Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Эксперт: Татарстан – Россия халыклары бердәмлегенең үрнәге

Киләсе ел республикада туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Татарстан – милләтара бердәмлек үрнәге һәм ул бөтен Россия өчен сынау проекты булып тора. «Идел» экспертлар клубы утырышында РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы – милли кыйммәтләрне саклау фонды президенты Александр Малькевич шундый фикер белән уртаклашты.

«Киләсе ел “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде, моның өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт. Россиядә – 190 төрле, ә Татарстанда 173 милләт яшәвен истә тотсак, республиканың мондый башлангычның пилот проекты буларак чыгыш ясавы аңлашыла. Бу бик мөһим», – дип ассызыклады Малькевич.

Элегрәк Малькевич Россиядә хакимият органнары карарларын федераль дәрәҗәдә аңлату һәм алга этәрү өчен пропаганда министрлыгын булдырырга тәкъдим иткән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев