Актаныш

Дәрестән тыш вакытны файдалы уздыру мөмкинлекләре

Мәктәпләрдә укулар башлану белән укучылар төрле түгәрәкләргә дә тартыла. 1 нче сентябрьдән алар да эшли башлый. Районда исә балаларга өстәмә белем бирү буенча барлык мөмкинлекләр дә тудырылган дип хәбәр иттеләр чираттагы брифинг барышында. 

 

Брифингта катнашучылар һәрберсе үз юнәлешләре буенча тулырак таныштырып үтте. 

-Быел да укучылар укудан тыш, үзләренең осталыкларын төрле юнәлешләрдә сынап карарлар, сәнгать, спорт буенча үзләренең сәләтләрен ачарлар дип ышанабыз. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Ул булмасын спорт, ул булмасын сәнгать юнәлешләре. Һәрберсе буенча да көчле укытучылар тупланган, -диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева. 

- Актанышның 1нче, Актанышның 2 нче, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, кадет интернат-мәктәпләренең өстәмә белем бирү өчен лицензияләре бар. Алар биш юнәлеш буенча үзләренең эшләрен оештыралар. Болар: спорт, рухи әхлакый, интеллектуаль, гомуми мәдәни һәм социаль юнәлешләрдәге түгәрәкләргә сентябрь аенда укучылар туплыйлар. Октябрьдән алар эшли башлый. Шулай ук күп кенә авылларда спорт һәм сәнгать мәктәбенең филиаллары эшли. Укучылар алардагы түгәрәкләргә теләп йөриләр. Моннан тыш Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә һәр мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлек алып барылырга, һәм ул атнага ун сәгатьтән дә ким булмаска тиеш. 

Актанышның 1 нче, Актанышның 2 нче һәм кадет  интернат-мәктәбе “Үсеш ноктасы” дигән проектта катнашалар. Әлеге проект кысаларында бу мәктәпләргә җиһазлар кайтарылды. Ул балаларга техник юнәлештә эшләргә мөмкинлекләр тудыра. Шулай ук аларда шахмат түгәрәкләре дә эшли башлаячак, -ди район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Раниза Шакирова.

Районның социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров:

-Чыннан да,  дәрестән тыш эшчәнлек тәрбия бирүдә зур урын алып тора. Һәм баланың киләчәк язмышын да билгели дияргә кирәк. Чөнки күп бала дәрестән тыш шөгыльләнгән юнәлеш буенча китә. Районда эшләп килүче сәнгать мәктәбенең тарихы бик зур. Быел аның эшчәнлек алып баруына 50 ел тула. Аның авылларда ун филиалы эшли. Сәнгать мәктәбендә эшчәнлек дүрт юнәлеш буенча алып барыла. Алар: халык уен кораллары, вокал, рәсем, хореография бүлекләре. Узган ел аларга театр бүлеге дә өстәлде. Быел мәдәният илкүләм проекты кысаларында безгә җиде миллионнан артык суммага уен кораллары кайтты. Быелгы уку елын шушы уен кораллары, җиһазлары белән башлап җибәрәбез. Элек уен кораллары буенча проблемалар күп иде.  Сәнгать мәктәбенә укучылар беренче сыйныфка укырга кергән балалардан башлап кабул ителә. 

Илфак Ибраһимов, районның сәнгать мәктәбе директоры:

-Райондагы укучыларның 17,4 проценты, ягъни 584 е сәнгать мәктәбенә тартылган. Быел дөрестән дә, матди-техник базабыз бик нык баеды. Шуңа без үзебезнең алга укучыларның халык уен коралы ансамблен оештыруны максат итеп куябыз. Һәм укытучылар, укучылар белән берлектә халык уен коралы оркестры да булырга тиеш дип исәплибез. Сәнгать мәктәбендә укуның үзенчәлеге шунда, монда укытучы белән укучы бергә утырып, һәр укучыга аерым якын килеп эшлиләр. Димәк укытучы үзе дә бик нык оста булырга тиеш. Бу яктан караганда, 43 укытучының белем һәм тәҗрибәсе җитәрлек. Проблемабыз да юк түгел. Ул да булса, бина сәнгать мәктәбе өчен махсус төзелмәгән. Тавыш саклагыч, изоляция булмау берникадәр кыенлыклар тудыра. Эшкә яшьләрнең кайтырга теләмәве дә борчылдыра. Кадрларның, аеруча авыллардагы филиаллардагыларның яшьләре өлкәнәеп бара. 
Шуны да әйтеп китәргә кирәк, сәнгать мәктәбендә уку бушлай алып барыла. Теләге булган балаларны сәнгать мәктәбендә көтеп калабыз. 

Илнур Хуҗин, район балалар иҗат үзәге директоры:

-Балалар иҗат үзәге уку елына йөз процент әзер. Үзәктә план буенча 790 бала белем алырга тиеш була. Биш төркемдә шөгыльләнәбез. Бола: физкультура-спорт, социаль педагогик, техник иҗат, декоратив художество һәм экология-биология юнәлешләре. Һәм шул төркемнәр эчендә 72 түгәрәк эшләп килә. Устав буенча балалар түгәрәкләргә биш яшьтән йөри алалар.  Балаларга 15 укытучы белем бирә. Элек ата-аналар балаларын күбрәк сәнгать юнәлешенә биргән булсалар, соңгы елларда техник, экологик юнәлешләргә дә теләп йөри башладылар. Агач эшкәртү, робот техникасы юнәлешләре буенча да тыгыз эшлибез. Әлеге түгәрәкләрдә шөгыльләнгән балалар үзләренең эшләре белән төрле бәйгеләрдә катнашалар. Ике ел рәттән инде мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен гади автомобиль модельләре буенча республика ярышы үткәрәбез. Район балаларын өч яшьтән үк техник түгәрәкләргә тартып, шунда шөгыльләндерергә иде дигән максат куябыз. Балалар иҗат үзәгенең матди-техник базасын ныгыту буенча да эш алып барыла. Түгәрәкләрдә балалар рәхәтләнеп ял итеп кайтып китәләр. Аларны үзебездә көтеп калабыз. 

Айдар Иманаев, районның яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе:

-Районда спорт юнәлешендә ике оешма эшли. Алар “Иман” спорт мәктәбе һәм “Лачын” боз спорт сарае. Аларда 30 югары белемле тренерлар хезмәт куя. Быел  аларның сыйныфларында 1248 бала 15 төрле спорт төре буенча шөгыльләнергә тиеш дип торабыз. Шуның 13е “Иман” спорт мәктәбендә, икесе – чаңгы белән хоккей  “Лачын” боз спорт сараенда. Агымдагы уку елын төгәлли алмау сәбәпле, бераз кыенлыклар да туды. Класс-комплектлар шул килеш сакланып калды. Быелгы уку елы яхшы гына узар дип уйлыйбыз. 

Ленис Вәлиев, “Иман” спорт мәктәбе директоры:

-Бу уку елына 824 баланы үзебезгә җәлеп итәргә ниятлибез. Республикада ун спорт төреннән артыграк спорт төре белән шөгыльләндерү.

Алда әйтелгәнчә, бездә балалар 13 спорт төре белән шөгыльләнә алалар. Аерым карап киткәндә, иң күп тренерлар һәм шөгыльләнүчеләр көрәш, билбау көрәше буенча. Аннан дзюдо спорт төрен дә балалар якын итә. Шахмат буенча авылларда да класс ачуны сорыйлар. Өстәл теннисы, бадминтон, йөзү классларына да балалар яратып йөри. Узган ел ата-аналардан түләүле шахмат классы ясап булмыймы дип тәкъдим кергән иде. Аның документлары әзерләнә. Бу инде балалар бакчасына йөрүче балалар өчен булачак. 

Аяз Сәрвәров, ”Лачын” боз спорт сарае директоры урынбасары:

-Безнең боз-спорт сараенда кызлар да, егетләр дә хоккей буенча теләп шөгыльләнәләр. Төрле ярышларда  катнашалар. Чаңгы спортын үз итүчеләр дә яратып йөриләр. Быел да ике төркем җыелыр дип өметләнәбез. Быелгы уку елында 14 тренер карамагы астында 419 бала шөгыльләнер дип көтелә. Аның 244е  хоккей, 175 бала чаңгы спорты төркеме  буенча. Теләге булган балаларны көтеп калабыз. 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: