Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"ЭКО-ЯЗ 2019" КЫСАЛАРЫНДА: Актанышта мәктәп укучылары һәм бакча нәниләре сыерчыкларга 40тан артык оя бүләк итте (+БЕЗНЕҢ ФОТОЛАР)

Бүген Актаныш районының мәгариф учреждениеләрендә белем алучы укучылар сыерчыкларга оялар бүләк итте.

“Эко-яз 2019” акциясе кысаларында гамәлләштерелгән тәрбияви чара районда тәүге тапкыр гына оештырылса да, мәктәпләр, балалар бакчалары аңа бик теләп кушылган. 

Башта бакчалар, мәктәпләр үзләрендә иң яхшы сыерчык ояларын билгеләгәннәр, арадан иң-иң дип табылганнарын исә бүген Актанышта тупладылар. Сыерчык оясын ясаган укучылар, аларның мөгаллимнәре, үзләренең оялары белән үзәктәге Ленин паркына – кошлар бәйрәменә килде. 

Район мәгариф идарәсе оештырган акция ярдәме белән укучылар, бакча нәниләре, аларның әтиләре, бабалары тарафыннан  сыерчыкларга өр-яңа 40тан артык оя ясалган. Алар арасында төрле ысуллар белән, төрле материалдан, төрле бизәкләр белән эшләнгәннәре дә шактый иде. 

Ленин паркы балаларның шат авазларына күмелде. Барлык оялар да парк агачларына урнаштырылды. 
Хәзер инде кошларга күңелләренә хуш килгән ояны сайлап, гаилә кору эшенә керешәсе генә калды. 

“Кошларга карата битараф булмаган, акциядә актив катнашкан барлык балаларга сыерчыклардан һәм үз исемебездән зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез”, - диде чарада катнашкан район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айнур Гыймадиев. Сыерчык оясы алып килгән һәркемгә бүләкләр тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев