Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Доллар бәясе кискен артты

2016 елның гыйнварында рубль тарихи минимумына төшкән һәм доллар бәясе 85,75 сумга җиткән булган

Бүген сәүдә биржаларында евро бәясе 85,11 сумга, доллар бәясе 74,26 сумга җитте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Рубль курсының шулай кискен төшүе нефть базарындагы вәзгыять белән бәйле. ОПЕК+ илләре үзара килешә алмау сәбәпле, Brent һәм WTI маркалы ягулык бәясе 30 процентка төште.

Бүген, дүшәмбе, ял көне булу сәбәпле, Мәскәү биржасы ябык. Җомга көнне сәүдә ябылган чакта доллар бәясе 68,57 сум, евро бәясе 77,51 сум булган.

Рубль бәясе 2016 елның гыйнварында тарихи минимумына төшкән иде. Ул чакта АКШта сланец нефтен чыгару бик зур күләмнәргә җитте. Башта Brent маркасының бер барреле өчен 110 доллар түләделәр. Ягулык бәясе ел ярым вакыт эчендә кискен төште. 2016 елның гыйнварына бер баррель бәясе 27 доллар булды.

Ул чакта доллар бәясе 85,75 сум, евро 93, 60 сум тәшкил итте.

Илкүләм байлык фонды (Фонд национального благосостояния (ФНБ) туплаган ликвид чаралар күләме 1 мартта 10,1 трлн сум булган. Бу сумма нефть бәясе төшүдән килгән зыянны каплау өчен җитәрлек. Нефть бәясе 25-30 долларга кадәр төшкән очракта, ФНБ акчалары 6-10 елга җитәчәк. Бу турыда Россия Финанслар министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев