Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Эксперт: "Аноним Telegram-каналлар акча өчен мәгълүмат таратучы блогларга әверелде"

Аноним Telegram-каналлар объектив булмаган, мәгълүматны сатучы блогларга әверелгәннәр. Шундый фикерне КФУ ректоры киңәшчесе Юрий Алаев белдерде.


 

“Алар анда теләгән бөтен нәрсәне куя ала. Ә күптән түгел генә ангажир блоглар ягына борылдылар. Telegram-каналның үзенчәлеге шунда, Facebook яки „ВК“ тан аермалы буларак, аларга каршы килеп булмый. Барлык агымның 10 проөенты гына булса да, анда игътибарга лаеклы җитди нәрсәләр дә бар.  Әмма Telegram-каналлар журналистика түгел”,  – диде Алаев. 

Ул мондый аноним каналлар акрынлап тар тармаклы классик басмаларны алмаштыра, дип өстәде. Шуның аркасында аларның җәмгыятьтә теге яки бу карарлар кабул итүгә йогынты ясау сәләте арта.
 

Реклама

“Сары матбугат бар, массакүләм газеталар бар, ә менә массакүләм мәгълүмат чараларының, тиражлары бик аз булса да, карарлар кабул итүгә йогынты ясарга сәләтле аудиториясе бар. Тelegram-каналлар аларны алыштырырга омтыла да. Монда хәтта күпмедер дәрәҗәдә уңышка да ирешәләр”, – дип нәтиҗә ясады эксперт. 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев