Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Дәһшәтле елларның төзәлмәс ярасы

Ике мәртәбә сәяси репрессиягә дучар булган Шакир Гомәр улы Булатов гаиләсе язмышы турында Татарстан Республикасы сәяси репрессия корбаннарының Хәтер Китабында болай дип язылган: Булатов Шакир Булат улы (Гомәр улы), 1908 елда Актаныш районы, Иске Кормаш авылында туган, Әндиҗан өлкәсе, Хуҗабад районында, Актаныш районы, Иске Әлем авылында яшәгән. Татар. Укытучы. 1937...

Ике мәртәбә сәяси репрессиягә дучар булган Шакир Гомәр улы Булатов гаиләсе язмышы турында
Татарстан Республикасы сәяси репрессия корбаннарының Хәтер Китабында болай дип язылган:
Булатов Шакир Булат улы (Гомәр улы), 1908 елда Актаныш районы, Иске Кормаш авылында туган, Әндиҗан өлкәсе, Хуҗабад районында, Актаныш районы, Иске Әлем авылында яшәгән. Татар. Укытучы. 1937 елның 20 ноябрендә кулга алынган. ТАССР НКВД өчлеге тарафыннан 1937 елның 30 декабрендә 58-10, 58-11 маддәләре буенча хөкем ителгән. Хөкем карары: 10 елга хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрү. Кабат 1949 елның 11 декабрендә кулга алынган, 1950 елның 8 апрелендә Красноярск краена җибәрелгән. 1962 елның 4 октябрендә акланган.
Гомер юлы башланганда
Мин, Ринат Булат улы Булатов, Шакир Булатовның икенче улы, 1938 елның 31 мартында туганмын. Бу вакытта минем әти инде бишенче ай Актаныш НКВД төрмәсендә утырган. Кулга алынганда Иске Әлем мәктәбе директоры булып эшләгән. 13 яшендә чакта әтисе авырып вафат булган. Өч бала белән туйдыручысыз калган әбием кабат кияүгә чыга, ул кешенең 9 квадрат метрлы өе була. Табигый, анда балаларга урын булмый, һәм әтине Минзәлә балалар йортына тапшыралар. Ул урта мәктәпне тәмамлап, аттестат ала. Кулга алынганда Казан укытучылар институтының II курсында читтән торып укыган була. Шул ук елны әнигә өйләнә, 1936 елда беренче уллары - минем абый Айрат Шакир улы Булатов туа. Ни өчен соң ул - Шакир улы, ә мин - Булат улы? Бу бик гади аңлатыла. Мин "халык дошманы" улы булганлыктан, әнинең Башкортстан АССР Илеш районы Теләкәй авыл Советы рәисе булып эшләүче абыйсы, киләчәктә минем язмышыма "халык дошманы" күләгәсе тәэсире булмасын өчен, әнигә туу турында метрикада әти турындагы мәгълүматны үзгәртергә киңәш итә. Ә ни өчен без Башкортстан җирендә булганбыз? Монысы да бик гади. Әтине кулга алганнан соң, безнең барлык мөлкәтне тартып алып, өйдән куып чыгарганнар. Әнигә үз авылына, Теләкәйгә кайтудан башка чара калмый. Әни әти-әнисеннән бик иртә ятим кала һәм абыйсы гаиләсендә үсә. Абыйсы киңәше белән, минем метрикада әти Гомәров Булат Гомәр улы дип языла. 1998 елда Әлмәт шәһәр судында миңа әтинең чын исемен кайтарырга туры килде.
"Халык дошманы" хатынының балалар тәрбияләү хокукы юк
Әнинең сөйләве буенча, әти, татар балаларын мәктәпләрдә үз туган телләрендә - татар телендә укытырга кирәк, дип әйтә. Шушы гадел сүзләре аны НКВДга кадәр китерә. Советларга каршы контрреволюцион пантөрек оешмасы әгъзасы булуда гаепләп, аңа "халык дошманы" ярлыгы тагалар. Аны түбәндәгеләрдә гаеплиләр: халык дошманы Иманаев җитәкчелегендә, Актаныш районында эшләп килгән, советларга каршы милләтчелек төркемендә катнашу, мәктәп мөдире буларак, балаларны буржуаз-милләтчел рухта тәрбияләү, коммунист һәм комсомол укытучыларның абруен төшерү, уку планнарын өзү, Троцкийны һәм башка халык дошманнарын мактау, татар мәктәпләрендә рус теле укытуга каршы чыгу. Әлеге "сәяси спектакль" нәтиҗәсендә, 1937 елның ноябрендә аны 10 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгаралар. Ә аның Минзәлә балалар йортындагы дустын, ул вакыттагы Актаныш мәгариф бүлеге мөдире Иманаевны, оешма җитәкчесе буларак, кулга алган көнне атып үтерәләр. Соңыннан ул, әти һәм әлеге төркемдә "катнашкан" бер гаепсез А.Хәкимов, М.Башкиров, С.Бикташев һәм башкалар шулай ук акланалар. Менә сезгә сталинизмның шакшы йөзе.
Туйдыручысыз калган әниебез Заһидуллина Гаҗибә Хәлиулла кызы (урыны оҗмахта булсын, 2006 елда 92 яшендә вафат булды), иренең гаепле түгеллеген исбат итәргә тырышып, Актаныш НКВД бусагаларын таптый башлый. Тик, файдасыз. Әнидән котылу өчен, НКВДчылар, биш яшьләре тулгач, улларының балалар йортына тапшырылачаклары белән яныйлар. Янәсе, ул - "халык дошманы" хатыны, һәм аның балалар тәрбияләү хокукы юк. Балалар совет балалар йортларында коммунизм рухында тәрбияләнәчәкләр. Бетте-китте! Югал моннан!
1941 елның 22 июне Ташкентта каршыланды
Янаулардан куркып, әниебез, безне - ике улын алып, Үзбәкстанга, апасы янына китә. Өлкән улына 5 яшь туларга ике генә ай калган була бит. Ташкент вокзалында вагоннан төшкәч, әниебез репродуктордан Левитан тавышын, Германиянең Советлар Союзына һөҗүм итүе турындагы хәбәрне ишетә. Димәк, бу 1941 елның 22 июне була. Шушы көннән һәртөрле пассажир йөртүләр туктатыла, һәм тимер юл сугышка гына эшли башлый. Шулай да, без апа янына барып җитә алдык. Апабыз Вәҗиһә Заһидуллина Әндиҗан өлкәсендә Грунч-Мазар тимер юл станциясендә яши һәм район санэпидстанциясендә эшли иде. Без аның белән бергә өч ел яшәдек. Әнине шунда ук мәктәпкә укытучы итеп эшкә алдылар, ул Югары Яркәй педучилищесын тәмамлаган иде. Билгеле, үзе белән ни белем турында документы, ни хезмәт кенәгәсе юк иде: Башкортстаннан киткәндә ул бераздан кире кайтырга исәпләгән була. Тик, сугыш башлангач, кирегә барлык юллар ябыла.
Ул елларда Үзбәкстанның төп халкының грамота дәрәҗәсе бик түбән иде. Мәктәпләрдә укытучылар җитми, һәм читтән килгән грамоталы кешеләрне, кулларында белем турында документ булмаса да, укытучы итеп эшкә алалар иде. Татар милләтле укытучыларга ихтыяҗ аеруча зур, чөнки татар һәм үзбәк орфографияләре бик охшаш. Өстәвенә, бу халыклар бер үк диндә. Килгән татар гаиләләре республиканың иң аулак почмакларында да яшиләр иде. Дин берлеге һәм телләр охшашлыгы нигезендә катнаш гаиләләр барлыкка килде.
Кремльнең ул еллардагы ялгыш милли сәясәте аркасында татарларның һәм башка халыкларның үз тарихи ватаннарыннан күчеп китүе күзәтелде. ВКП(б), кирәк-яраклар белән, беренче чиратта, Урта Азия һәм Кавказ республикаларын тәэмин итте. Шунлыктан, анда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсе Россиянең төп регионнарындагыдан югарырак булды. Шуңа күрә татарлар, руслар, яһүдләр һәм башка халыклар даими яшәү өчен әлеге республикаларга күчәргә тырышалар иде.
Үзбәк мәктәпләрендәге укытучыларның яртысы диярлек, нигездә, татарлар иде. Авыл мәктәпләрендә исә рус милләтле укытучылар юк диярлек. Руслар шәһәрләрдә һәм сәнәгать предприятиеләре булган район үзәкләрендә (анда да алар 10-20 гаиләдән артмый иде) төпләнәләр иде. Шул сәбәпле, миңа һәм абыйга урта белемне үзбәк мәктәбендә алырга туры килде, гәрчә район үзәгендәге урта мәктәптә укысак та. Безнең мәктәптә бер генә рус сыйныфы да юк иде. Без 9нчы сыйныфка күчкәч кенә, мәктәбебезгә Мәскәү өлкә педагогия институтыннан килгән ике яшь кыз рус теле һәм әдәбиятын укыттылар һәм тиешле өч елны эшләгәч, үз илләренә кайтып киттеләр.
1944 елда, бернинди юридик нигезсез, кырым татар халкы репрессияләнә. Аларны товар вагоннарында, коточкыч шартларда, Үзбәкстанга һәм башка күрше республикаларга җибәрәләр. Климатның кискен алышынуы һәм начар туклану нәтиҗәсендә өлкән яшьтәгеләрнең күбесе вафат була. Аларның балаларына да, безнең кебек үк, үзбәк сыйныфларында укырга туры килде.
Халыкта юкка гына әйтмиләр: Гитлер дошманнарына каршы сугышса, Сталин дошманнарына һәм үз халкына каршы көрәшкән. 40 миллион совет кешесенең һәлак ителгән тормышы һәм өзгәләнгән язмышы Сталин һәм аның яраннары намусында.
Әниебез абруйлы педагог булды
Урта һөнәри педагогик белемле әниебез җирле педагогик коллективта бик тиз абруй яулады. Тиз арада үзбәк телен үзләштерде һәм лаеклы ялга кадәр үзбәк башлангыч сыйныфларында үзбәк балаларын укытты. Аның югары һөнәри дәрәҗәсен искә алып, уку барышы начар булган мәктәпләргә җибәрә башладылар. Ике ел чамасы ул мәгариф бүлеге инспекторы булып эшләде һәм даими мәктәпләргә чыгып йөрде. Бу елларда без абый белән балалар йортында яшәүнең бар "рәхәтен" татыдык. Урта мәктәпне тәмамлаганчы безгә өч район үзәгендә һәм дүрт кышлакта яшәргә һәм укырга туры килде. Яшәү өчен безгә мәктәп бинасында кечкенәрәк бер бүлмә бирәләр. Анда өч тимер карават һәм ике парта, шулай ук сыйныф өстәле һәм ике-өч урындык сыя. Киемнәрне кадакларга элә идек. Ул вакытларда кием шкафы, тумба, стенка турында беркем дә белми, аларны алырга акча да юк. Ашарга примуста пешерәбез. Дәресләрне керосин лампасы яктысында әзерлибез. Керосин табу да зур проблема. Керосинчы аны даими китерми, һәм аңа озын чират тезелеп, ул үзен корольләрчә тота иде. Электрлаштыру 1952 елда гына, без 7нче сыйныфта укыганда башланды.
Югары һөнәри дәрәҗәдәге хезмәте өчен әниебез Үзбәкстан республикасының һәм СССРның күп медальләре һәм грамоталары белән бүләкләнде, халык мәгарифе отличнигы булды.
Шатлыклы көннәр
Әниебез эшкә җибәрелгән өченче кышлакка күченеп, мәктәптәге бүлмәне яшәү өчен яраклаштыра башлаган гына идек. Мәктәп коридорында безгә бөтенләй таныш түгел ир-ат очрады. Әниебез исә, аны ерактан ук танып алып, шатланып, каршына йөгерде: ул үзенә билгеләнгән срокны тутырып кайткан әтиебез булып чыкты. Шатлыгыбызның чиге-чамасы булмады. Ул 1947 елның декабрендә, нәкъ 10 елдан соң иреккә чыкты. Әлеге елларны Архангельск шәһәрендә, төзелешләрдә үткәрде.
Язучы А.Солженицын чыннан да хаклы бит: ул чорда шәһәрләр сәяси тоткыннар сөякләрендә төзелгән. Шәһәрләрдәге төзелешләр территорияне чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алудан һәм төзелеш мәйданы чикләрендә автоматчылар өчен күзәтү вышкасы куюдан башланган. Аннары монда йөк машиналарында сәяси тоткыннарны китергәннәр. Бу күренеш киң таралган дип раслый алмыйм, билгеле, әмма андый фактлар бик күп булган. "Дөнья халыклары юлбашчысы" илне шулай торгызган.
Сугышта җиңелгән Германиядә исә, америкалылар төзегән "Маршалл планы" күренекле икътисадчы Эрхардка (соңрак ул Германия канцлеры була) сугыш нәтиҗәләрен репрессия чараларыннан башка гына, тиз арада бетерергә мөмкинлек бирә. Монда, бездәге кебек, сәяси террор түгел, ә югары нәтиҗәле һәм нигезле икътисади инструмент кулланыла.
Элекке сәяси тоткын булуына карамастан, җирле хакимият әтиебезне рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп эшкә алды. Гаилә башлыгы - төп туйдыручы булгач, тормыш та бераз җиңеләйде. Хезмәт хакы алып, өйгә кайтканда, иректә, гаиләсе белән булуына аеруча сөенә әтиебез. Безне - улларын бик ярата, миңа һәрвакыт, табиб булачаксың, дип әйтә иде. Мәктәптә дә бик тиз абруй яулады.
1948 елда, җәйге каникуллар вакытында, без әтиебезнең туган авылы Иске Кормашка кайттык. Анда ай буе ял итеп, кире Үзбәкстанга килдек. Ул чакта Татарстанда тормыш бик авыр, бик күп әйберләргә, бигрәк тә, азык-төлеккә кытлык иде. Без туганнарыбызга даими рәвештә кара чәй, кипкән җиләк-җимеш, киҗе- мамык әйберләр, киемнәр, аяк киемнәре һ.б. җибәрә идек. Безнең ВКП(б) иң элек Урта Азия һәм Кавказ халкы турында кайгыртты.
Ахыры бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев