Актаныш

Дуслык белән көчле алар - кировлылар! (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Киров авыл җирлеге - күпләргә үрнәк итеп куярлык җирлек. Нинди генә эшкә тотынмасыннар - бергәләп, бердәм булып башкарып чыга алар эшне. Эшне генә түгел, ялны да оештыра белә алар. Киров мәдәният йорты алдында гади авыл кешеләре тырышлыгы белән барлыкка килгән кышкы сихри дөнья да моңа ачык мисал. Яңа ел алдыннан...

Реклама

Киров авыл җирлеге - күпләргә үрнәк итеп куярлык җирлек. Нинди генә эшкә тотынмасыннар - бергәләп, бердәм булып башкарып чыга алар эшне. Эшне генә түгел, ялны да оештыра белә алар.

Киров мәдәният йорты алдында гади авыл кешеләре тырышлыгы белән барлыкка килгән кышкы сихри дөнья да моңа ачык мисал. Яңа ел алдыннан биредә кар сыннары ясаганнар, балаларга иң шәп бүләк - тау өеп куйганнар. Хәер, балалар гына түгел, теләгән һәркем бирегә килеп, могҗизалар илендә сәяхәт итә.
Мондый зур осталык белән ясалган сыннар сирәктер районда. Аларның һәрберсенә тырышлык һәм күңел җылысы кушып эшләнгәне ерактан ук күзгә ташланып тора. Афәрин, кировлылар!
Мәктәп, балалар бакчасы, авыл җирлеге, хуҗалык - барысы бер булып яшәп ята кировлылар. Яңа елга да бердәм, нык коллектив булып аяк баса алар.
Әнә шулай җирлек халкы уртак тел табып, бер максат куеп эшләгәнгә, тормышлары ямьле, хезмәт нәтиҗәләре күркәм, җимешләре татлы аларның.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: