Актаныш

Дөньяны яхшы якка үзгәртергә омтылучылар

Кич. Караңгы. Урам уты яктысында бер төркем кешеләр җыелып торганы күренә. Якыная төшкәч, аларның 13-15 яшьлек үсмерләр икәне ачыклана. Кулларында кайсының тәмәке, кайсы сыра тоткан. Үзләрен зурларча тотарга, "егетләрчә" сөйләшергә тырышулары ярылып ята. Телләрендә тозлы-тозсыз сүз, ара-тирә сүгенү сүзләре дә килеп керә. Бер-берсен уздырырга тырышып, кычкырып көлгән булалар. Миңа игътибар...

Кич. Караңгы. Урам уты яктысында бер төркем кешеләр җыелып торганы күренә. Якыная төшкәч, аларның 13-15 яшьлек үсмерләр икәне ачыклана. Кулларында кайсының тәмәке, кайсы сыра тоткан. Үзләрен зурларча тотарга, "егетләрчә" сөйләшергә тырышулары ярылып ята. Телләрендә тозлы-тозсыз сүз, ара-тирә сүгенү сүзләре дә килеп керә. Бер-берсен уздырырга тырышып, кычкырып көлгән булалар. Миңа игътибар итмәделәр... Юлымны ары дәвам итәм. Күп тә үтми, тагын яшүсмерләр төркеменә юлыгам. Барысы бер төрле формадан, рәхәтләнеп көлешә-сөйләшә атлыйлар. Арада кызлар да күренә. Ямьсезлек, тупаслык юк. Форпостчылар икән - кичке рейдка чыкканнар.
Тәмәке пыскытучы, исерткечләр күтәреп, эчеп йөрүче, үзләрен тәртипсез тотучы яшьтәшләрен, мәктәп укучылары, студентлар, яшьләрне тәртипкә чакыручы бу кыз-малайлар да, алдагы төркем "геройлары" да бер чама яшьтә. Яшәү-тормыш шартлары бер-берләренекеннән артык аерыладыр димим - берсе генә дә авыр тормышта интегеп яшәгәнгә охшамаган. Ә менә дөньяга карашлар аерыла.
Киләчәк бүгеннән башлана, диләр. Һәр көн, һәр мизгел саен киләчәккә әз-әзләп нигез салына, таш йорт салгандагы кебек: бер көн - бер кирпеч, икенче көн - тагын бер кирпеч... Шул кирпечләрнең арада берсе генә дөрес урнашмасын я ватык булсын - бөтенләе белән төзелеп беткән өйне җимерергә дә сәләтле ул. Тормышта да нәкъ шулай: кайчандыр ясалган бер ялгыш адым, кирәксез гамәл бар тырышлыгың, хезмәтеңне юкка чыгара, тормышыңны боза ала.
Яшүсмерләр, мәктәп балалары, студентлар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан оештырылган, райондагы "Форпост" иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Назил Латыйпов - бүгенге әңгәмәдәшем.
- Бу вазифада узган елның 15 декабреннән мин. Эшне мәктәпләргә йөрүдән башладым. VII-IX сыйныф укучылары белән очрашып, тәртип темасына сөйләшүләр уздырдым. Шунда ук форпост хәрәкәте турында мәгълүмат бирдем. Ата-аналар җыелышларына чакырдылар, анда әти-әниләр белән сөйләштем-аралаштым. VI-VIII сыйныфларда кыз-малайларның тәртип бозу чоры башлана, шуңа форпост хәрәкәтенә күбрәк урта сыйныф укучыларын тартырга тырышабыз. IX сыйныфта нидер эшләргә соң була инде. Балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе хезмәткәре Регина Сәлимҗанова белән бергә йөрибез. Башта 35ләп форпостчыбыз бар иде, бүгенгә даими йөри торган ныклы 25ләп кыз-егетебез калды.
- Башкаларның күңеле сүрелдеме, бүтән бер сәбәп белән киттеләрме?
- IX сыйныфны тәмамлап, читкә китүчеләр дә бар, вакыт җитми дип туктаучылар да. Аннан, безнең форпостчыларга шундый уңайлык тудырылган: түләүле түгәрәкләр, тренажер залларына, бассейнга бушлай йөрү мөмкинлеге бар. Кайбер егетләр нәкъ менә шуңа кызыгып киләләр дә, рейдларга чыгасы булгач, уйларыннан кире кайталар.
- Вакытны икесенә дә: спорт белән шөгыльләнү өчен дә, тәртип саклау максатында да тигез бүлә аласызмы соң?
- Тырышабыз. Районда узган республика ярышларында, күләмле мәдәни чараларда безнең форпостчылар тәртип сагында торалар. Ел дәвамында өлкәннәргә ярдәм итү гадәткә кергән. Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимеров ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр турында безгә хәбәр бирә. Аларга кышын кар көрибез, язын бакча эшендә булышабыз, җәен барып, ишегалдындагы үләннәрен чабабыз.
Һәр дүшәмбе "Яшьлек" мәдәни үзәгенә җыелабыз, безнең штаб шунда. Кайда нәрсә булган, кем нәрсә эшләгән, алга нинди планнар - уртага салып сөйләшәбез. Балаларны контрольдә тоту, берләштереп тору өчен кирәк бу җыелу. Сишәмбе - түгәрәкләр көне. Алдан билгеләп куябыз: тренажер залына барабызмы, ату яки дзюдогамы, башкасынамы... Бассейнга йөриячәкбез. Дзюдо белән яратып шөгыльләнүчеләребез бар. Бер кызыбыз - Алия Мөхәмәдуллина бу төр буенча Татарстан чемпионы булды, быел Чаллыга укырга китте инде.
ДОСААФ тирына йөрербез дигән идек, барып чыкмады. Пулялар читкә очмасынга артына пенопласт беркетеп, үзем табло кебек әйбер эшләдем дә, хәзер "Яшьлек"тә ату күнекмәләре уздырабыз. Бокс секциясенә йөрергә теләк бар иде, анда көн саен җитди шөгыльләнердәй укучыларны гына алалар икән.
Рейдларга атна саен чыгарга тырышабыз. Җәйләрен атнасына 2-3 тапкыр чыккан вакытлар да булды. Чөнки, беләсез, бу чорда яшүсмерләр, яшьләр кичен барысы урамда, тәртип бозулар да ешрак. Шәһәрдән кайтып иркенгә чыкканнар күп.
- Рейд вакытында кайларда буласыз, ниләр эшлисез?
- Алдан полиция бүлегенә барып, рейдка чыгуыбыз турында әйтеп-кисәтеп куябыз. Җәен "Бүләк" лагерена даими рәвештә йөрдек - үзләре ярдәм сораган иде. Тәртип бозу очраклары булмады анда быел. Яшьләр кайда - без шунда: үзәктә йөрибез, аулаграк урыннарны карыйбыз. Мәгълүматны яшьләр үзләре җиткереп тора - форпостчыларга дуслары, танышлары хәбәр итә, аралашалар бит. Тәмәке тартып торганда эләккәннәр белән сөйләшәбез, кабат тотылсалар, укытучылары, сыйныф җитәкчеләренә хәбәр итәбез. Хәтта бервакыт тәмәке пыскытучы VII-VIII сыйныф кызлары белән очрашырга туры килде. Безнең белән полиция вәкилләре дә бар иде. Сөйләштек, бүтән тартмыйбыз, дигән булдылар.
1нче мәктәп каршындагы йортның (элеккеге тулай торак) беренче подъезды төбенә еш кына яшүсмерләр тәмәке тартырга җыела. Бигрәк тә кышын. Арадан берсе каравылда тора, безне күрсәләр, таралышып юкка чыгалар. Гел тикшереп торгач, хәзер сирәгәйделәр. Әле менә узган рейдта кабат анда кагылдык, ике укучы тора иде, җылынырга гына кердек, диделәр. Анда яшәүчеләр әйтүенчә, бу подъездда бер ир кеше дә тормый, чыгып куркытучы юк икән, шуңа проблемалы ул.
- Тәмәке түгел, шешә күтәреп йөрүче яшүсмерләрне дә очратырга мөмкин урамда.
- Димәк, укучы балаларга исерткеч сатучылар да бар! Җәй көне, әле менә ноябрь аенда да
балигъ булмаганнарга исерткечләр (сыра, коктейль) һәм тәмәке сатучыларны тикшерү ниятеннән кибетләргә рейдларга чыктык. Алдан, ярамаганын беләсезме, тикшерү булачак, дип, йөреп чыктык үзләрен, профилактика үткәрдек. Законнан да, тикшерерләр дип тә курыкмыйлар икән! Әти-әниләрнең берсеннән рөхсәт алдык, уллары кибеткә кереп китә, исерткеч сорый. Бирерләрме-юкмы - без тышта көтәбез. Ике кибет сатучыларын тоттык: конвейер кебек, кем түләсә - шуңа сатканнар.
- Тотылганнар белән алга таба ни булды?
- Полиция хезмәткәрләрен чакырдык. Кибет хуҗалары да шундук килеп җитте. 30 мең сум штраф түләтергә сатучы апалар да кызганыч. Гаебебезне аңладык, башка кабатланмас, диделәр, беренче тапкырга кисәтү ясап тордык. Махсуслашкан кибетләрдә сатмыйлардыр дигән идек, саталар икән. Зур кибетләрдә ул яктан тәртип. Мондый рейдларны алда да дәвам итәчәкбез.
- Яшүсмерләр, яшьләр форпостчыларны ничек кабул итә?
- Элегрәк ничектер кыеграк карыйлар иде диимме - жаргонда "кызыл" сүзе бар бит, шулайрак кабул итәләр иде. Мин, форпостчы - полиция вәкиле түгел, бу - волонтерлык кебек иҗтимагый хәрәкәт, дип аңлатам. Урамда, җәмәгать урынында тәртип бозучыны күргән һәр кеше - форпостчы гына түгел - Россия Федерациясе гражданины буларак, полиция чакырта, кисәтү ясый ала. Шунысы сөендерә дә: рейдка чыккач, каршыларына очраган яшьләр форпостчылар белән кул кысышып, күрешеп китәләр. Без кыз-егетләргә, әгәр тәртип бозганда эләктерәбез икән, шундук полиция чакыртып, штраф суктыру максатыннан түгел, дөрес юлга бастыру өчен тырышабыз, дип аңлатырга тырышабыз.
- Кайчандыр үзегез кисәтү ясаган, тәртипкә өндәгән кыз-егетләрнең дә бүген килеп форпостчылар сафын тулыландыру очраклары буламы?
- Әйе, безгә тәртипле балалар, спортчылар гына килә дигән сүз түгел. 9 Май - Җиңү көненә форпостчылар катнашында хәрби-спорт темасына шоу әзерләгән идек. Техникумнан өлкән форпостчы Арслан Әхтәмов белән икәүләп бер ай дәвамында "Яшьлек"тә бергәләп өйрәттек. Кызлар да такта ярдылар анда хәтта. Өстәп, нәкъ менә бәйрәм аллап 30 комплект форма бирделәр: кышкы куртка, җәйге костюм. Бейсболкаларны үзебез булдырдык. Кыз-егетләр бөтенесе бер киемнән, көчлеләр, җитезләр, матурлар! Менә шушы чыгыштан соң сафларыбыз тагын да тулыланды. Тәмәке тартучы, бәлки коктейльләр дә эчкәне булгандыр, шундый егетләр дә килде. "Абый, ул тарта, аны алмагыз", - диделәр башта минекеләр. Аңлаттым: яшүсмер безгә килә икән, йөрсен. Кичә тарткан икән, бүген-иртәгә дә тартачак дигән сүз түгел бит. Дуслаштылар, хәзер бергә йөриләр. Мин форпостчыларның һәркайсы белән чын күңелдән, тиң-тигез күреп сөйләшәм. Гаҗәп, әмма факт: сораштыру үткәргән идек, укучыларның 70-80%ы бер түгәрәккә дә йөрми икән. Без мәктәптә укыганда һәр кич тренировкага бара, чаңгыда шуа, йөгерә идек. Тренировканың авыр икәнен дә беләсең, әмма барасы килә. Теләк булса, вакыт табыла. Сыра-тәмәке, башка кирәкмәс юк-бар турында да уйлау юк.
- Спорт ярышлары форпостчылар арасында да уздырылып тора бугай?
- Соңгысы әле октябрь аенда гына, Биектау районындагы "Байтик" лагеренда узды. Призлы урынга өмет бар иде, тик командадагы бер кешебезнең яше туры килми дип, зурлар арасында ярыштырдылар. Шуңа 14 команда арасында VIII урынга калдык. Язын мәктәп укучылары арасында ярыш булачак, шуңа әзерләнәбез. Бу җәйдә форпостчылардан өч кыз, өч малаебызны бер атнага Минзәләгә парашютчы-десантчы лагерена җибәрдек. Палаткаларда яшәделәр. Парашютта очу дигәннәре булмады - махсус уку, өйрәнү кирәк. Ә аркан тарту, гер күтәрү, ату, турникта тартылу, йөгерү, автомат сүтеп җыю, беренче медицина ярдәме күрсәтү һ.б. төр ярышларда безнекеләр гел призлы урыннарны яуладылар. Беренче көнне зарланганнар иде, ахырга бик ошатып, дуслар табып, киләсе елга да баруны ниятләп кайттылар.
- Без пионерия сафларында тәрбияләнеп үстек: әйбәт укырга, тәртипле булырга, спорт белән шөгыльләнергә, игелекле гамәлләр кылырга, көчсезләргә ярдәм итәргә - форпостчылык нигезендә дә шушы кануннар. Кешелеклелек сыйфатларын үстерүдән тыш, бу хәрәкәттә катнашу яшьләргә тормышта тагын нинди дә булса өстенлек бирәме?
- Хәйрия эшчәнлеген түләүсез хезмәт формасында башкара торган гражданнар - ирекле ярдәмчеләрнең (волонтерлар) эшчәнлеген теркәп бару өчен хәзер волонтерның шәхси китабы барлыкка китерелде. Нәкъ хезмәт кенәгәсе кебек ул, тик монда волонтер, безнең очракта, форпостчының башкарган эшләре язылып бара. Укырга кергәндә, эшкә урнашканда, нинди дә булса күләмле проектта катнашканда әлеге китап зур роль уйный. Югары уку йортына кергәндә ирекле ярдәмче эшчәнлеге абитуриентның БДИ нәтиҗәләренә өстәмә балл бирә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: