-борчулары белән озын гомер, күпме хезмәт, тырышлык, алда - тагын да эшлисе эшләр, олы максатлар...
- Минем әле умра хаҗына барасым килә, - ди ике тапкыр хаҗия булган Зөһрә апа. - Хаҗга бару өчен иң мөһиме - рухи әзерлек. Укучыларыма да, башта динне, хаҗ гамәленең олылыгын аңлагыз, аннан соң бару турында уйларсыз, дим. Гомеремдә иң сөенгән, иң бәхетле вакытым - хаҗ вакыты булды. Хәзер дә кешеләр шунда киткәндә елап калам. Анда бик кадерле нәрсәм калган кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев