Актаныш

Эчтем шәраб, булдым харап...

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен 2016 елның беренче яртыеллыгы аеруча кызу булган. Ни өчен дигәндә, республика кибетләрен ЕГАИС системасына тоташтыру белән беррәттән, бу оешма ялган аракы сату фактларын ачыклау буенча да җитди эш алып барган. Читтән кертелгән 953,64 мең декалитр алкоголь продукциясе арасында 146,49 мең декалитр аракы да булган. Әйтергә...

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен 2016 елның беренче яртыеллыгы аеруча кызу булган. Ни өчен дигәндә, республика кибетләрен ЕГАИС системасына тоташтыру белән беррәттән, бу оешма ялган аракы сату фактларын ачыклау буенча да җитди эш алып барган.
Читтән кертелгән 953,64 мең декалитр алкоголь продукциясе арасында 146,49 мең декалитр аракы да булган. Әйтергә кирәк, Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм аның территориаль органнары тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә, чит төбәкләрдән кертелгән хәмернең 2,8 проценты ялган булуы ачыкланган.
Бу өлкәдә контроль көчәйгәч, таләпләр дә кырыслана дигән сүз. Ник дигәндә, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнешен контрольдә тоту өлкәсендә 1261 канун бозу очрагы ачыкланса да, аларның саны узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, шактыйга кимегән. Ә маркаланмаган исерткеч эчемлекләр сату ике тапкыр азайган. Куллану вакыты чыккан продукция сату да кими төшкән.
Белгәнебезчә, быелның июненнән Татарстанның «Халык контроле» порталы да ялган аракы сатучыларгакаршы көрәш башлады. Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән кешеләргә 1-3 мең сум күләмендә акчалата бүләк алу мөмкинлеге дә булдырыла. Бу - этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерү, аның әйләнешенә кагылышлы законнарны бозу турында дөрес мәгълүмат җибәргән кешеләргә кагыла.
Гомумән алганда, 2016 елның беренче яртыеллыгында законсыз алкоголь әйләнеше өлкәсендәге хокук бозулар буенча 1111 эш буенча карар кабул ителгән. Исерткеч эчемлекләрне җитештерү һәм сату кануннарын бозган өчен 13,3 миллион сум күләмендә штраф салынган. 2016 ел башыннан 67, 8 мең литр хәмер сатудан алынган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: