Актаныш

Эх син, Мерәс чишмәсе...

Без барыбыз да тумышыбыз белән авыл малайлары, авыл кызлары. Авыл өендә йокы туйганчы йоклап, таң әтәчләре кычкырганга уянганыбыз, иртән сыер мөгрәгән, савылган сөтнең чыж-чыж килеп чиләккә төшкән, көтү куган тавышларны, тынгысыз этләрнең өреп куюларын, каз-үрдәкләрнең чыгарга сорап бакылдаганнарын ишетеп, әллә нинди хыялларга бирелгәнебез бар. Бу хозурлыкны бары тик авылда туганнар...

Без барыбыз да тумышыбыз белән авыл малайлары, авыл кызлары. Авыл өендә йокы туйганчы йоклап, таң әтәчләре кычкырганга уянганыбыз, иртән сыер мөгрәгән, савылган сөтнең чыж-чыж килеп чиләккә төшкән, көтү куган тавышларны, тынгысыз этләрнең өреп куюларын, каз-үрдәкләрнең чыгарга сорап бакылдаганнарын ишетеп, әллә нинди хыялларга бирелгәнебез бар. Бу хозурлыкны бары тик авылда туганнар гына күрә, авылда таң аттырганнар гына белә. Ул аларга ана сөте белән кергән, канына сеңгән.
Шәһәрдә туып, шәһәрдә үскән балаларның да кайберләре авылның ни икәнен беләләр. Чөнки аларның, бер булса да, әти-әнисенә ияреп, әби-бабасы янына кайтканы бар, җәй буена авылда ятканнары да байтак. Билгеле инде, авылга кайткан кеше инеш буена төшеп су акканын, сандугачлар җырын тыңламый, чапкан печән исен иснәми, челтер чишмәләрнең тешләрне камаштырырлык суын эчми калмый. Күңеленең әллә кайсы почмагындагы сиземләве белән, яшәр көчне бары тик туган җирдән генә алып булганын тоеп яши ул.
Туган җирдән дә кадерле тагын ни бар соң? Үсәбез дә таралабыз, чит җирләрдә төпләнеп балалар үстерәбез, шунда картаябыз. Күңелебез белән әллә кайларга китәрдәй булган вакытларда эч пошудан, йөрәк әрнүеннән өзгәләнгән вакытларда, ирексездән, туган авыл, ваемсыз балачак, әнкәй искә төшә. Сагынган минутларда күңелләр нечкәрә, үзеңне сабый баладай хис итеп, шул минутта әнкәеңнең күкрәгенә башыңны куеп кына торсаң да, бөтен хәсрәтең онытылыр кебек. Менә кем янында син бәхетле. Менә кем янында син, чәчләреңә чал керсә дә, үзеңнең балаларың гына түгел, оныкларың булса да, бала булып кала бирәсең.
Туган авыл да, туган йорт та, әткәй-әнкәй дә - берсе дә мәңгелек түгел. Ә менә шуларны сагыну хисе үзәкләрне өзә, бәгырьләрне кисә.
Еллар уза тора, тормыш та үзгәрә. Авыллар да без үскәндәге кебек түгел. Бушап калган өйләр, бикле тәрәзәләр, чүп үләне баскан ишегаллары. Йөрәк кенә картаймый - урманнарда каен җиләге җыя, болыннарда печән чаба, каз үләне үскән су буйларында яланаяк бәбкә куа, салкын чишмәләргә төшеп, учлап су эчә, күбәләкләр куа, бал кортлары безелдәшкән тугайларга чыгып йөгерә. Ә йөрәк кушканны үтәми калып буламы соң? Һәр кош үз талын мактап сайрый, диләр бит. Шуңадырмы - үз туган ягы, авылы турында никадәрле шагыйрьләр шигырьләр яза, җырчылар җырлар чыгара, роман- поэмалар иҗат ителә. Үзебезнең "Актаныш таңнары" газетасы каршында эшләп килүче "Агыйдел дулкыннары" иҗат берләшмәсенең олпат каләм иясе Әмирҗан Моталлаповның да андый әсәрләре бик күп.
Аның туган авылы Мерәстә булып, үз куллары белән салган өендә берләшмә әгъзалары белән күңелле чәй табыны оештырган идек инде. Шул чагында ук ул безне: "Җәй көнендә җиләкләр өлгергәндә, гөмбәләр үскән мәлдә килегез әле сез Мерәскә," - дип чакырып калган иде. Җиләк чорында бара алмасак та, берләшмәнең бер утырышын Мерәс авылы чишмәсе янында уздырырга булып юлга кузгалдык.
Иң беренче эш итеп без изге чишмә суы белән битләребезне, кулларыбызны юып мендек. Теләкәйдән килгән олы кунак Вилдан Хәертдинов, табыныбызның күрке булып, Коръән аятьләрен, вәгазьләрен укыды, искитмәле шигырьләрен яттан сөйләп, безне таң калдырды.
Их, нинди табын инде ул гармунсыз, җырсыз уза! Монда да дулкыннарыбызның сандугачы Кадрия Саматова үзенең гармуны белән килгән иде. Борынгы татар көйләрен уйнап, җырлап җибәргәч, һәммәбезнең йөрәк кылларына кагылып узгандай булды. Менә кайда икән ул моң! Менә кемдә икән ул сихри аһәңнәр җыелмасы! Бу моңнарда сагыну да, юксыну да, сагыш та. Кадрия апа матур итеп җырлавы өстенә, кул эшләренә дә бик оста. Монда да үзенең сәйлән белән чигеп эшләнгән түбәтәй, калфак, мендәр тышларын күргәзмә итеп алып килгән иде. Аның калфак, түбәтәйләрен киеп, истәлеккә фотога да төшүчеләр күп булды.
Шатлык арты шатлык дигәндәй, әле бу көнне безнең арага яңа каләмдәшләр - Татар Суыксуы авылыннан Хәмит һәм Дилүзә Хамматуллиннар да килеп кушылды. Ә инде аларның һөнәре шигырьләр язу гына да түгел, гармунда да өздереп уйнаулары, җырлаулары безне икеләтә сөендерде.
Бер очрашу бер гомер, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер шул. Ә изге чишмә сулары безгә илһам өстәп, тагын да матуррак әсәрләр иҗат итәргә этәргеч бирсен.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: