Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Дулкын” бәйрәм ялларында тулы куәткә эшләячәк

Ел ярымнан артык ишекләре бикле торганнан соң, бу елның 1 декабрендә актанышлыларның яраткан ял урыны һәм су спорты объекты - "Дулкын" бассейны кабат ачылды. Республика бюджеты хисабыннан Проект институты проекты нигезендә генераль подрядчы "ФОРТЭКС" оешмасы биредә 65 млн. сумлык капиталь ремонт ясап, куллануга төзекләндерелгән, заманча җиһазланган бассейн тапшырды. "Дулкын" нинди...

Ел ярымнан артык ишекләре бикле торганнан соң, бу елның 1 декабрендә актанышлыларның яраткан ял урыны һәм су спорты объекты - "Дулкын" бассейны кабат ачылды. Республика бюджеты хисабыннан Проект институты проекты нигезендә генераль подрядчы "ФОРТЭКС" оешмасы биредә 65 млн. сумлык капиталь ремонт ясап, куллануга төзекләндерелгән, заманча җиһазланган бассейн тапшырды. "Дулкын" нинди үзгәрешләр кичерде, бүген ниләр белән яши - район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Ленис Вәлиев белән әңгәмәбез шул хакта.
- Ленис Әнәсович, ялгышмасам, актанышлылар бассейнга 2000 еллар башында тиенгән иде кебек.
- Әйе, 2002 елда педагогларның республика конференциясе узды бездә, нәкъ менә шуның алдыннан - август аенда ул файдалануга тапшырылды. Шактый еллар халыкка хезмәт итте. Җиһазлары искерү һәм технологик таләпләргә туры килми башлау сәбәпле, 2015 елның 14 апрелендә эшчәнлеген туктатты. Узган елның 7 декабреннән генподрядчы оешмадан хезмәткәрләр килеп, ремонт ясый башладылар. Эше озак булса да, ахырына җиткерделәр.
- Ремонт ниләрдән гыйбарәт булды?
- Монда бар технологик җиһазлар алышынып бетте дисәк тә була. Безнекедәй иске төр бассейннар республикада соңгылары булгандыр дип әйтер идем. Суны җылытып, чистартып бирә торган җайланма бассейн кырыендагы чокырларда урнашкан, һәм аңа бассейн эченнән хезмәт күрсәтелә иде. Хәзер бу система подвалда урнаштырылды. Подвалда тулы бер завод дип әйтергә була - су җылыту, чистарту, әзерләү системасы, шәхси җылылык пункты, вентиляция, һаваны кондицияләү системасы, алар белән идарә итү пунктлары - һәммәсе шунда урнашкан. Бөтен нәрсә программалаштырылган, бар нәрсә датчиклар ярдәмендә көйләнә - кеше факторы минималь дәрәҗәдә. Берәр система сафтан чыга икән, генподрядчыларга шалтыратып, консультация алабыз, алар хәтта бассейн эшчәнлеген дистанцион рәвештә күреп торалар. Төзексезлекләрне читтән торып төзәтә дә алалар.
Су чистарту өчен ике катлы кварцлы ком фильтрлары урнаштырылды, су даими шулар аркылы йөри. Олы бассейнда, әйтик, туктаусыз ике насос бер-берсен алыштырып эшли, алар суны гел фильтр аша куып тора. Өстәмә тагын бер чистарту чыганагы - ультрафиолет нурланыш, су шуның аркылы үтә.
Бассейнда җилләтү-вентиляция системасын яңаны көйләделәр. Шулай ук, электр үткәргечләр яңадан сузылды. Янгынга каршы таләпләргә туры китереп, сигнализация урнаштырдылар, аерым бүлмә булдырылып, видеокүзәтү системасы сак астына алынды - хәзер 7 видеоҗиһаз бассейн эчен, тирәсен, тышкы якны видеога төшереп, яздырып, язылганнар сакланып бара. Шулай ук, түбә начар хәлдә иде - бөтен корпусның түбәсе киредән эшләнде. Яктылык системасын, санузел системасын - душ бүлмәләре, юыну урыннарын яңарттылар. Бәләкәй ванна ягына җылы идән эшләнде. Бассейнга хезмәт күрсәтүче иң төп өлешләрнең берсе - котельный ягының газ казаннары алмаштырылды - анда хәзер яңа казаннар утыра. Алар ярдәмендә бассейн суын да, идәнне дә, душка килүче суларны да, вентиляция системасын да җылытабыз.
- Элек бассейнда су ярыйсы ук салкын була, гадәттә, судан күшегеп чыгалар иде.
- Регламент буенча олы бассейнда су 26-28 градус, кечесендә 28-30 градус җылылыкта булырга тиеш. Безнең элек ваннада өч насос һәм электр белән җылытучы өч прибор (ТЭН) булып, алар еш сафтан чыга иде. Ватыла - ремонтлыйбыз, су тиешле дәрәҗәдә җылынганчы вакыт үтә, шуның белән күп вакыт су температурасы 23-24 градусларга төшеп китә. Хәзер инде электрон датчиклар куелган, тумблерны борабыз, кирәкле градуска куябыз - ул шуны тәэмин итә.
- Яңа ачылган "Дулкын"га килүчеләр әле күпме? Эш сәгатьләрегез ничек?
- Бассейнга йөрүчеләр саны көннән-көн арта. Иртәнге якта, гадәттә, кеше әзрәк була. Абонемент алучыларыбыз 30га тулды - алай күпкә уңайлырак, очсызгарак төшә. Әлбәттә, бассейнга килүчеләр өчен медицина белешмәсе булу мәҗбүри шарт. Эш сәгатьләренә килгәндә, декабрьдә иртәнге 9дан 12.30га кадәр ирекле йөзү: кем тели - шул килә. 13.30-18.30 сәгатьләрдә спорт мәктәбе түгәрәгенә йөрүче балалар тренерлар күзәтүе астында шөгыльләнәләр. 18.30-21.00 вакыт аралыгында тагын ирекле йөзүгә көтеп калабыз: кемнең теләге, ихтыяҗы бар - кабул итәбез. Шимбә көнне дә тулы куәткә эшлибез. Якшәмбе - санитар көн.
- Инвалидларга, өлкәннәргә ташламалар каралмаганмы?
- Элек физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр атнага бер тапкыр универсаль спорт залына һәм бассейнга бушлай йөриләр иде. Ремонттан соң әле бу турыда иркенләп сөйләшә алган юк. Суга берьюлы 15-20 кеше генә кертеп була. Бер-берләренә комачауламый, иркенләп йөзәр өчен дә, куркынычсызлык ягыннан безгә карап-күзәтеп торыр өчен дә шуннан артык кеше кертмибез. Димәк, атнаның бер көнен, бер сәгатен билгеләп кую гына җитми монда, график төзергә кирәк.
- Алда Яңа ел бәйрәмнәре, каникуллар... Озын ялларда бассейн халыкны кабул итәчәкме?
- Элек Яңа ел бәйрәмнәре чорында эшләүне чикли идек, быел "Дулкын"ны тулы куәтенә эшләтербез дип торабыз. Спорт мәктәбе күнекмәләре кысылган режимда булса да, шулай ук, дәвам итәчәк. Ирекле йөзүгә вакытны күбрәк куярбыз, дибез. Форсаттан файдаланып, район халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, саулык, иминлек телим, барыгызны да "Дулкын"да көтеп калабыз.
Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү секциясен Марина һәм Олег Вагановлар җитәкли. Биш төркемдә барысы 60 бала шөгыльләнә. Аларның 30лабы әле быел гына йөри башлаган. Калганнар исә бу спорт төрендә инде берничә ел, ирешкән уңышлары да шактый. Остаз Олег Ваганов яшь спортчылары турында горурланып, сөенеп сөйли:
- Узган атнада Яр Чаллыда үткән ярышларда катнашып кайттык. Монда малайлар үзләрен әйбәт күрсәттеләр: Рамазан Харисов зурларның III разрядын үтәде, Гомәр Хуҗин 200 метрга аркада йөзү буенча лидерлар сафында. Мондый зур ярышта беренче мәртәбә катнашучы Илдус Шәйхразыев һәм Гадел Вәгыйзов I яшүсмерләр разрядын үтәделәр. Димәк, алар республика, хәтта Бөтенроссия күләмендәге ярышларда катнашырга мөмкинлек алдылар. Аннан элегрәк Казанда республика беренчелегендә катнашып, уңышлы чыгыш ясадык. Абыйлы-энеле Ногмановлар яхшы нәтиҗә күрсәттеләр: Рамис I зурлар разрядын үтәде, брасс стиле белән йөзүче 2001 елгылар арасында республикада финалда V урынны алды. Яшьләр үсеп килә - 2005 елгы кызларыбыз Зилә Шәйхетдинова, Алинә Ильясова зурларның II разрядын үтәде, Алия Галимҗанова - өметле спортчыларыбыздан.
- Олег Витальевич, матур нәтиҗәләргә ирешү өчен даими әзерлек кирәк, бассейн ремонтка туктагач, күнекмәләрне ничегрәк оештырдыгыз?
- Рәхмәт әти-әниләргә, кул селтәмәделәр, ул-кызларын безгә йөртүдән туктамадылар. Иң перспективалы һәм иң җаваплы балалар безнең белән калды - "Иман" спорт комплексында гомуми физик әзерлек белән шөгыльләндек, махсус туплар, җилем жгутлар, арбалар белән махсус күнегүләр эшләдек. Шулай ук, күрше Башкортстанга Югары Яркәйдәге бассейнга йөзәргә чыга идек. Анда үзебезнең спорт мәктәбе беренчелекләрен үткәрдек, иң-иңнәрне билгеләдек, җиңүчеләребезне республика ярышларына алып бардык. Җылы вакытларда күнекмәләр техникум стадионында, Бүләктә ачык һавада үтте. Йөзүчеләребезнең физик әзерлеге бик югары, күпләр хәзер җиңел атлетика белән дә шөгыльләнәләр, мәсәлән, Искәндәр Һадиев, Айбулат Хуҗин шундыйлардан. Бер ел элек Казанга күчеп киткән укучыбыз - Искәндәр Гәрәев спорт мастерына кандидат нормасын үтәде, аңа бу көздә 15 яшь кенә тулды әле.
- Һәр теләгән бала да сезгә килеп шөгыльләнә аламы соң?
- Спорт мәктәбе уставы буенча, укучыларны 7 яшьтән кабул итәбез. Һәм бездә нәкъ белем бирә торган мәктәпләрдәге система, ягъни, һәр яшь төркеме өчен аерым таләпләр, билгеле бер нагрузка. Әйтик, IV-V сыйныфта укучы бала кинәт кенә йөзү белән шөгыльләнергә уйлаган икән, ул бик кыска вакыт эчендә бу спорт төре белән шөгыльләнүче яшьтәшләрен куып җитәргә тиеш була - ә моның өчен бик зур теләк, үҗәтлек һәм тиешле физик әзерлек кирәк. Бу яшьтәгеләр I-II зурлар разрядын үтиләр. Нагрузка зур, көненә балалар 7шәр чакрым ара йөзәләр. Секциягә көн саен йөрү кирәк, башка түгәрәкләргә баланың вакыты һәм көче дә калмый. Шуңа күрә дә без I сыйныфтан килгән балаларның да башта әти-әнисе белән җитди сөйләшәбез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев